ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

//

Доллар бәясен күзәтеп барасызмы?

 

АКШның Россиягә каршы кертелгән яңа санкцияләре илдә яшәүче һәркемнең кесәсенә сукмагае. Доллар һәм евро кыйммәтләнә башлады, рубль исә түбән тәгәри. Көнкүреш техникасы сатучы кибетләр, бәяләр 20 процентка кадәр артачак, дип “сөендерде” инде. Белгечләр исә сабыр итәргә куша. Финанс базарында вазгыять тотрыкланганчы күпмедер вакыт кирәк булачак, дигән алар. Сез доллар һәм евро бәясен күзәтеп барасызмы?

3-1

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:

 
– Доллар бәясен бер дә күзәт­кәнем юк. Кулымда тотарга акчам бармы, шул җитә. Гомергә акчаны әвеш-тәвеш китерергә кызыкмадым. Эшләгән акчабызны җыймыйбыз. Йә төзелешкә тотабыз, йә берәр зур әйбер алып куябыз. Ирем Илсур еш кына: “Миндә акчаның булганы да юк, беткәне дә юк”,– дип шаяртырга ярата. Шуннан аңлагыз инде.

Руслан АЙСИН, сәясәтче:

 
– Бу мәсьәлә мине бик тә борчый. Чөнки безнең көндәлек һәм социаль тормышыбыз долларга бәйләнгән. Үзегез карагыз, без­нең икътисадыбыз глобаль системага тоташкан. Күпчелек товарлар да доллар яки еврога сатып алына. Әлеге исемлеккә көн­күреш техникасын, машина, кием-салым, кайбер азык-тө­лек­не дә кертергә мөмкин. Димәк, аларның бәяләре артачак. Бу исә һәркайсыбызның кесәсенә сугачак. Мондый хәл ник килеп чыкты соң? Чөнки санк­цияләрнең йогынтысы бик көчле. Беренче чиратта, алар тәгаен кешеләргә каршы юнәлдерелгән, арада Рос­сиянең зур бизнесменнары да бар, сәнәгатьнең иң зур шир­кәт­ләре – алар кулында. Ил икътисады тышкы базар белән бәйле. Кредит алу, сату – болар барысы да Көнбатыш белән тыгыз бәй­ләнештә. Икенчедән, бу әле соң­гы санкцияләр түгел. Әле тагын көтелә алар. Ә финанс базары әлеге вакыйгаларга үз мөнә­сәбәтен чагылдырып кына бара. Икътисад бик сизгер бит ул.


Алмаз хәзрәт САФИН, “Өметлеләр” мәчете имамы:


– Бер дә доллар бәясен карап барганым юк. Динебез бер валютадан икенчесенә күчүне тыймый. Һәр кеше моны  үз мөм­кинлегенә карап эшли дип уйлыйм. Артык акчам булса, кү­чемсез милек алып куяр идем. Долларга ышаныч юк бит ул: бер төшә, бер менә. Акчаңны югалтырга да мөмкинсең.


Гөлназ НАСЫЙБУЛЛИНА, башкаладагы автосалоннарның берсендә кредит белгече:


–  Чит илләрдә ял итәргә яраткан  кешеләрнең барысы да  доллар бәясен күзәтә дип уйлыйм. Быел иптәш кызым белән юлламаны бер ай алдан алып куймакчы идек. Әмма аның бәясе долларга бәйле. Мартта ул 58 сум тирәсе булса, хәзер 64 меңгә күтәрелде. Түземсезлек белән бәя­се төшүен көтәбез. Бизәнү әйберләрен, төрле витаминнар­ны да интернет аша сатып алам. Чөнки складтан очсызракка ки­терәләр. Әмма нигәдер бәяләре гел үзгәреп тора. Аптырагач сораган идем, долларга бәйле, дип аңлаттылар. Хезмәттәш­ләрем­нең барысы да доллар курсы белән кызыксына. Авылда андый ке­шеләрне белмим. Чит илгә җыен­ганда, әни: “Кызым, доллар ничә сум соң ул?” – дип сорап куя.


Фәридә ЗАКИРОВА, менеджер (Казан):


– Бер үк вакытта хезмәт хакы да артса, долларның кыйммәт­ләнүен сизмәс тә идең. Ә товар бәяләре әлегә үзгәрмәде. Артыр инде ул: чит ил көнкүреш техникасы да, автомобильләр дә. Элегрәк мондый вакытта таныш-белеш арасында, кара көнгә дип, кибеттән әллә ничә көнкүреш техникасы сатып алып куючылар да булды – иттарткыч, кухня комбайны, электр чәйнеге... Кемнең нәрсәгә акчасы җитә инде. Хәзер андый шаукым узды. Долларның кыйбатлануын һәм түбән тәгәрә­вен бер генә күрмәдек. Сәясәт һәм икътисад өлкәсендәге үзгә­реш­ләргә тынычрак карарга өй­рәнеп киләбез бугай. Узган атнада җәйге ял өчен чит илгә юллама алырга дип, бер туристик агентлыкка кереп чыккан идем. Андагы бәяләрне күргәч, күзем маңгайга менде. Алмадым, артык акча юк, ялга бармыйча торырмын. Бу көннәрдә акчаны долларга алмаштырудан да мәгънә тапмыйм.

 

”ВТ”ның кайнар линиясе

 

Сорау юллаучылар игътибарына! ”ВТ” ның кайнар линиясе көн саен бик күп мөрәҗәгать кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8843 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.

 

Сыйфатын ничек тикшертим?

 

Оныгыма кибеттән уенчык аю алдым. Әмма өйгә алып кайткач, аннан ниндидер ис килгәнен сизеп алдык. Хәзер нишләргә дә белмим. Кибеткә кире илткәнче, сыйфатын тикшертимме икән?


Илүзә

 

Сезгә кибеттә үк сатучыдан товарның сыйфаты хакында сертификатны сорап алырга кирәк иде. Анда уенчыкның тикшерү үткән­леге, тиешле таләп­ләргә туры килүе турында мәгълү­мат булырга тиеш. Әгәр алай эш­ләмәгәнсез икән, хәзер сез­гә махсус лабораториягә барып, уен­чык сыйфатын тик­шер­тергә кирәк. Әгәр ул начар нәтиҗә күрсәтә икән, товарны кибеткә кире тапшырып, акчагызны бирү­лә­рен таләп итә аласыз. Бу оч­ракта экспертизага кит­кән ак­чаны да кибет түләр­гә тиеш.

 

Кире алмаслармы?

 

Мин – икенче төркем инвалид. Гаилә хәлләре кыенлашты, акча җитми. Шунлыктан эшкә чыкмакчы идем. Миннән инвалидлыкны кире алмаслармы?


Марат

 

Хезмәт кодексы инвалидларны эшкә алуны тыймый. Сәламәтлегегез бар икән, рәхәтләнеп эшләгез. Хезмәт хакы да алачаксыз, пенсиягез дә кимемәячәк.

 

Эштән җибәрәләрме?

 

Озакламый пенсиягә чыгам. Әле эшләргә теләгем дә, көчем дә бар. Ялга бер дә китәсем килми. Әмма кадрлар бүлеге җитәкчесе, Сез китәсездер бит инде, дип сорый. Мине үз теләгемнән башка эштән җибәрә алалармы?


Илшат

 

Юк. Хезмәт кодексы, пенсия яшенә җиткәнгә карап кына кешене эшеннән азат итүне максат итеп куймый. Килешүне РФнең Хез­мәт кодексында күр­сәтелгән нигезләмәләр буенча гына өзәргә мөмкин. Бары тик дәүләт хезмәт­кәрләре, прокуратура, хокук саклау органнары һәм хакимият сис­темасында эшләүчеләргә генә, пенсия яшенә җиткәч, вазифаларыннан азат итү өчен, яшь буенча чикләү куела. Әгәр дә хезмәткәр белән вакыт чикләве турында килешү төзелмәгән икән, ул пенсия яшенә җиткәч тә эшен дәвам иттерә ала.

 

Алимент түлисеме?

 

Улым берничә ай өйдә утыра. Эшендә кыскартуга эләкте. Элеккеге хатыны алимент таләп итә. Эш­ләмәгәч, аның акчасы каян килсен, ди? Эшсез булса да, улым акча түләргә тиешме?


Нәсимә апагыз

 

Баланың атасының рәс­ми рәвештә эш урыны булмаса да, ул ай саен алимент түләргә тиеш. Эш­­ләмәүчеләргә алимент кү­ләме илдәге уртача хез­мәт хакыннан чыгып исәп­­ләнә.

 

Тавыкка бәя төшәме?

 

Тавык итенең бәясе төшә дип ишеткән идем. Бу – дөрес хә­бәрме? Җәйгә тавык-чебешләр дә алмакчы идем. Алар­ның бәяләре ничек икән? Шуңа да ачык­лык керт­сәгез иде.


Наилә Ханова

 

Кошчылык продук­ция­сенә ихтыяҗ беркадәр кимү­гә бәйле рәвештә, ит бәясе дә төште. 2016 елда бер кило тавык ите 111,3 сум булса, 2017 елда – 102,9 сум иде, ә 2018 ел­да 87 сум булыр дип кө­телә. Җитеште­рүчеләр тавык итен 82 сумнан сатып җи­бә­рә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хез­мәте хәбәр итте. Тәүлеклек бройлер чебиләре – уртача 55 сум, үрдәкләр – 80 сум, казлар – 195 сум, күркә 300 сум тора. Исегезгә төшерәбез: Татарстанда шәхси ярдәм­че ху­җа­лык тотучылар яшь че­беш­ләр алуга тоткан чыгым­нарының бер өле­шен бюджеттан кайтара да алалар.

 

Кемгә әйтергә боларны?

 

Йортыбызның беренче катында кибет урнашкан. Көн-төн аракы саталар, исерекләр җыела. Кибет хуҗа­сына бу хакта әйткәч, миң аренда өчен акча түлим, аракы сатмасам, табышым юк, ди. Бу хуҗаны нишләтергә икән?


Наилә Х.

 

Әгәр кибет хуҗа­сы­ның бар документлары тәртип­тә, эчемлек сатар өчен тиешле кәгазьләре бар икән, сез аны бер ниш­ләтә алмыйсыз. Ә инде исерткеч сату вакытын бозса, монысы хокук бозуга керә. Әгәр кибет хуҗа­сы­ның эшендә хилафлыклар күрәсез икән, Дәүләт алкоголь испек­циясенә хәбәр итә аласыз. Килеп ирешкән хәбәр буенча, алар тик­шерү уздыра. Закон бозылса, штраф салырга, кибет эшчәнлеген туктатып та торырга мөм­киннәр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 55, 13.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр