ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 82, 15.06.2018/

Кычкырып елыйсы килә

 

Без аның артыннан көчкә җитештек. Рульгә 50 яшендә генә утырcа да, машинада кызу йөри. Тик әлегә тракторга утырырга җөрьәт иткәне юк икән. Әмма анысы да булырга мөмкин. “Форсункасына су эләккән булырга тиеш”, – диде ул, тракторчыларга машинасыннан 20 литр сыешлы май савытларын бушатканда.

4-1
Әлфия Слесарева – БТИ җитәк­чесе дә, торак-коммуналь ху­җалык департаменты башлыгы да, үзе туып үскән Түбән Мактамада авыл җирлеге рәисе дә булган кеше. Берничә ел элек очраклы гына фермер эшенә кереп китә. Ничекме? Көннәрдән бер көнне аны хакимияткә чакырып алалар да, җирдә эшләргә теләгең юкмы, тракторың бар бит, уйлап кара әле, диләр. Өенә кайтып, ире бе­лән киңәшләшә дә, ярар соң, 50 гектар алып карарбыз, дигән фикергә киләләр. Ә районда Әл­фияне яхшы беләләр: тотынса, һәр эшне дә җиренә җиткереп башкарачак. Районның бер чи­тендә 500 гектар җир әзерләп куюларын әйтеп, үзен бер мәлгә аптырашта да калдыралар. Әмма чигенми. Авыл тормышы ят түгел аңа. Әтисе гомер буе мал асрап яшәгән, Әл­фия дә – эшләп үскән кыз. 2011 елда була бу кискен борылыш.

 
– Беренче елда 50 гектар җиргә ашлык чәчтек. Аннан кредитка, лизингка техника алып, чәчү мәйданнарын арттыра башладык, – ди Әлфия ханым. – Хәзер 1 мең 200 гектар җиребез бар.

 

Фермерлыкка кереп киткәндә, терлек асрау уе булмый аларда. Бишмунча авылы янәшәсендәге ташландык ферманы да алырга киңәш иткәч, тәрәзәсе, ишеге дә булмаган коры стенаны сыерлар торагы итәләр. Баштарак терлекне симертергә алыналар. Аннан савым сыерларына күчәләр. Баш санын 300гә җиткерәләр. Беренче көн­нән үк савым сыерлары аласы калган да бит, шул чакта киңәш бирүче дә булмады, үзебез рәтен бел­мәдек, дип үкенә ул хәзер. Ялгышлар аша булса да, җаена төшенәләр.


– Беренче елларда кулдан эш киткән, әллә ташларга инде дигән вакытлар күп булды. Гомер буе җитәкче урыннарда эшләгәч, авырлыкларга бирешә торган холык түгел миндә. Үз гомеремдә бер оешманы да бөлгенлеккә чыгармадым, ташландык җиргә килдем, күтәреп, аякка бастырып киттем, – ди Әлфия ханым. – Ә авыл хуҗалыгын бернинди эш белән дә чагыштыра торган түгел икән. Биредә иртә таңнан караңгыга кадәр чабарга кирәк. Үземне көчле холыклы кеше дип саныйм, мине дә бөгә язды ул. Әмма кире­ләнеп булса да эшләдем, бу да сынды, димәсеннәр, тезләнгә­нем­не күрмәсеннәр дип үҗәтлән­дем. Бераздан эш җайга салынды. Шө­кер, җитештерүне көйләп җи­бә­рә алдык.

Бөтен гаилә фермада

Кайчандыр ташландык хәлгә калган ферма янын танымаслык итеп үзгәрткән алар. Берничә ферма, хуҗалык амбарлары, ашханә, эшчеләргә тулай торак, үзләре өчен аерым йорт... Әлмәттә яшәү­че гаиләсен дә авыл тормышына көйләгән. Иренә дә, ике баласына да эш бүленгән. Дилбегә – Әлфия ханым кулында. Ләкин әмер биреп, эш кушып, оештырып кына йөрми ул, кулыннан көрәк-сәнәк төшкәне юк. Шәһәргә барып, кирәк әйберләрне юллап кайта, аннан тагын шул маллар арасына кереп китә. Сыерларны дәваларга тотына. Шунсыз булмый. Лейкоз авыруы йоктырган йөздән артык сыерны юк кына бәядән иткә тапшырганнар. Утырып еламадык кына инде, диләр. Шуның аркасында терлек саны 200гә калган. Баш саны дип авыру терлек асрыйсың икән, сөт сыйфаты югала, сатып алучыларның ышанычы бетә. Әлфия ханым белән ферма буйлап йөрибез. “Бу бозау нигә бетон кырыена килеп яткан әле? Егетем, тор... Монда икәү иде бит, берсе кайда? Ә, качкан икән, күрмә­гән­мен”, – дип, безнең белән сөй­ләш­кән арада бозаула­рының да хәлен белергә өлгерә ул.

Артык кеше алмыйбыз

Слесаревлар, үзләреннән тыш, 10-12 кешене эшле иткән. Җәен исә эшчеләр саны 20дән артып китә. Үзебезнекеләр дә бар, Үз­бәкстаннан да киләләр. Эшләгән кешегә акчасын түләргә тырышам, ди фермер. “Читтән ник кеше алабызмы? Бездәгеләрнең нәрсәдән интеккәнен беләсез бит. Әле күптән түгел берсен шуның аркасында эштән җибәрдек. Шуннан соң трактор багында су барлыкка килде, – ди Әлфия ханым. – Савымчылар 25-27 мең тирәсе алса, тракторчыларныкы 30 мең сумнан ким түгел. Җәен 45 меңгә җиткән айлар да бар. Узган сезонда комбайнчыбыз 200 мең сумнан артык алды. Һәр эштә саный белергә кирәк. Әгәр мин дә колхозлардагы кебек кәгазь эшенә генә 14 кеше тотам икән, бөлгенлеккә чыгачакмын. Бездә документ эш­ләрен бер бухгалтер, балалар, үзем алып барам. Үзең ерып барганда гына эш бара. Нинди генә яхшы белгеч булмасын, ялланып эшләүче үземә дип эшләми. Алар белән идарә итә белергә кирәк. Кайвакыт мактыйм, каты гына орышкан чакларым да бар. Үземне әллә кем итеп куймыйм. Яннарына утырып, төшке аш ашыйм. Ашамыйм икән, сөйләшеп булса да утырам. Шулай эшләгәндә генә тормыш бара”.


Слесаревлар фермерлык эше­нә күпме акча салганнарын әйтеп тормады. “Күп тоттык, авыл хуҗа­лыгына акча кертәсең икән, табышы турында тиз генә уйларга ярамый. Хәзер, Аллага шөкер, җай белән бара”, – ди хуҗабикә.

Сөт бәясе

Әлфия ханым иртәнге биштә аяк өстендә булуын әйтә. Иртәнге алтыда сөтен, маен, каймагын, эремчеген, итен, тушенкасын тө­яп, машиналары сатуга кузгала. Көн саен тоннадан артык әзер про­­дукция саталар. Шуннан кер­гән акчага яшиләр. “Рәхмәт яусын главага, сүзебезне тыңлады, район күлә­мендә сөт ризыкларын сатуны хәл итте”, – ди Әлфия ханым.


15 сумнан сөт тапшырып яшәү­челәр озакламый бөлгенлек­кә чыгып бетәрләр инде, дип борчыла тиктормас ханым. Алар үз­ләре дә бер өлеш сөтләрен 15 сумга сата. Сөт бәясен уйласаң, кычкырып елыйсы килгән чакларыбыз да бар, диләр. 400 сыерга исәп­ләнгән тагын бер ферма  төзергә уйлаган булганнар. Бәя­ләр күңел­ләренә шик керткән.


– Бездән бер оешма сөт ала иде. Хәзер юк. Күз алдында анализ ясап, Әлфия апа, иң яхшы сөт – сезнеке, дип мактадылар. Без бит сыерларга бөтен төр витаминнарны ашатабыз. Мал табиблары килеп тикшереп тора, анализларын алалар. Үзебезнең дә аның кадәр табибка күренгән юк. Сыер организмына нәрсә җитмәгәнлеген анализлар әйтеп тора, без алларына салып торабыз. Менә шушы сыйфатлы сөтне Кытайдан кергән порошокка алмаштырдылар. Бу хәл­ләргә бик аптырыйм, – ди фермер. – Бәя юк дип сыер бетеримме? Ә бу хуҗалыкны мәңге сата алмыйм. Алмаячаклар аны, кемгә кирәк мондый бизнес? Таңнан төнгә ка­дәр кемнең эшлисе килсен?


Узган ел сөт бәясе 25-28 сумга җиткән булган. Хәтта, сыйфатына карап, 30 сумга кадәр күтәрелгән. Быел – 15 сум. “Коры сөтне Бело­руссиядән кертәләр, диләр. Юк сүз. Аларның бөтен Россияне ашатырлык кодрәте юк. Кытайдан кертәләр. Ничек инде үзеңдә сыйфатлы ризык була торып, шундый хәлгә юл куярга була, бөтенләй аңламыйм”, – ди Әлфия апа.


Сүз дә юк, порошок белән эш­ләү сөт комбинатларына да кулай, продукциянең үзкыйммәте арзанга чыга, өстәвенә сөт әчи дип борчыласы юк. “Коры сөтне кайбер бозау да эчми, чирли башлый. Тер­леккә ярамаган әйберне халыкка чыгаралар, – дип ачына фермер. – Ил җитәкчелеге авыл хуҗалыгына йөз белән борылмаса, бүгенге сәясәт белән әллә кая барып булмаячак. Үз эшен башлау­чыларга, сүз дә юк, ярдәм бирелә. Шул ук вакытта әзер продукцияне урнаштыруда кыенлыклар белән очрашабыз. Авыл кешесенә булышырга тели­ләр икән, төптән үзгә­решләр кер­тер­гә кирәк. Ярдәмне дә акчалата түгел, ашлама, орлык, трактор, ягулык, җиһазлар итеп бир­сеннәр. Кайсы фермер 4 миллион сумга трактор сатып ала алсын?!”


Алга таба нәрсә эшләргә уй­лый­­сыз, дигән сорауны бирми булдыра алмадык.
– Бернигә дә карамыйча эш­ләргә, – диде үҗәт ханым. – Тик быел чәчү мәйданнарын бераз ки­метергә уйлыйбыз. 4-5 сумга ик­мәк тапшырып, әллә кая барып булмый. Сәламәтлегем бар чагында эшлим әле, бирешергә уйламыйм. Планнарым күп әле минем. Ирем, балаларым булышканда, авыр­лыкларны бергәләп җи­ңәр­без, шәт.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 53, 13.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр