ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 72, 22.05.2019/

Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы?

 

Әйләнә-тирәне генә түгел, зиратларны чистартыр чак җитте. Каберлекләрне барлау, чардуганнарны кору, төзекләндерүнең дә шартлары бар. Казандагы Ислам динен кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншиннан шулар хакында белештек.

i1

nurlat-tat.ru

 

– Ильяс хәзрәт, Яңа татар бистәсендә җирләнгән зыялылар каберләренә эзне суытмыйсыз. Зиратта үзгәрешләр сизеләме?

 
– 1998 елдан 2 май көнне шә­кертләр, төрле төбәкләрдә хез­мәт итүче имамнар, башка дин әһел­ләре бергәләп остазла­ры­бызның каберенә барабыз. Башта шә­керт­ләр белән, өмә оештырып, ка­берлекләрне чистартабыз. Инкыйлабка кадәр Казанда ике дис­тәгә якын мәчет булган, аларда зур галимнәр, имамнар, Коръ­ән-ха­физлар эшләгән. Әйтик, Галим­җан Баруди хәзрәтләре, Шиһа­бетдин Мәрҗани, Әхмәт­һади  Мак­суди. Шуларның һәм башка кабер­лек­ләрнең юл күрсәткеч картасын булдырдык. Һәркай­сы­на сары төстәге ярымай куйдык. Ул картага ел саен яңа исем­нәр өстәлә. Олуг шәхеслә­ребез төрле урында җир­ләнгән, аларны шул карта ярдә­мендә табу җиңел. Авылга кайткач та, зиратка бармыйча калмыйм. Анда газиз әни­ем, газиз әтием җир­ләнгән, аларга дога кылу без­нең өстә. Якын­на­рыңның каберен барлау – пәйгам­бә­ребезнең сөн­нәте. Ул һәрбе­ребез­нең хәлен­нән килә.

 
– Зиратка керү тәртибен ис­кә алсак...

 
– Хатын-кызның яулыгы булырга тиеш, озын җиңле кием кию хәерле. Зиратка кергәч, сә­лам би­рәсең. Пәйгамбәребез укы­ган доганы укырга мөмкин. Кайберәү­ләр­дән, зиратка бару нәрсәгә, дигән сүз­ләрне дә ишет­кәлибез. Алай түгел, зиярәт итеп – дога кылып, әр­вахлар рухын сө­ен­дерү ул. Шуны мәдрәсә шәкертләренең күңеленә дә салабыз. Алар киләчәктә халыкны өйрәтәчәк. Зиратлар – милләт­нең йөзе һәм үзенә күрә тәрбия чарасы.


– Кабер ташы куюда таләп­ләр бармы?

 
– Ташка кем җирләнүе турында мәгълүмат языла. Аны куюга каршы чыгучылар да булды. Таш кую, аның үлчәме турында сүз барганда, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре искә төшә. Ул үләренә өч ай кала Гобәйдуллаһ исемле шәкертенә хат яза. “Гомеремнең ахырына киләм... Минем вакыт җиткәч, дәфен кылырсыз, кабер өстемә бер-ике кеше күтәреп китә алмаслык таш куярсыз!” – ди. Олуг галимнең әлеге сүзләре безгә дә дәлил булып яңгырый. Чардуганнарны элек биек итеп корганнар. Каберлекне хайваннар кереп таптамасын өчен дә кирәк булган ул. Хәзер андый куркыныч юк, шуңа күрә тәбәнәк чардуган тотсаң да җитә. Соңгы вакытта шундыйны куя башладылар.


– Каберлектәге агачларны ки­сәргә ярыймы? Нинди агачлар, куаклар утыртырга?


– Агач, үсеп, бөтен каберлекне басып китәргә мөмкин. Җимеш куак­лары, чәчәк утырту хәер­лерәк. Туган ягым Тәтеш районында агачлар зиратта урман кебек үсеп утыра иде. Берничә ел инде авыл халкы, җыелып, өмә оештыра. Кабер­ләрне чистарталар, корыган агачларны кисеп, бер читтә яндыралар. Берничә ел эчендә каберлек­ләр ачылып китте. Кер­гән кешегә дә уңайлы. Яхшы чара бу: халык бергә җыела, Коръән укып, дога кыла. Балаларга, оныкларга да үрнәк. Безне моңа әти-әниләр өйрәтеп калдырды. Зиратта кычкырып сөйлә­шергә, көләр­гә, начар сүзләр әй­тергә ярамый, яхшы әйберләр турында гына уйлагыз, дип ки­сә­тәләр иде.


– Хатын-кызларның зиратка керүен тыярга теләүчеләр дә очрый...

 
– Әниләр, дәү әниләр зиратка шундый мәхәббәт белән карый иде, чистарттылар да, чардуганнарны да буядылар. Хатын-кызга зиратка керергә беркайчан да тыелмаган. Бары тик җеназа вакытында гына ярамаган. Кабергә барганда, әлбәттә, госелең дә, тәһарәтең дә булырга тиеш. Анда дога кыласың, Коръән укыйсың.


– Зиратка алып кергән әй­берне алып чыгарга ярамый, дип әйтүчеләр белән килешә­сезме?

 
– Зират – чүплек базы түгел. Ниндидер хорафатларга ышанып, алып барган әйбереңне калдырып китсәң, тау хасил булырга мөмкин. Һәрбер кеше кабер­лек­тән курка, шомлана, зираттан әйбер алып кайтмаска, дигән нәр­сә шуннан килеп чыккан. Без үскәндә, хәтта, бармак төртеп күр­сәтергә ярамый, бармагыңны тешлә, дип әйтәләр иде. Зиратта эшләгәч,  артыңнан җыешты­рыр­га кирәк. Кабер казыгач, көрәген ташлаучыны да, машина белән килгәч, машинасын калдырып, җәяү кайтып китүчене дә күргә­небез юк. Ә буяу савытын, су шешәсен ник калдырырга? Кү­ңелеңдә шом булса, буяуны үлчәп кенә алып бар. Зират чиста-пөхтә булса, син анда үзеңне бөтенләй башка дөньяда итеп хис итәсең. Әрвахларның рухы шат булсын, дип аларны сөендерергә кирәк. Ясинны, тәбәрәкне, кыска сүрә­ләрд­ән – фатиханы, ихласны укыр­га була. Аларны да белмәсәң, минем газиз әти-әниләремә Алла­һының рәхмәте барып ирешсен, дип үзеңчә дога кылырга мөмкин.


– Исән чагында ук зиратта урын алып, аны чардуган бе­лән тотып, кабер ташы яздырып куючылар да бар. Бу гамәлгә ничек карыйсыз?

 
– Ялгыз кешенең алдан хәс­тәрен күрүен аңларга мөмкин. Адәм баласы, үлгәч, каберемне караучы булырмы икән, дип тә борчыла. Зираттан урын алып кую да начар түгел. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да андый гадәт бар.


– Мөселман илләрендә ка­берлекләрне карап йөр­гән­дә, нәрсәгә игътибар итә­сез?

 
– Төркиядә зират шәһәр уртасында булырга мөмкин. Торак йортлар, кафелар да янәшә генә. Зират эчендә зур агачларны күр­мәссең. Киң аллеялар, матур гына кабер ташлары, җыйнак кына язу­лар күзгә ташлана. Кабер ташлары мәдәни һәйкәлләрне хәтер­ләтә. Бездә дә зиратта шундый тәр­тип булырга тиеш. Шиһабет­дин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максудилар­ның мирасын, китапларын бүген дә укый­быз, файдаланабыз икән, аларның каберен дә онытырга хакыбыз юк. Аларга Аллаһының рәхмәте булсын, дип дога кылабыз. Шундый гыйбрәтле эшлә­ребез дәвамлы булсын!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 59, 19.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!