ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

“Догам кабул булды”

 

Узган атна ахырында Чаллыда мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм кул көрәше буенча республика бәйгесе узды. Татарстан мөселман­нары Диния нәзарәте кубогына үткәрелгән ярышта 105 спортчы катнашты. Көрәш бәйгесендә баш батыр исемен Әлмәттән Фәнил Минһаҗев яулады. Төп бүләк – Хаҗга юллама исә Айрат Сәмигуллинга эләкте. Оренбург өлкәсенең Богырыслан каласында туып үскән егет Әлмәт физик культура көллиятендә белем ала. 

18-3
Айратны көрәш келәменә абыйсы җитәкләп алып килә. Ул вакытта аңа җиде яшь була. 14 яшенә кадәр самбо белән шөгыл­ь­ләнә, аннары татарча көрәшкә күчә. Хәзер осталыгын Әлмәттә үстерә. Рәсми ярышларда шушы кала өчен бил алыша. 20 яшьлек егет үсмерләр арасында Татарстан һәм Россия беренчелеген откан. Олылар арасында исә Муса Җәлил турнирында да, Данил Галиев бәйгесендә дә, Татарстан һәм Россия чемпионатларында да икенче урыннарны алды. Сабантуйларда 3-4 мәртәбә җилкә­сенә тәкә салган. Айрат кечкенә чакта Руслан Нургалиев белән Илнар Әхмәтҗановтан үрнәк алырга тырышкан. Хәзер исә өлкәннәр арасында узучы турнирларда җиңү яулап, дөнья чемпионы булып танылу турында хыяллана. 


“Чаллыдагы уңыш исә минем иң зур җиңү булды. Бу хакта хыялланган идем. Әлеге турнирда җиңсәм иде дип дога да кылдым. Шөкер, хыялым чынга ашты. Хаҗга юллама миңа эләкте, – дип сөенә Айрат. – Тренерыбыз Идуарт Хәләфетдиновка ияреп кеч­кенәдән мәчеткә йөри башладым. Хәзер инде биш вакыт намазымны калдырмаска тырышам, ураза тотам. Келәмгә чыкканда һәрвакытта Аллаһы Тәга­ләдән ярдәм сорыйм. Күңелем белән Хаҗга барырга әзер. Һәр мөселман кешесе өчен зур вакыйга бу”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 52, 13.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр