ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Безне Ходай гына аера ала

 

Апаста гомер итүче Ләлә һәм Илдар Ногмановлар гаиләсе моннан җиде ел элек килгән кайгыны беркемгә дә сиздермичә яшиләр. Шушы вакыт эчендә ярату да, бер-берсенә булган хөрмәт тә сынала. Икесе дә Кайбыч районының Борындык авылында туып үскән алар. Бер сыйныфта укыганнар. Мәхәббәт хисе дә мәктәптә борынлый.

17-1
 – Без гел бергә булдык. 1997 елда гаилә корып җибәрдек. Бәхетебезне түгәрәкләп, кызыбыз туды. Мине Апаска эшкә чакыргач, баштарак кайтып-китеп йөрдем. Ә йорт биргәч, гаиләмне бирегә күчердем, – дип искә ала Илдар.


Икесе дә мәдәният өлкәсендә хезмәт куялар. Илдар – күп кенә җырлар авторы, аранжировщик буларак та яхшы таныш. Әмма гел җырлап кына яшәргә насыйп булмаган икән. 2011 елның җәе зур борчу-мәшәкать алып килә.


– 2011 елның җәендә ял итәргә Соль-Илецкига юл тоттык. Менә шунда баргач, хатыным, иреннәрем, телем оеп тора, диде. Тик без моңа артык игътибар бирмәдек. Эсселек, тозлы һава тәэсиредер дип уйладык. Әмма хатынымның борчуы Апас­ка кайткач та бетмәде. Аннары ул кул бармаклары оюдан зарлана башлады. Анысы да үтәр дип уйладык. Ә ул гәүдә авырлыгын югалта башлады, атлап йөрүләре дә үзгәрде. Менә шул чакта хә­ләлемнең хәле яхшы түгелле­ген аңладым. Шуннан соң гына хас­таханәгә киттек, – дип искә ала Илдар.


2012 елда Республика клиник хастаханәсендә катлаулы диагноз куялар: “Нутритивная сенсорная полинейропатия”. Мондый авыру кешедәге мотор функциясе өчен җавап биргән нейроннар зарарлану аркасында килеп чыга. Шунлыктан терәк-хәрәкәт аппаратында да үзгәрешләр пәйда була. Ләлә ханымның бу вакытка йөреше дә салмаклана, тигез атлый алмый. 2013 елда ул 10 кило авырлык югалта. Шул елны табиблар чит илдә җитештерелгән иммуноглобулин препараты белән дәвала­нырга киңәш итәләр. Ләлә ханы­м­ның шул дару ярдәме белән хәле бераз яхшыра, авыруы чигенгән кебек тә була хәтта. Кеше арасына чыга, кунакка йөри башлый, вак-төяк эшләрне башкара. Әмма кулланган даруы ашказанын җәрәхәт­ли. Зыян булмасын өчен кыйм­мәт­ле дару  кирәк.


Ногмановлар ике кыз тәр­бия­ләп үстерә. Олы кызлары Адилә Россия хокук академиясенең өчен­че курсында укый, Аида 10 сыйныфта белем ала. “Шөкер, кызларыбыз тәртипле булып үсеп килә. Әниләренең хәлен аңлый­лар, авырлыкны сиздермиләр. Мин дә ничек тә булса хатынымны яшәтү өчен тырышачакмын. Танышларым, каян моның хәтле көч табасың, дип сорый. Яратканга шулай ул. Мин гел бер сүз генә әйтәм – безне үлем генә аера ала. Ә яшәгәндә без бергә. Авырлыкта да, шатлыкта да, кайгыда да без икәү. Бик тату яшәдек. Кычкырышкан вакытларны хәтерләмим, – дип сөйли Илдар. – Безнең гаиләдә – өч апа һәм ике игезәк ир бала. Ләләне барлык туганнарым да яратты. Хәзер дә аның өчен нишләргә дә белмиләр. Туган­нарымның бердәм булуы  безгә тагын да көч бирә”.


Ләләнең авыруын табиблар салкын тигәннән дип аңлата. “Элек бу авыру сирәк саналса, хәзер инде атнага ике кеше шушы авыру белән хастаханәгә эләгә икән. Монысын да табиб­лардан белештем. Димәк, Ләлә кебекләр күп. Авыруын бөтен­ләйгә җиңәсе килә бит! Ләлә үзе дә тереләсенә ышана. Башкача булмый. Бу хәбәрне тараткач, безгә ярдәм итүчеләр күп булды. Бер курс дәвалану 500 мең сумга төшә. Безгә, ким дигәндә, өч тапкыр дәваланырга кирәк. Тиешле сумманың яртысын җыя алдык. Әле тагын 700 меңгә якын акча җыярга кирәк. Элек без үзебез тырыша идек. Әмма чит ил даруы булгач, бәясе кыйммәт, үз көче­бездән генә килми, – ди Илдар. – Әлегә хатыным хастаханәдә дәвалана. Тагын ике курс дару кабул итәсе бар. Алла боерса, җәйләргә җайланып китәр дип торам. Шуңа да газета укучылардан ярдәм сорамыйча булмады”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 57, 13.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр