ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

"Әни, мин сине кабат яратмыйм"

 

“Балалар бакчасына йөрүче кызыма бер кыек сүз дә әйтер хәл юк, авызын турсайтып еларга гына тора. Өйдәгеләргә дә, дусларына да гел үпкәли. Тәрбияче дә зарлана башлады үзеннән. Бигрәк көйсез кыз үстерәсез, ди. Соң кайсы әти-әни баласына начарлык тели икән? Сөйләшеп тә, аңлатып та карыйбыз, тик файдасыз. Инде нишләргә дә белгән юк...”

 
Гөлфинә САБИРОВА.

Яшел Үзән

g1

Үпкәләгәннең үпкәсен эчтән кыеп алып булмый. Авызын турсайткан кешегә карата әйтелгән әлеге гыйбарәне еш ишетергә туры килә. Балалар бигрәк тә оста итеп үпкәли. Шунда ук иреннәрен кабартып, аяк тибенә башлыйлар. Мондый очракта өлкәннәр нишли? Үчтекиләп утырудан бигрәк, көй­сез, елак баланы оялтырга тотыналар, әлбәттә. Әмма болай эшләргә ярамый, ди белгечләр. Баксаң, үп­кәләгән вакытта хис-тойгы­ларың­ны күрсәтү, киресенчә, файдалы икән. Моны бала үзе дә белеп торырга тиеш! “Бала-чага гына түгел, өлкәннәр арасында да еш үпкәли торган кешеләр очрый. Бу – балачакта әлеге хисне җиңә бел­мәү билгесе”, – ди психолог Алисә ЗАКАМСКАЯ. Ул бала тәрбияләүдәге ялгышларны да атады.

 
Беренче хата: хисне яшерү

 
Алты яшьлек Алмаз авылда әбисе янында яши. Әнисе исә Казанда тормышын җайларга тырыша, ялларда гына кунакка кайта. Баланың укырга керер вакыты җиткәч, ул аны шәһәргә алып китә. Алмазны яңа тормыш иптәше белән дә таныштыра. Тик яңалык артыннан яңалык ишелгән мәлдә әни белән бәхетле яшәү турындагы хыял җимерелә башлый. Әни иртәдән алып кичкә кадәр эштә. Ә гаилә башлыгы малай белән уртак тел таба алмый. Ахыр чиктә, Алмаз­ның укуы начарая. Укытучылар психологка мөрәҗәгать итә.


“Алмаз белән эшли башлаганда, ул үз-үзенә бикләнгән бала иде. Мин аңа рәсемнәр ясарга тәкъдим иттем һәм ул бик теләп ризалашты. Алмаз авылдагы йортларын, капка төбендә утыручы әбисен ясады. Дәү әнисен сагына иде ул. Авылда яшәгәндә, әнисен никадәр яратуын да сөйләде. Хәзер исә ул аңа үпкә­ләгән. Әмма хисләрен яшерә, чөнки кире авылга алып кайтып куюларыннан курка, – ди Алисә Закамская. – Барысын да уртага салып сөйләшкәч, мәсьәлә тиз арада хәл ителде. Әни белән бала бер-берсен ишеттеләр”. Белгеч фике­ренчә, үпкәчел балага еш кына нәкъ менә гаилә җылысы, аңлау җитми. Мо­ның белән килешмичә дә булмый. Без, өлкәннәр, иртәдән алып кичкә кадәр дөнья куабыз шул. Көй­сез­ләнмәгән балага артык игътибар күрсәтүне кирәксен­ми­без дә, борчымасын гына! Бала еламый гына үсми, узар әле, дип тә ялгышабыз.


Икенче хата: ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәү


Балалар бакчасына йөрүче Аза­лияне иптәшләре кыерсыта. Сәбәбе дә билгеле: кыз күзлек кия башлаган. Дус-ишләренә әнә шул көлке булып тоела. Азалия моңа бик борчыла, әти-әнисенә дә сөй­ли. Тик өлкәннәр: “Игътибар итмә, кызым”, – дип кенә чик­лә­нәләр. Ә Азалия, бакчага бармыйм, дип аяк терәп елый башлагач, психологка мөрәҗәгать итәләр.


“Балага әти-әнисенең яклавы кирәк. Бу – бик мөһим, – ди Алисә Закамская. – Тәрбияче белән сөй­ләштек. Ул балаларга күзлек кию­нең ни өчен кирәк булуын аңлатты. Шуннан соң төркемдә Азалиягә бармак төртеп күрсәтүче калмаган. Әлеге сөйләшү аларның барысы өчен дә кирәк иде”. Психолог сүзләренә караганда, проблеманы йомып калырга тырышу дөрес түгел, бергәләп кыен хәлдән чыгу юлын эзләргә тырышырга кирәк. “Бала тәрбияне гаиләдән ала. Шуңа күрә ата-ананың нарасыйны үз үрнәгендә тәрбияләве бик мөһим. Яхшы үрнәк алып үскән балага тормышта үз юлын эзләп табу күпкә җиңелрәк”, – ди психолог.

 

Үпкәне ничек кичерергә?

 
– Үпкәләвен күрсәтергә теләп көйсезләнгән, сөй­ләшмичә йөргән балага аның ниләр кичерүен аңлавыгызны сиздерергә кирәк. Ул үзен ялгыз итеп хис итмәсен.

 
– Бала таш курчак түгел, ул егыла, уенчыкларын вата. Иптәшләре белән үпкәләшкән икән, димәк, гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Әнә шуны төшендерергә тырышыгыз. Баланы ачу сакламаска, үзара килешү юлларын эзләргә өйрәтегез. Югыйсә усал, үпкәчел булып үсәргә мөмкин. Мондый бала-чага еш кына тырнак кимерә, иреннәрен тешләп йөри.

 
– Үпкәләгән балага ак кәгазьдә кеше рәсемен ясарга кушсаң, ул еш кына аны колаксыз итеп сурәтли икән. Бу кем, дип аптырамагыз. Без – өлкәннәрне шулай күрә ул. Чөнки көйсезләнүче балага әти-әнисе шунда ук болай эшләргә ярамаганлыгын тукырга тотына. Тик сабый моны аңларлык хәлдә түгел. Ул үз хис-кичерешләрен күрсәтергә тели. Әмма аны ишетүче генә юк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 55, 13.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр