ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

Өч тиен сәдака буламы?

 

Сәдака бирү – һәр заманга хас нәрсә. Кемдер аны сорап ала, кемдер мохтаҗ булса да, үз хәлен читләргә сөйләмәү ягында. Сәдака кемгә тиеш, аның күләме бармы? Әлеге һәм башка сорау­ларга Казандагы Әмәт бистәсе имамы, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев ачыклык кертә.

i1

– Равил хәзрәт, туган тиешле бер әби, үлсәм, мохтаҗларга минем исемнән ун тиен акча булса да бир, ул да – сәдака, дип әйткән иде. Әманәттән соң, 15 ел узды, шөкер, әби ко­чак-кочак чирләре белән һа­ман яшәп ята. Ә хәзерге заманда ун-егерме тиен акча сәдака була аламы?

 
– Ул әби ун тиен дип, аз гына булса да бир, мине онытма, дип әйткән. Моның асылы – пәйгам­бәребез Мөхәммәд галәйһи вә сәлләмнән. Аңа бер кеше килеп: “Әнием үлде, аның исеменнән сәдака бирсәм буламы?” – дип сораган. Пәйгамбәребез аңа: “Кое казыт!” – дип әйтә. Бу су белән сәдака бирү дип атала. Вафат булган кеше исеменнән баласы, туганы яки берәр мөселман, сәдака бирә икән, ул аңа савап булып ирешәчәк.

 
– Урам чатында хәер эстәп торучыга акча сузгач, кайберсе йөзен чыта. Мондый очракта, рәхмәт көтмисең инде, берәр ярамаган сүз ычкындырмаса ярар иде, дип китеп бару ягын карыйсың...


– Хәзер хәер сораучылар күп. Социаль яклау органнары бар, алар аша да ярдәм алырга мөм­кин. Мохтаҗларга, әйтик, читтән күчеп килергә мәҗбүр булганнарга, әлбәттә, булышырга кирәк. Кешедән акча җыю юлы белән кәсеп итүчеләр дә бар. Ә биргәнгә канәгать калмау кеше­нең әдәбе турында сөйли. Гадәттә, фәкыйрь­рәк яшәүче гаилә кеше­дән акча сорарга ояла. Мөсел­маннар андыйларны үзләре кү­реп, белеп ярдәм итсен иде. Ул – күп балалы гаилә, ялгыз әби, тол хатын булырга мөмкин.


– Совет чорында сәдаканы кәгазьгә төреп бирү бар иде. Бу тыйнаклыктан да киләдер. Сәдаканы бер кулың биргәндә, икенче кулың күрмәскә тиеш, диләр бит.


– Күп буламы ул, түгелме, Аллаһ Тәгалә – белүче. Кеше аны Аллаһы ризалыгы өчен һәм кыямәт көнендә савап өмет итеп бирә. Тик баерак кеше юмартлыкны күбрәк күрсәтсен иде. Тормышта икенче төрле килеп чыга. Әйтик, бер кешенең йорты янып киткән ди, акча сорап, хәллерәк кешегә ялына. Теге, акчасын кызганып, кесәсеннән йөз сум чыгара. Ә каядыр күңел ачу урыннарында, үз нәфесен канәгать­ләндерү өчен, меңнәр туздыра. Ак­ча исәбен белми. Болай дө­ресме соң? Пәйгамбәрнең бер хәдисендә, бер дирһәм акча йөз динарны узды дип язылган. Мәгъ­нәсе болай: бер кешенең ике дирһәм акчасы була. Шуның берсен, ягъни ярты малын сәдака итеп бирә. Ә икенче кеше миллион сумга ия, шуның йөз сумын яки бераз күбрәген чыгара. Үзең мохтаҗ килеш биргән сәдака сиңа бише белән әйләнеп кайта. Америкада шундый бер хәл булган: бер хатынның машинасы, бен­зины бетеп, шәһәр читендә туктап кала. Үзе белән акчасы булмаган. Хатынга йортсыз сукбай булыша һәм соңгы егерме доллар акчасына бензин сатып ала. Бу хәл хатынның кү­ңелен шулкадәр нечкәртә. Шундый кеше бар, әйдәгез, аңа булышыйк әле, дип социаль челтәр­ләргә яза. Бер белмәгән кешеләр моңа акча күчерә. Фатир алырлык акча җыела. Соңгы акчасын кызганмаган адәмгә Аллаһ Тә­галә әҗерне арттырып кайтара. Сәдаканың савабы ахирәттә генә түгел, бу дөнья­да да зур: төрле бәла-каза­лардан, авырулардан саклый.


– Бер районга баргач, сөй­ләгәннәр иде: бер студент кыз мәчеттә муллага сәдака бир­гән. Ул исә, мин бу хәергә калмаган, акчаңны ал, дип артыннан чыккан. Болай эшләү дө­рес­ме?


– Әлбәттә, әйбәт килеп чыкмаган. Беренчедән, сәдаканы мәчет­тә­ге тартмага салырга кирәк иде. Аны ревизия комиссия­се ача, саный. Мулланың башка кереме юк икән, шуннан хезмәт хакы түләнә. Мулланың үз-үзен тотышын дингә бәйләп аңлату дөрес булмас. Кешенең әдәбе холкыннан тора.


– Коръән ашларында җыел­ган сәдака акчасын муллалар, гадәттә, мәчеткә алып кайта. Кайбер районнарда мохтаҗ­рак гаилә икән, бу акча сезнең үзегезгә тиеш, дип калдырып китүчеләр дә бар.


– Әйе, үзем дә шулай итәм. Әйтик, ире үлеп, кечкенә балалар белән тол калган хатынга, йортлары янган кешеләргә сәдака тиеш.


– Ә сәдака акчасының кү­ләме бармы?


– Олырак хәзрәтләрдән, ки­мендә ашамлык алырлык булырга тиеш, дигәнне ишеткән бар, ләкин ниндидер чик куярга ярамый. Мәчеткә ярдәм сорап килүчеләргә мөмкинлектән чыгып булышам һәм Аллаһтан ярдәм сорагыз, үзегез дә сәдака бирегез, дим. Кибеттән ярма сатып алып яки өйдәге ипи валчыгын, калган ризыкларны кошларга ашату да сәдака хисабыннан бара. Азактан дога кылырга кирәк.


– Кайбер дин әһелләре сә­даканы мәчеткә, мәдрәсәгә би­рү саваплырак, дигән фи­кердә.


– Әйе, килешәм. Ни өчен дигәндә, мәчеткә сәдака биреп, син үзеңнең авылыңның, мәхәл­ләнең мәчетен карап торасың. Анда халык җыела, гыйбадәт кылына икән, савабы сиңа да килә. Мәдрәсәгә ярдәм иттең ди, шул сәбәпле укытучыга хезмәт хакы түләнә, ул дистәләгән шәкертне дин сабагына укыта, алар үз гыйлемен башкаларга бирә, ягъни өзелмәс савап дигән сүз. Ураза тоткан кешене авыз ачтыручыга ураза тоткан кебек савап языла дигән нәрсә бар бит, монда да шулай. Хәдисләр буенча, сәдаканы, иң беренче, үзеңә бирешле, ягъни әҗәтләрдән котыл. Аннары гаиләңне кара, туганнарыңа яр­дәм ит, шуннан соң башкаларга өлеш чыгар. Синең ярлы туганың бар икән, әллә кайдагы читләргә ярдәм итеп йөрү шулай ук бик дөрес булмас.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 55, 13.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр