ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 82, 15.06.2018/

//

“Дөнья йөзендә бер генә татар калса да, без аның өчен эшләячәкбез”

 

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе үз хисабына татар журналистикасында өч студентны укытырга җыена. Телеканалда “Әйдә ТНВга” исемле бәйге игълан ителде, бу хакта телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов журналистлар белән очрашуда сөйләде. Матбугат конференциясендә телгә алынмый калган сорауларга ул эксклюзив әңгәмәдә җавап бирде.

2-1

– Илшат Юнысович, Казан федераль универси­тетының журналистика һәм медиакомму­никация­ләр Югары мәктәбендә белем алу өчен грант оту конкурсын игълан итәргә нәр­сә этәрде?

 
– Дөресен генә әйткәндә, кайгы этәрде, чөнки бу елдан КФУның көндезге бүлегендә бюджет урыннар бетерелде. Узган ел сигез кеше кабул ител­де, аларның дүртесе – татар, дүртесе  рус  журналистикасына керде. Быел исә бер урын да бирелмәде. Шулай итеп, бушлай укыту, белем бирү бетерелде. Рус  жур­налистикасында уку өчен Мәскәүгә дә, Санкт-Пе­тер­бургка да барырга мөм­кин, ул шәһәрләрдә бюджет урын­нар бар, ә татар журналистикасында – юк. Бу хәлдән чыгу юлының беренчесе – ТНВ игълан иткән бәйге. Быел 3 кешене татар журналистикасына укырга кертәбез.

 
– Ел саен өч журналистны әзерләү проблеманы хәл итәчәкме? Сезнеңчә, татар журналистикасын сак­лау өчен елына ничә жур­налистны укытырга кирәк?


– Юк, әлбәттә. Бу гына ваз­гыятьне хәл итми. Татар журналистикасын саклап калу өчен кимендә 15 кеше кирәк. Бу хакта миңа университетта әйттеләр. Ике-өч елдан соң без тулаем бер төркем тупларга тиеш булачакбыз, ме­нә шул хакта уйларга кирәк, дип кычкыруым бүген. Мин бу эшне үзем генә тарта алмыйм, чөн­ки бер кешене укыту өчен елы­на 135 мең сум акча тү­ләргә кирәк. Өч кешегә елына 400 мең сум дигән сүз. Кыскасы, аларны укытып чыгарыр өчен ике миллион сумнан артык акча кирәк булачак. Ә уку бәясе арта да арта, бер ел элек кенә 85 мең сум иде. Шуңа кү­рә ТНВның гына көче җитмәя­чәк. Озын сүзнең кыскасы, төр­­ле редакцияләр, төрле мас­сакүләм мәгълүмат чаралары, җыелышып, бәлки, “Татмедиа“, бәл­ки дәүләт бе­лән бер­гә татар төркемен булдырырга ки­рәк. Бу – минем беренче адымым. Ми­немчә, татар журналистикасын профессиональ өлкә­дә сакларга телибез икән, укытырга кирәк. Тарих яки филология факультетыннан студентлар алып булмый, профессионалларны үзебез­гә әзерләргә кирәк. Мин укыган елларда журналистика буенча 15 кеше белем алды. Бүген күбесе шәһәр-район­нарда үз һөнәре буенча эшли. Төп максат – КФУда профессиональ журналистика буенча белем алу төркемен сак­лау, икенчед­ән, татар гуманитар университетын булдыру. Аннан башка без татар интеллигенциясен саклый алмаячакбыз. Ә өч журналистны әзерләү – шушы максатка бер адым ул.


– Сезгә еш кына студентлар белән аралашырга туры килә. Аларда өмет күрәсезме, сәләтлеме алар?


– Беренчедән, хәзер сту­дент­ларның күбесе түләүле белем ала. Түләүле булгач, милләтебезгә файдалы һәм кирәк булырдай яшьләрнең укырга керергә мөмкинлеге юк. Икенчедән, чит төбәк­ләр­дән килүчеләр күп. Әйтик, ми­нем ике төркемемдә дә читтән килүчеләр шактый. Мин исә, үз чиратымда, татар телле журналистлар турында кайгыртам. Ә алар аз, алар бетеп бара. Иртәгә безгә кем килер? Кем эшләр? Бу сорау мине бик нык борчый.


– Төп проблема сөйләм­дәме?


– Телне белүдә. Алай гына да түгел, татар телендә фи­керләү, яңа фикерләр тудыра алырдай кешеләр кирәк. Үзе­гез беләсез, бу – идеология, тормышка караш. Татар мохите булмаса, идеяләр дә, фи­керләр дә тумый. Андый мохит булсын өчен профессиональ белем бирүне сак­лап калу зарур. Журналистикада, филологиядә, тарих бүлеген­дә – барысында да татар мохите булырга тиеш. Аннан башка безнең киләчәк юк!


– Татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә эш­­ли торган ТНВ каналы бүгенге сәяси вазгыятьтә җилгә каршы бара, дип уйламыйсызмы?


– Беләсезме, сәясәт һәр­вакыт үзгәреп тора һәм үз­гәрәчәк тә. Әлбәттә, безнең эшчәнлеккә сәясәтнең йогынтысы бар. Ләкин мин, бул­ган шартларда эшләргә ки­рәк, дигән фикердә. Без­дән торган әйберләр дә күп диясем килә. Бүген студентларны әзерли башлыйбыз, иртә­гә бәлки университет төзи башларбыз. Минем­чә, конкрет эшләр эшләргә ки­рәк. Әйе, сәяси вазгы­ять­нең йогынтысы уңай түгел, әмма аның тагын да авыррак еллары булган бит. Мисал өчен, Тукайны укып карагыз, анда барысы да язылган. Һәр чор­ның үз кыенлыклары булган. Мин рус мәктәбендә укыганда, татар телен атнага ике тапкыр гына укыдым. Анысы да факультатив иде. Укыдык бит, нәрсәгә булса да өйрәт­теләр. Ул чакта тагын да авыр­рак иде, Казанда татарча сөйли торган кеше беткән иде. 90 нчы еллар безгә көч бирде. Хәзер авыррак, лә­кин, иң мөһиме,  булган шарт­ларда эшләргә ки­рәк. Һәр кеше үз урынында эш­ләргә тиеш.


– Россиядә милләтара аралашу теле – рус теле булуын исәпкә алганда, ТНВ каналы башка каналлар белән ни дәрәҗәдә көн­дәш­­леккә сәләтле? Икетеллелек каналның рейтингына тискәре йогынты ясамыймы?


– Беренчедән, объектив рейтинглар юк диярлек. Икен­чедән, мин икетеллелекне байлык дип саныйм. Республикабызда да ике дәү­ләт теле исәпләнә. Бу – без­нең байлыкның бер сурәте. Әлбәттә, рейтинг өчен икетеллелек авыр. Бер телдә генә эшләсәң, аудиторияңне конкрет беләсең. Ул ягы да бар. Менә шундый кысаларда яшибез.


– ТНВдагы татар һәм рус телендәге тапшырулар нинди процент бәйләне­шен­дә булырга тиеш? Ка­нал­ның аудиториясе нинди?

 
– Без ул процентларны күп эзләдек. Тулаем хәл иттек дип әйтеп булмый. Ми­немчә, һичшиксез күб­рәк татарча булырга тиеш. ТНВ – бер­дән­бер татар каналы. Аудиториябез – татар телен яхшы бел­гән кешеләр. Шә­һәр­дә татар телен яхшы белгән кешеләр булса, алар безне карый. Күп кенә татарлар татар телен примитив яктан гына белә, аларга татар тапшыруларын карау авыр бирелә. Сүзнең ни турында барганын аңла­ма­саң, каравы кыен.


– Соңгы вакытта кайбер журналистлар тарафыннан әдәби телдән ки­тү фикере еш ишетелә баш­лады. Сез бу фикерне хуплыйсызмы? Әдәби тел ки­рәк­ме?

 
– Булырга тиеш. Әдәби тел үзе, әдәби тел осталары үрнәк булырга тиеш. Тукай­ның да теле авыр, катлаулы бит. Әмма ул безне телне өйрәнергә, өскә калкып чыгарга өнди. Телне гади­ләш­терсәң, фикерләү дә гади була. Кайбер сүзләрне гади ге­нә әйтеп тә булмый.


– Илшат Юнысович, ТНВ­ның татар телле аудиториясе артачакмы? Сез оптимистмы?

 
– Мин, әлбәттә, оптимист! Дөньялар да, сәясәт тә үзгәрә. Ләкин ТНВ соңгы татарга кадәр эшләргә тиеш. Дөнья йөзендә бер генә татар калса да, без аның өчен эшләя­чәк­без.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 53, 14.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр