ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 117, 17.08.2018/

Калган дөнья өчен без хәзер кем?


Көн тудымы – яңа чикләү-санкцияләр. Көнбатыш чикләребез буйлап 2014 елда эленә башлаган күзгә күренмәс тимер чаршауны торган саен биегрәк һәм калынрак итә бара. Россиядән аерымланган җир – резервациядән дә бигрәк махау (проказа) авырулылар утравына охшаш, аралашырга, керергә-чыгарга ярамаган территория – ниндидер санитар зона ясап килүләре.

2-4
Ә бит без чыннан да авыру. Җитәкче­ләрнең үз авыруы – алар Көнбатыш тарафларда үзләре белән санлашмаганга, баш имәгәнгә чиктән тыш үртәлеп, көч ярдәмендә, мускуллар уйнатып, кая тыкшынып була, шунда борын тыгып (әй­тергә кирәк, еш кына каш төзәткәндә күз чыгарып), куркытып ихтирам яуламакчы. Ул кыланмышларның ил өчен көннән-көн кыйммәткәрәк төшүе аларны аз кызыксындыра. Байгура-олигархларның, риш­вәтче түрәләрнең дә чире мәгълүм: алар өчен ил – бары шабашка, акча каеру урыны. Барысының да исәпләре биредә кесә калынайтып, “яшник” каһәрләгән шул Европа белән Америкада виллалы, яхталы, андагы банкларда миллиардлы “запас аэродром” булдыру, тоту һәм, иртәме-соң­мы, шунда яшәргә ычкыну. Халыкны да биредә сәламәт дип булмый. Ул күпме таласалар да дәшми, түзә, сабыйлар беркатлылыгы белән барысына да ышана, сайлауларда “дөрес” тавыш, сораштыруларда властька кирәкле рейтинглар бирә. Кыскасы, башларыбыздагы тараканнар, холык-фигыльдәге хасталар җитәрлек. Алардан арына белмәү яшәгән саен өс­тәмә бәлаләр, яңа ялкынсынулар китереп тора.


Агулы зонаны киртәләп алган кебек киртәлиләр. Калган дөнья өчен без хәзер кем? Мин-минлекле, үзен шактый тәр­типсез тотучы, нәкъ шуның аркасында халыкара абруй-репутациясе плинтус тү­бән­легенә төшкән “атом бомбалы Югары Вольта”. Сүрия кебек үз халкын үзе газ белән агулаучы диктатор режимнарны яклаучы, башкалар өчен мөртәт ил саналган Төньяк Корея белән дустанә, алдынгы дөньяга кергән дәүләтләр арасында бер генә союзнигы да булмаган, халыкара ки­лешүләрне (мәсәлән, шул ук Будапешт меморандумын) бар дип тә белмәгән, чит ил­ләрдә “новичок” ише нерв-паралитик газ кулланудан да чирканмаган явызлык империясе без алар өчен. Бездән бик күп тапкырлар икътисадый һәм хәрби яктан көчле ул дөнья андый кыланмышларга тыныч кына карап тора, күзәтче урынында була аламы? Әлбәттә, юк. Һәм алар безне акрын гына, әмма ки эзлекле, ипле, методик рәвештә “буып” киләләр, хәлсез­ләндерәләр. Басым – озакка, ул Россия тәмам “игә килгәнче”, ягъни биредәге режим алышынганчы дәвам итәчәк.


Чикләүләр гамәлгә керә башлаган 2014 елдан бирле ил икътисадына инвес­тицияләр кимүдә. Көнбатышның очсызлы кредитлары да хәзер хыял гына. Тех­нологияләр сатмыйлар. Бүген без Россия компанияләренең акцияләре очсызлану, аерым очракларда шалкан бәясенә калу, сумның бәясе төшүнең яңа этабын ки­черәбез. Барысы да – безнең белән алыш-бирешне чикләү, араны өзү һәм без җитештергәннән баш тарту аркасында. Мондый хәлләр ил күтәрәмгә калганчы дәвам итәргә мөмкин. Йомшак җәеп, катыга утырту процессы озакка исәпләнгән. Шунысын ассызыклыйк: гәр­чә чикләүләр турыдан-туры граждан­нар­га каршы юнәл­телмәсә дә, гади рос­сиялеләр өчен хәзерге хәлләрдә бер генә яхшылык та юк. Бүрәнәнең юан башы гади кеше җил­кәсенә төште һәм төшәчәк.


Bloomberg хәбәр иткәнчә, соңгы чик­ләүләр Россия миллиардерларын 16 млрд долларга ярлыландырган. Аларны микән? Байгураларның “хәерчеләнүе” – биредә вакытлы күренеш. Илдәге дүр­тенче постны биләүче зат – Дума спикеры Вячеслав Володин, чикләүләр игълан ителгән көнне үк, ул мескеннәргә ярдәм зарурлыгы хакында белдерергә дә өл­герде. Тик акча материя кебек: ул юктан – бар, бардан юк булмый. Ярдәм, әл­бәттә инде, бюджеттан, ягъни салым түләүче кесәсеннән булачак. Соң­гысын илтеп бирергә, “фәкыйрьләргә” ярдәм итәргә әзерләник...


Зурдан алганда, 90 нчы еллардан соң Россиянең ике юлы, ике төрле киләчәге бар иде. Беренчесе – демократия, либерализм аша илне Европага, аның кыйм­мәтләренә якынайту. Бу юнәлеш автомат рәвештә халыкның тормыш дәрә­җәсе күп тапкырлар яхшыруны, бәйсез дәүләт институтларын, ирек-хөрлекне, җыеп әйт­кәндә, хокукый дәүләт төзүне күздә тота. Тик аның кечкенә генә бер “кимчелеге” бар: ул чагында Россиянең хәзерге чик­ләрдә кала алмау, бүленү ихтималы зур. Шушы эволюцион процесстан коты алынган власть икенче юлны сайлады. Ул – бөекдержавачылык һәм империя стандартлары. Тышкы дошманнар асрау аша илне мобилизация, укмашкан хәлдә тоту, милитаристик икъ­тисад, унитарлык. Ягъни бөек гө­наһ­ларга кереп илнең бөек­леген саклау. Әмма ки бөеклек чире бөек тетрәнүләр белән янәшә йөрми микән?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 55, 14.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр