ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 82, 15.06.2018/

“Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм”

 
Узган елның төп театраль вакыйгасы – “Әлиф” спектакле булды. “Тантана” театраль премиясендә әлеге хезмәт бәяләнмәсә дә, Мәскәүлеләр аны күрде һәм моноспектакльнең төп актеры – Нурбәк Батуллага “Алтын битлек” милли театраль премиясе бирелде.

4-2
http://idel-rus.ru

 

“Әлиф” спектакле беренче мәртәбә узган елның сентябрендә Камал театрының кече сәхнәсендә куелган иде. “Калеб” татар яшьләре берлеге, “Иҗади мохит” фонды һәм Камал театры ярдәме белән барлыкка килгән бу спектакльнең идея авторы һәм режиссеры – рус ТЮЗы баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Төп рольне биюче Нурбәк Батулла башкарды. “Әлиф”не журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр моңарчы күрелмәгән, гаять үзенчәлекле спектакль дип бәяләде. Әдәби тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова да аны сискәндерерлек вакыйга дип атады:


– Бүгеy барган үзгәрешләр, борылыш чорында шушындый спектакльнең барлыкка килүе – һичшиксез, вакыйга. ХХ-ХХI гасырлар чигендә татар милли мәдәниятенең бетү куркынычы турында күп сөйләнде, хәзер дә әлеге сөйләшүләр тукталмый. Кайчак бихисап сүзләр эчендә фикернең асылы күмелеп, югалып кала. Мәдәниятне саклау һәм үстерүнең махсус программалары бар, әмма җәмгыятьтә һәлакәтнең котылгысызлыгын аңлау көчәя бара. Чыннан да, югалтулар шулкадәр зур, алар инде бетү, үлем хәленә җитү төсмере алды. Дистә еллар буе безне, тамырларыбыздан баш тартып, дөнья казанышларына нигезләнеп үсә алабыз, дип ышандырдылар, иң беренче чиратта совет, рус мәдәнияте нигезендә. Һәм без бүген, ачынып һәм сызланып, бу юлдан баруыбызның бернигә дә китермәвен, бушлык алдында калуыбызны танырга мәҗбүрбез.


Белгеч Нурбәк Батулланың чыгышын акыл һәм белем энергиясе дип атый. Кырган башлы, яланаяклы, шәрә гәүдәле биючедә бөек шагыйрьнең чалымнарын да күрә:


– Теге яки бу хәреф образы ачыграк аңлашылсын өчен, биюче еш кына хәрефнең сурәтен комга төшерә. Сыгылмалы гарәп графикасы Н.Батулла башкаруында – энергия төере, ул меңъеллык мәдәни гореф-гадәтләр эчендә урнашкан, бу энергия һәр хәрефтә йөрәктәй тибә, аннан тирә-якка матурлык, акыл һәм белем бөркелә. Бу яктылык һәм караңгылык уены ярдәмендә ассызыклана. Спектакль башында ук Нурбәк гарәп хәрефләрен биегән урын өстендә ут табы кабына, ул тамашачының күз карашын тартып тора, игътибарын читкә җибәрми.


Туфан Имаметдинов исә бу спектакль белән татар теленең үле телгә әйләнеп баруын күрсәтәсе килүен әйтә:


– Кызганыч, ләкин бу шулай. Статистика мәгълүматларына караганда, 8 ел элек татар телендә сөйләшүчеләр саны бер миллионга күбрәк булган. Коточкыч тизлек белән юкка чыга бару бит бу. Ләкин безнең бу фактны кабул итәсебез килми. Тизлекне туктатыр өчен проблеманы күрү һәм кабул итү кирәк. Без исә үз–үзебезне алдау белән шөгыльләнәбез. Имеш, татар теле үсә, яши, тарала. Имеш, чит илләрдә дә татар телен өйрәнә башлаганнар. Ләкин, бу очракта сүз татар телен өйрәнүче ничәдер дистә кеше турында бара. Бер миллион татар үз телен онытканда, Испаниядә ун кешелек татар төркеменең барлыкка килүе кысыр шатлык икәнен аңлыйсыбыз килми. Әгәр начар чирдән интеккән кешене салкын тигәннән дәваласак, аның ахыры ни белән бетә? Барысы да диагноздан тора бит. Ә без үз хәлебезгә реаль бәя бирергә куркабыз. Мине күптәннән бер сорау борчый иде. Нишләп без мәдәниятнең соңгы йөз елына гына әһәмият бирәбез соң? Ә аңа кадәр тарих булмаганмы? Казанның тарихын гына да мең ел дип исәплибез икән, кайбер чыганаклар әле аның тарихы тагын да элегрәк башланган дип күрсәтә. Шулай булгач, мәдәниятне Тукайдан башлап кына өйрәнү гадел булмый бит.


Нурбәк Батулла, берничә кешенең күңел халәтен ачарга теләүләре менә шундый спектакльне тудырды, ди:


– Туфан рус ТЮЗында эшләгәч, үзләренә йөри торган тамашачы образын истә тотып, аңа ярарга тырышып эшли. Мин, татар ТЮЗында эшләгәч, шулай ук билгеле бер образны күздә тотып эшлим. Һәм без, бәйсез, беркемгә дә ярарга тырышмыйча, спектакль чыгарырга булдык. Аның сәхнәсе дә, мәйданы да, акчасы да юк. Ләкин шушы бәйсезлек халыкка кирәк булды. “Алтын битлек”кә килсәк, мин анда да, сез язганча, “Барыбер” футболкасын киеп чыктым. Өстеннән пинжәк кияргә була иде, башка җирдә онытып калдырганмын. Без көттек тә җиңүне, көтмәдек тә. “Балет – заманча бию. Ир-ат роле” номинациясендә классик биюне дә сайлый алалар иде, ә алар безне сайлаганнар. Татарча сөйләвемме? Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Спектакль бит татар язмышы, безнең алфавит, аның алмашынуы, шуңа бәйле югалтуларыбыз турында. Димәк, минем спектакль телендә сөйләшүем табигый.


Шулай итеп, татар театры өченче “Алтын битлек”кә баеды. Моңа кадәр ул намус һәм абруй өчен Марсель Сәлимҗановка, Ренат Таҗетдингә бирелгән иде. 30 яшьлек Нурбәк Батулла иң яхшы роль башкаруы белән әлеге бүләкне яулады һәм Мәскәү сәхнәсеннән  татарча бу җиңүен бөек татар халкына багышлавын әйтте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 56, 17.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр