ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

//

Безгә – чәй, аларга – машина

 

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш визиты белән Һиндстанга китте.

 
Президент, һинд җиренә аяк басуга, “Фарма-Сити” фармацевтика кластерында булып, индустриаль паркның эш тәҗрибәсе белән танышты. Әлеге парк дәүләти-хосусый партнерлык рәвешендә оештырылган. Кластер террито­рия­сендә 100дән артыграк ком­пания-резидент теркәлгән. Биредә компанияләргә, юллар төзү һәм инженерлык челтәрләрен үстерү­дән тыш, каты көнкүреш, биомедицина һәм сәламәтлек өчен куркыныч калдыкларны үтилләштерү хез­мәте дә күрсәтелә.

 
Шуннан соң Р.Миңнеханов эшлекле сәфәре кысасында Вишакхапатнам шәһәрендә Һиндстанның Андхра-Прадеш штаты хөкүмәте вәкилләре белән очрашты. ТР Президенты әңгәмә барышында Татар­станның фармацевтика һәм мәгъ­лүмати технологияләр өлкәсендә әлеге штат белән хезмәттәшлекне үстерүгә карата зур кызыксыну күрсәтүен билгеләп үтте.

 
Көн дәвамында Татарстан Президенты “Андхра-Прадеш – Татарстан“ бизнес форумында катнашып, республикабызның Һиндстан бе­лән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирүен белдерде. Рөстәм Миңнеханов  әйтүенчә, Татарстан Һиндстандагы партнерлары белән җитди эш тәҗрибәсенә ия. Һиндс­тан – Казан вертолет заводының төп заказчыларыннан берсе. Моннан тыш, ТР җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Һиндстан да “КамАЗ”  йөк машиналары яхшы мәгълүм. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкә­ләрендә “Татнефть” һәм “ТАИФ” компанияләре белән хезмәттәш­лек алып барыла. Шул ук вакытта Татарстан базарында Һиндстан товарлары, шул исәптән чәй, текстиль, фармацевтика продукциясе, төрле җиһазлар киң тәкъдим ителгән.

 
Р.Миңнеханов билгеләп үткән­чә, Татарстан, вертолетлар һәм йөк машиналарыннан тыш, Һиндстанга башка предприятиеләр продукция­сен дә тәкъдим итәргә әзер. Би­редә сүз башлыча көймә-кораб­лар, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясе турында бара.

 

Министр пенсиягә китте

 

Татарстан Республикасы Пре­­зиденты Рөстәм Миңнеханов ТР мәдә­ният министры Айрат Си­багатуллин­ны вазифасыннан азат итү турында указга кул куйды.

 

“Айрат Миң­не­мулла улы Сибагатуллинны үз телә­ге белән һәм пенсиягә китү сәбәпле, Татарстан Республикасы мәдәният министры вазифасыннан азат итәр­гә”, – диелә ТР Президенты Указында.

 

Игътибардан читтә калалар

 

Үткән шимбәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, гадәттәгечә, барлык районнар белән видео­конференц-элемтә режимында киңәшмә үткәрде.

 

Чарада төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзул­лин хәбәр иткәнчә, торак төзелеше буенча программалардан тыш, рес­публика муниципаль районнарында халыкка беренчел меди­ци­на-санитария ярдәме күрсәтү программасы буенча сәламәтлек сак­лау оешмаларын төзү һәм төзек­ләндерү эшләре алып барыла. Ул шулай ук республика районнарында өстәмә спорт корылмаларын төзүнең барышы турында да сөй­ләп үтте. Апас, Әтнә, Югары Ослан районнарында һ.б. бассейннар төзү эше оештырылган.       

 
Киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов бакчачыларга ярдәм итү программасын гамәлгә   ашыру турында сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, бүген 376 мең бакча кишәрлегенең 216 меңе, ягъни 58 проценты милек итеп теркәлгән. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, муниципаль берәм­лекләрнең күпчелеге бакчачыларны игътибарсыз калдырып килә. Гәрчә бакчачылык ширкәтләренең җир салымы территорияләр бюджетында кала.

 

Йолдызлар атнасын көтәбез

 

Татарстан Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеха­нов һәм континенталь хоккей лигасы президенты Дмитрий Чернышенко 2019 елда республикада Хоккей йолдызлары атнасын оештырырга һәм үткәрергәният­ләнү хакында килешүне имзаладылар.

 
Очрашуда Д.Чернышенко Пре­зидентка республиканың иң кызыклы хоккей чараларыннан берсен үткәрүгә хокук биргән сертификатны тапшырды.
Март ахырында Мәскәүдә КХЛ Директорлар советы утырышы кысасында Татарстанның 2019 елда Хоккей йолдызлары атнасын үт­кәрергә  тиешле төбәк буларак сайлап алынганлыгын искә төше­рик. Казаннан тыш, Омск, Магнитогорск һәм Хельсинкиның әлеге чараны үткәрү хокукын алуга гариза тапшырганлыгын да искәртик.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 17.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр