ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

//

Һиндләр белән дуслык күпере

 

Инде хәбәр ителгәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов бу көннәрдә – Һиндстанда. Кичә ул Хәйдарабад шәһәренә эшлекле сәфәре кысасында “Махиндра” машина төзелеше компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Әлеге компания ав­томо­­бильләр төзү, авыл хуҗ­а­лы­гы техникасы һәм җиһазлар җи­тештерү, финанс хезмәтләре күр­сәтү кебек тармакларда эш­чәнлек алып бара. Очрашуда яклар хезмәт­тәшлекне үстерү мәсь­әләләре, аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасын җи­теш­терү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышты.

 
Шуннан соң ТР Президенты Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы Эккаду Сринивасан Лакшми Нарасимхан әфәнде белән очрашты. “Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары динамикалы төстә үсә, хезмәт­тәшлек өчен бик кулай тө­бәкләр булып тора. Сезнең фар­мацевтика һәм югары тех­ноло­гияләрне үстерү өлкәсен­дәге эше­гез тәҗ­рибәсе бездә бик зур кызыксыну тудыра”, – дип бил­геләп үтте Рөстәм Миңне­ханов.
Соңыннан ТР Президенты җи­тәк­челегендә республикабыз делегациясе Телангана – Татар­стан бизнес-форумында катнашты. Анда ТР белән Телангана штаты арасындагы хезмәттәшлекне үс­терү перспективалары каралды.

 
Форумда Рөстәм Миңнеханов Һиндстанга Казан вертолет заводында җитештерелә торган тех­никаның яхшы мәгълүм булуын хәбәр итте. Моннан тыш Татарстан Һиндстанга йөк автомо­бильләре, нефть химиясе продуктлары, шиннар, газ кудыру җиһазлары җи­бәрү белән кызыксына, диде ул.

 

Хөкүмәт йортында очрашу

 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәт йортында Германия Федератив Рес­публи­касының KGAL Group компаниясе вәкилләре белән очрашты.

 
ТР Премьер-министры Та­тарс­та­нның Германия белән үза­ра мөнәсәбәтләренә кагылып, узган елда тышкы сәүдә әйләне­шенең 1,5 миллиард евродан артыграк күләмдә булганын басым ясап әйтте. Германия Татар­станның төп тышкы икътисади партнерларыннан берсе булып тора, дип билгеләп үтте А.Песошин.

 

Дәүләт Советы тәкъдимнәр көтә

 

Татарстанда яшәүчеләр “Законнарны бергә язабыз!” дигән парламент проекты кысасында (проект­ны тәкъдим итүче – Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин) Дәү­ләт Советына законнарны ка­мил­ләштерү буенча 36 тәкъдим җи­бәргән. Проектны тормышка ашы­руның ике айлык тәҗрибә­сеннән күренгәнчә, социаль һәм хезмәт законнарын камилләштерү мәсьә­ләләре халыкны аеруча нык кызыксындыра.

 
Иң күп тәкъдимнәр мәгариф турында республика законына төзәт­мәләр кертүгә кагыла. Аерым алганда, гражданнарыбыз закон чыгаручыларга авыл мәктәп­ләрен ябуны тыю һәм бер укучыга туры килә торган финанс чыгымнары нормативларын яңадан карауны тәкъдим итә. Моннан тыш Татарстанда яшәүчеләрнең балаларны татар телендә укытуны оештыру җәһәтеннән дә сораулары байтак. Югары белем бирү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр арасында – вузга кергәндә абиту­риентның ГТО нормаларын үтә­вен, шулай ук донорлык хәрәкәтендә катнашуын исәпкә алу.

 
Хәзер профильле комитетта мөм­кинлекләре чикләнгән кеше­ләргә икенче югары белемне бушлай алу хокукы биргән тәкъдим карала. 


Татарстанда яшәүчеләр фике­ренчә, яшь белгечләр өчен өс­тәмә ярдәм чаралары бил­геләү, ә пенсионерлар өчен пенсия кү­ләмен исәпләү коэффициентларын исәп­кә алу тәртибен яңадан карау кирәк.

 
Республика халкы шулай ук күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында законны камилләштерүне, салым законын яңадан карау, аз керемле кайбер гражданнардан салым түләтмәүне тәкъдим итә.

 
“Законнарны бергә язабыз!” проекты төгәлләнмәгән әле. Димәк, республикада яшәүчеләрнең һәр­кайсы Дәүләт Советы рәсми сайты,  парламентның Фейсбуктагы рәсми аккаунты, “Ватаным Татарстан” яки “Республика Татарстан” газеталары аша законнарны камилләштерү буенча үз тәкъдимен җибәрә ала, дигән сүз.

 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 55, 18.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!