ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 141, 26.09.2017/

//

Яшисем килә!

 

Казанда яшәүче 40 яшьлек Венера Гайнетдинова бу сүзләрне еш кабатлый. Ике бала анасы инде бер ел буе яман чиргә каршы көрәшә. Туганнары да, дуслары да Венераның сәламәтләнүен теләп, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Барысында да бер генә теләк – якын кешеләрен терелтәселәре килә.

17-2

Венера узган елның апре­лендә авырып китә. Иң элек ул аягында кан тамыры чыкканны күрә. Аягы шешә башлый. Менә шуннан соң ул табибларга кү­ренә. Алар исә: “Аягыңда тромб бар”, – диләр. Венера тромб­тан дәва­лана башлый. Октябрь аенда “тромб” дигән­нәре кан тамырыннан бөтенләй читтә, зур шеш булып калкып чыга. Бары тик шул вакытта гына аның яман шеш икәне ачыклана.

 
“Менә шуннан бирле борчуда без. Туганыбыз өчен бик тә кайгырабыз. Улы Гадел буй җит­керсә дә, кызы Ралинага 5 кенә яшь әле. Әнинең бик кирәк чагы. Ничек тә ярдәм итәргә иде, – ди сеңлесе Олеся. – Венера – бик тә ярдәм­чел, яхшы күңелле кеше. Аның шулай авырып китеп, бу зәхмәтле чирдән ин­те­гүен кү­реп, йөрәк елый”.

 
Узган елның ноябрь аенда республика клиник онкология диспансерында Венераның аягына операция ясала. Татарстан онкологлары кан тамыры урынына эндопротез урнаштыра. Гаилә әлеге операциядән соң бар да төгәлләнер, Венера аягына басар инде дип уйлый. Әмма бар да без теләгәнчә түгел шул. Шул арада бавырына метастаз китәргә өлгерә. Табиблар аңа тизрәк химия терапиясе бирә. Әмма организм аны кабул итми. Никадәр генә яхшыга өметләнеп дәвалансалар да, алга китеш кү­ренми. Тикшеренә торгач, Вене­раның үпкәсендә дә метастаз башланганы беленә. Чир башка урыннарга да таралмасын өчен, көчле дарулар кирәк. Әмма алар бик кыйммәт тора.

 
 “Әлегә Венера икенче тапкыр химия курслары ала. Бераз гына булса да, ярдәме тимәсме дип өметләнеп торабыз. Дәва­лану тәмамлангач, Мәскәүгә барып күренмәкче булабыз. Бәлки андагы табиблар организмы кабул итәрдәй дарулар бирерләр. Бер ел буе төрле хастаханәләрдә йөреп, бар җыйган акчабыз бетте. Әле ярый, дуслар, туганнар ярдә­меннән ташламый. Әмма безгә зур суммалар кирәк. Шуңа да мәрхә­мәтле кешеләрдән яр­дәм сорарга булдык”, – ди Олеся.

Андыйлар өчен исәп-хисап реквизитлары:


Сбербанк картасы
4276 6200 3650 2106 (оформлена на Венеру Гайнутдинову)
Сбербанк картасы
4276 6200 2084 4589
(сын Адель Гайнутдинов).
QIWI кошелек +79270333022
Группа в контакте http://vk.com/club142353595

 

Ярый әле үзебез исән калдык

 

Кукмарада яшәүче Җиһаншиннар йортында 7 март көнне кичен янгын чыгып, алар бернәрсәсез урамда кала. “Ул вакытта мин эштә идем. Әле ярый, әти-әнием, хатыным, балам исән-сау калган”, – дип искә ала уллары Илнар. Насыйбуллин урамында урнашкан бу йортта Илнар гаиләсе һәм әти-әнисе белән бергә яшәгән.


Ул көнне бу гаиләгә кодагыйлары да кунакка килә. Кухнялары йортның аскы өлешендә урнашкан. Бөтен гаилә бергә җыелып, шунда чәй эчеп утырганда, шартлау тавышы ише­телә. Бәйрәм алды бит, берәрсе салют белән шаяра дип уйлыйлар. Бераздан урам яктан ут шәүләсе күренә. Бу вакытта мунчалары янып беткән була инде. “Ул көнне көчле җил чыккан иде. Янгын тиз арада йортка күчә. Ярый әле, әби (хатынның әнисе), 3 яшьлек баланы кү­тәреп, урамга чыга. Аның артыннан башкалар да йөгерә”, – дип сөйли Илнар. Никадәр генә тырышсалар да, өйдәгеләр янгынны үз көче белән генә сүндерә алмый. Янгын сүндерү­челәр дә йортны саклап калырга өлгерми. Әле ярый, күрше­ләрнең ихатасын коткарып калалар. Тикшерүчеләр фике­ренчә, янгын мунчада кыска ялганыш булу аркасында чыккан. 


“Хәзерге вакытта без өчәү әбидә (әтинең әнисе) яшибез. Хатыным белән балам исә үз әниләрендә көн күрә. Ничек тә үз йортыбызны салып чыгасы килә, – ди Илнар. – Гаиләбезгә бәла килгәч, кешеләрнең игелекле икәннәренә тагын бер кат инандык. Эш урынымнан, Кукмарадагы оешмалардан акчалата ярдәм күрсәттеләр. Аз булса да, иминият акчасы  алдык”. Туганнары, дус­лары, күршеләре ярдәме бе­лән алар янган йорт урынын чис­тартып куйган. Көннәр җы­лыт­кач, яңа йортның нигезен салырга дип торалар. Әмма  үз көчләре генә җитми икән. Җи­һаншиннар нинди ярдәм булса, шуңа риза. Шуңа күрә алар, йорт төзергә булышмаслармы дип,  башкалар кайгысына битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый.

Булышырга теләүчеләр Илнар Җиһан­шин белән 89655900903 телефон номеры аша хәбәрләшә ала.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 56, 07.04.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр