ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

Ак калфак белән бердәмлек тә югалган


Кайсысы бәхетле? Океан артында гомер кичергән татарлармы? Әллә кыйналып булса да үз илендә яшәгәннәреме? Г.Камал исемендәге академия театрының “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектакленнән соң әнә шундый сорау туа. Кызганыч, бер як хакында да уңай җавап биреп булмый. Бәхет бердәмлек булганда тулыланыр иде дә бит, кызганыч, ак калфак белән без аны да югалтканбыз икән.

4-1
Драматургның бәхете режиссердан тора. “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектакле чыкканнан соң, язучы Салават Юзеев әнә шулай диде:
– Татарстан театрларында әтием Илдар Юзеевның пьесалары куела иде. Ләкин ул режиссер Марсель Сә­лим­җанов авторы була алмады. Ә менә Равил абый Тумашев әти пьесаларын шактый куйды. “Кыр казлары артыннан” спектакле, мәсәлән, үзенә күрә бер символга әйләнде. Ә бу пьесаны язар алдыннан әти: “Мин драма өчен бик кызык форма таптым, татарлар телекүпер аша сөйләшәчәк”, – диде. Әйтте дә миңа сынап карап тора башлады. Янәсе, реакция нинди булыр. Яхшы форма, ләкин алар нәрсә сөйләшер бит дигәч, үз уйларына чумып, эшкә тотынды.


Әлеге спектакльне беренче тапкыр Уфада режиссер Рифкат Исрафилов куя. “Туксанынчы еллар башы иде ул, әти аннан, интеллектуаль, тет­рәндергеч спектакль булган дип, бик дулкынланып кайтты”, – ди Салават Юзеев.
Фәрит Бикчәнтәев исә спектакльне сиксәненче еллар темасына фантазия дип тәкъдим итте. Сюжет шул чор телевидениесендә бик популяр булган һәм читтә яшәүче татарлар белән Татарстанда яшәүчеләр арасында оештырылган телекү­пергә нигезлә­неп корылган. Чынлыкта мон­дый телекү­пер беркайчан да булмаган. Бу спектакль – мәңгелек тыюлар, чик­ләүләр һәм төрле фо­бияләр тарихы, ди режиссер.


Нинди фобия турында сүз бара соң? Әйтик, Сан-Францискода яшәүче Жак (Татарстанның халык, Рос­сия­нең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов) экран­ның теге ягында калган әнисе (Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина), керәшен дустының (Татар­станның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев) үзен тануыннан курка. Чөнки моның өчен әнисенең башыннан сыйпамаячаклар. Исмай Акчурин (Татарстан­ның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров) артык сүз сөйләп ташлаудан курка. Бу курку сыну билгесеме, әллә җайсыз шартларга җайлашумы – әлеге сорауга һәр тамашачы үзенчә җавап бирә.


Үз илендә танылмаган яшь рәссам Тайфур Кормаш (Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин) Америкада бәхетле булырга тиеш иде. Аның эше бар, иҗа­тын да кабул итәләр. Ләкин ул үз-үзенә кул салды. Тайфур­ның бәхетсезлеге нәр­сәдә соң? Нишләп яхшы шартларда да җаны бәргә­ләнә? Аның гына түгел, ба­рыбызның да бәхетлелек башында бүл­гәләнү тора икән. Хәтта теле­күпер дә ике яктагы татарларны берләш­терә алмады. Хәер, халык җыры яшьләрне берләш­терде дә кебек. Ләкин озаккамы?


Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов бу спектакль хәзер бигрәк тә актуаль дип саный: “Чөнки совет чорында булган мөмкинлекләрне дә югалттык. Тел югалды, укыту системасы үзгәрде. Ул вакытта таркау булсак, без хәзер тагын да таркаурак. Без төрле фобияләр камалышында калдык. Юкка гынамы, бер герой, дошман булмаса, үзебез эзләп табабыз, дип әйтми бит инде”.


Персонажлар шул чорда яшәгән тарихи шәхесләрне хәтерләтә. Һәркем танылган биюче, танылган рәссам, атак­лы нәсел вәкилләрен шәй­ләр. Алар бер-берсенә якынаерга да тырыша, шул ук вакытта гаепләүләр дә ташлый. Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Йосыпова, мә­сәлән, атаклы биючегә, ниш­ләп сез милләтне алга җи­бәрү өчен берни дә эшлә­ми­сез, ниш­ләп татарча биемисез, дип сорый. Биюче исә, татар югары сәнгатьне аң­ларга өл­гереп җитмәгән, дип җавап бирә. Ягъни спек­такльдә соң­гы вакытта киң таралган нәр­сә ул миллилек, аның чиге бар­мы, дигән сораулар да кузгатыла.


“Ак калфагым төшердем кулдан...” театр дөньясында бүген милли мәсьәләләргә багышланган беренче спектакль түгел. Шушы вакыт аралыгында гына да “Калеб” яшь буын җыены “Сәрләү­хәсез” спек­такль-верба­ти­мын (14 апрель­дә, кече залда) әзер­ләде. Ул “Ак калфагым...”да күтәрелгән тема­лар­ның дә­вамын хә­тер­ләтә. Театр, авырт­кан мәсьә­ләләр­не күтәреп, яшәеше­безне, үзебезне көзгедән карагандай күрсәтте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 53, 08.04.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112