ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 141, 26.09.2017/

Кошның ике канаты кебек


Бу көннәрдә Татарстан мәдрәсәләрен тикшерәләр. Юк, Казан, Мәскәү чиновниклары түгел. Укыту эшендә нинди кыенлыклар бар икән дип, ТР Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган төркем кызыксына. Әлеге эшнең барышы турында төркемнең тәҗрибәле, абруйлы әгъзасы, Россия Ислам университетының уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина белән әңгәмә кордык.

3-2
– Бисмилләһир-рахма­нир-рәхим! Мәгълүмдер: 2016 нчы елдан респуб­ли­ка­бызның барча мәдрәсә­ләрендә уку-укыту стан­дарт­лары кертелде. Менә шулар­ның үтәлешен тик­шерү, методик ярдәм күр­сәтү максатында, мәдрә­сәләргә барып, мөгаллим­нәр, шәкертләр белән аралашып кайтабыз. Бездә лицензиясе булган тугыз дини-һөнәри уку йорты, ягъни мәдрәсә бар. Университетыбыздан тыш, Казанда өч мәдрәсә, янә Чаллы, Әл­мәт, Буа, Мамадыш, Кукмара, Ырыссуда мәдрә­сәләребез бар. Былтыр да тикшергән идек. Шөкер, табылган ким­челекләрнең бөтенесе дә диярлек бете­релгән. Хәзер инде ничек телиләр, булдыра алалар, шулай укыталар дип әйтеп булмый. Бөтен документлары тәртиптә. Укыту программалары эшләнгән, расланган. Лицензиясе булган Казан мәктәп-гимна­зияләренә нинди таләп куелса, мәдрәсәләргә дә шундый ук таләпләр куела. Дәрес­ләргә дә керәбез, укытучы­ларның планнары үтәлешен дә тикшерәбез.


– Узган ел нинди ким­челекләргә тап булдыгыз?


– Алай гына мулла кызында да була инде, ди­ләрме әле? Казан федераль университетында, педуниверситетта да эшләгән кеше буларак, әйтә алам: алар­да – бөтенләй башка дөнья, бу инде тикше­рүчеләр килгән­дә генә барлыкка килгән мохит түгел. Чисталык, әдәп ягына да, шәкертләр белән остаз­ларның мөгамәләсенә дә исең китәрлек! Дөнья вак­лыкларыннан арынып торыйм дисәң, менә шушындый мохиткә эләгергә ки­рәк. Ихласлык ягыннан кукмаралылар бигрәк тә аерылып тора. Инде кимче­лекләргә кил­гәндә, алар нигездә эчтә­леккә кагылышлы, сәгатьләр санының туры килмәве яки әлеге семестрда теге яисә бу фән­нең укытылмавы, төшеп калуы... Мәдрәсәләрне болай да даими рәвештә Мәга­риф министрлыгыннан тикшереп торалар. Шундый җит­ди оешмалар тикшереп штрафлар салганчы, без килеп хаталар тапсак, бер­гәләп төзәтсәк, яхшырак бит инде. Миңа калса, дә­рес­лек­ләрнең шактый катлаулы фәнни телдә язылуы да кыенлык тудыра. Әле менә күптән түгел генә мәчет каршындагы курслар, ягъни якшәмбе мәк­тәпләре өчен уку әсбабы чыкты. Гади, аңлаешлы, бернинди дини белеме булмаган кеше дә үзләш­терер­лек мәгълүмат бирә дип кабул иттеләр аны.


– Хәзерге вакытта мәд­рәсәләребездә күпме кеше укый?


– Россия Ислам университетын да кертеп исәп­ләгәндә, мәдрәсәләребездә  көндезге бүлектә 638 кеше белем ала, читтән торып уку бүлегендә – 1351, кичен укучылар – 1974. Әйе, көн­дез укучылар азрак. Ниш­ләп алар аз дип, мәдрәсә җи­тәкчеләрен сү­геп тә торалар. Әмма сан ар­тыннан куып, сыйфат ягын онытырга ярамый. Һәр мәдрәсә үзенчәлекле. Аз санда шә­кертләр чыгарсалар да, дини белемгә ия, менә дигән белгечләр әзерлиләр.


– Кайбер депутатлар, анда бит “икелегә-өч­ле­гә” укучылар гына бара, алардан ни көтмәк кирәк, дип дәгъва белдерә.


– Алай дип әйтмәс идем. Мәдрәсәләрдә ике дөньяви дипломы булганнар да, фән кандидатлары да укып йөри. Күп кенә әфәнде­лә­ребез шуны аңлап бетерми: кошның ике канаты булган кебек, адәм баласы дөньяви белем дә, дини гыйлем дә алырга, дөньяви белем белән генә чикләнмәскә тиеш. Шуңа күрә кичен һәм читтән торып укучыларның берничә мәртәбә артык булуы гаҗәп түгел. Әле дини гыйлем бирүче якшәмбе мәктәпләре бар. Былтыр, мәсәлән, аларда утыз мең­нән артык кеше укыды. Былтыр якшәмбе мәк­тәп­ләрен­дә укытучы­ларның аттестациясе дә үткәрелде. Нәза­рәт аларның белемен дә тикшереп торырга булды. Әлеге өлкәне яхшылап өйрәнәсе бар әле.


– Кызыксынганыгыз бармы: көндезге бүлеккә килү­челәр нигә аз?


– Һөнәри дини белем алу турында сүз йөртәбез икән, иң беренче кыенлык шунда: укып бетергәч, эшкә урнашу читен. Икенчедән, халыкка дини гыйлем алу­ның әһә­миятен аңлату җит­ми. Өчен­чедән, дини даи­рәдәге ке­шеләр яшәе­ше, үз-үзен тотышы белән үрнәк булып торса, халык дингә ныграк тартылыр иде.


– Әле монда имамнарыбыз тел остасы булсын иде дигән теләк-таләпне дә өс­тәргә кирәктер. Әгәр хәзрәт гади генә сүзне дә бозып әйтә, телебезне ­ва­­тып-сын­дырып, әйтик, “хөсетчеләр“ дип сөйли икән, мондый хәл аны һич  бизәми.


– Бу инде имамнар проб­лемасы гына түгел. Минем­чә, тел белмәү яки бозып сөйләү – җәмгыя­те­без проблемасы ул. Югыйсә бездә – РИУда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы да оештырылды. Шу­ңа карамастан, кеше гаи­ләдә авыз тутырып әти-әнисе бе­лән туган телебездә сөйлә­шеп, ара­лашып үсми, матур әдә­бият укымый икән, аның матур итеп татарча вәгазь сөй­ли алачагы икеле. Тәр­җемә итеп сөйләгән кеше­дән матур, йөгерек сөйләм, су­рәтле фикерләү көтү мөм­кин түгел! Вәгазь бит әле ул чын күңелдән булырга, йөрәктән чыгарга тиеш. Җөмлә төзеп маташкан кешенең нотыгы, табигый, ясалмарак килеп чыга.


– Татарстанда үрнәк алырлык нинди вә­газьчеләр ­бар?


– Миңа бик күп кеше белән аралашырга туры килә. Күпләр Рамил хәзрәт Юнысовның, Йосыф хәзрәт Дәүләтшиннең вәгазьләрен бик рәхәтләнеп тыңлаганын әйтә. Гаҗәп тә түгел: саф татар телендә, гади, аңлаеш­лы! Кеше матур, сурәтле итеп, хәзерге тормыштан, заманга бәйле мисаллар китереп сөйли белсә, әлбәттә, башкаларны җәлеп итә.


– Бәлкем мәсьәләне шул рәвешле куяргадыр: икенче белем итеп дини гыйлем алырга кирәк. Әй­тик, яшьләр берьюлы мәд­рәсәдә дә, мәктәптә, училищеда яки вузда да укый ала ич.


– Чынлап та, шулай. Әле менә без берничә көн элек кенә Буа мәдрәсәсен тикшереп кайттык. Быел анда көндезге бүлеккә 13 шәкерт кергән. Аларның көн тәр­тибе шундый: балалар, ир­тән торгач, намазларын укып, иртәнге аш ашыйлар да дөньяви белем алырга китәләр. Медицина һәм ветеринария училищесында белем алалар. Шуннан кайткач, бераз ял итеп, тукланалар да дини гыйлем алуга керешәләр. Шушылай дөнь­я­ви белем дә, дини гыйлем дә алалар. Әти-әнинең дә бала өчен җаны тыныч, чөнки менә дигән остазлар, тәр­биячеләр бар. Намазын да укыйлар, Коръән дә өй­рәнәләр – менә дигән мөм­кинлекләр тудырылган. Бәл­кем моны бүтән ата-аналар белеп бетермидер. Интернет һәм башка вәс­вәсәләр тулып яткан бу заманда ба­лаңның дөньяви һәм дини белем алуын, дөньяга ярак­лашкан кеше булып җи­тешүен телисең икән, бу – бик яхшы вариант. Билгеле, бу яшьләрдән шактый зур тырышлык, үҗәтлек таләп итә. Тегесендә дә, монысында да зачет-имтиханнар бар. Әмма дингә якын булгангамы, шә­кертләр яхшы гына уңыш­ларга ирешә. Әнә Ислам дине кабул ите­лү­нең мең еллыгы исемен­дәге мәдрәсә шәкертләре икенче белгечлек итеп умартачы һөнәре үзләш­терә. “Мөхәм­мәдия” мәдрә­сә­сендә укучы кыз­ларның тегүчелек һө­нәре үзләш­терүе начармыни?! Сер тү­гел, мәдрә­сә­ләргә беренче чиратта имамнар әзерләү таләбе куела. Шул ук вакытта дини гыйлем алырга теләгән кызлар барыбер укырга керә, укый, укыячак. Гаиләдә бала тәрбияләү өчен дә бик мө­һим бу. Алар бит әле мәчет каршындагы курсларда, мәдрәсәләрдә сабак бирә.


– Чит илләрдә укып кайткан белгечләр мәд­рә­сә­ләребездә сабак би­рә алсын өчен, Мәс­кәүгә барып, дипломнарын Рос­сия таләп­ләренә тиң­ләш­терү мәсьә­ләсе дә бар бит әле.


– Әйе, РФ Мәгарифкә күзәтчелек итү департа­мен­тының таләбе бу. Аның дип­ломы расланырга, рәсми тел белән әйткәндә, нострификация үтәргә тиеш. Шуңа күрә ул мөгаллимнәр, РИУга укырга кереп, югары белем алып чыга. Әле Болгар Ислам академиясе алдында да шушы ук мәсьәлә килеп басачак. Лицензия алу өчен аңа да чит илләрдән килгән галим­нәрнең дипломнарын без­нең таләпләргә тиң­дәй­ләш­терергә туры килә­чәк. Укыту  башланганчы ук без алар­ның документларын Мәс­кәүгә җибәрергә тиеш. Мәд­рәсә булсынмы, бакалавриат, магистратура юнә­леш­ләре ачылсынмы, хәзер уку йортларына бик зур та­ләпләр куела.


– Хәзер бөтен мәдрә­сәләр ­дә бер үк төрле дә­реслекләрдән укытамы?


– Шушы стандарт кабул ителгәндә, мөфти хәзрәт һәм голәмәләр шурасы тарафыннан дәреслекләр исемлеге расланды. Диния нәзарәте тарафыннан мәд­рәсәләргә әлеге китаплар кайтартылды. Һәрхәлдә көн­дезге бү­лектә укучыларга җитә, ул дәрес­лекләрнең интернетта электрон вариантлары да бар. Ялгышмасам, әлегә ике фәннән генә дәреслек чыгып бетмәгән. Берсе аның – мантыйк, икенчесе – фәнни эшне башкару тәртип-таләп­ләре.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 51, 11.04.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр