ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 21.05.2019/

“Вакытында килгәнсез”


Иҗат ит,  фикереңне белдер, татарча  кыю итеп яз! Өченче ел рәттән уздырылучы “Каурый каләм”дә  татарча яза белә, фикер йөртә торган балаларның иҗаты барлана. Кичә быелгы бәйгегә йомгак ясалды. Ул беренче тапкыр Ф.Әгъзамов исемендәге  аудиториядә узды. 

4-1
“Милли кадрларны әзер­ләү­нең әһәмияте зур. Менә шундый иләк­ләр аша, ягъни  төрле конкурслар аша гына узгач, сыйфат турында сөйләшергә мөмкин”, – диде Казан федераль университеты профессоры Васил Гарифуллин. Аның татар журна­лис­ти­касының үсешен, яшь кадрларга укырга мөмкинлек бирә торган чараларны барлавы да юкка түгел. Беренче курста укучы татар сту­дентларының ТНВ гранты һәм хөкүмәт гранты аша бушлай укулары турында да әйтте  ул. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе ди­рек­торы Илшат Әминов  киләчәктә “Каурый каләм” бәйгесен мең кешелек залда зур тантана итеп үткәрүне теләде. Татарча фикер йөртүче,   татарча яза торган балалар кирәк, диде ул,  бигрәк тә “Шаян ТВ” каналының эш­чәнлеген күз­дә  тотып. Анда эш­ләргә кадрлар кирәк булачагын да әйтте. Татарстан Журналистлар берлеге рәисе  Илшат Әминов ки­ләчәктә журналистлар әзерләү өчен  бюджет урыннары  булачагына да ышаныч белдерде.


“Каурый каләм” бәйгесен оештыручылар арасында “Ватаным Татарстан” газетасы да бар. “Бүген Тукай бәйрәме көнендә шундый чара уздырылу – үзе бер куанычлы хәл.  Киләчәктә сезне телевизор экраннарыннан күрергә, радиодулкыннардан ишетергә, матбугатта язмаларыгызны күрергә язсын дигән теләктә калам”, – диде газетаның баш мөхәррир урынбасары Фәния Әхмәтҗанова.


Җиңүчеләрне котлаучылар арасында “Матбугат.ру” порталы җитәкчесе  Данил Сәфәров та бар иде. Ул бәйгедә катнашучыларны: “Сез журналистикага нәкъ вакытында килгәнсез. Хәзер төрле газеталар, сайтлар, ютуб каналлар эшли. Ә безне практикага җи­бәргәндә өч басма бар иде. Берсе – “Ватаным Татарстан”, икенчесе  – “Мәгъри­фәт”,  өчен­чесе – “Мехчы”, – диде ул,  үт­кән­нәрне искә алып. – Заманча мәгълүмат чара­ларының  һәр­берсе­нең нигезенә журналистик белем салынган. Шул ук жанрлар, алымнар кулланыла”.


 Кунаклар  җиңүчеләргә дип­ломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Гран-прины Арча кызы  Талия Төхфәтуллина яулады. Публицистика номинациясендә –  Айгөл Шәрәфетдинова (Чүпрәле),  Рүзәл Шәрипов (Арча) һәм Аделина Хисамова (Казан), журналистика номинациясендә  Ләйсән Мусина (Саба), Лилия Низамова (Кукмара), Айназ Сөләйманова  (Аксубай) җи­ңүгә лаек булдылар.


Тантаналы чарадан соң КФУ­ның “Универ тв” теле­компа­ния­сенең эшчәнлеге белән таныштылар. Аннан,  дәррәү кузгалып,  Туган тел  бәй­рәменә юл алдылар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 62, 27.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!