ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

Ничек инде чит итәсең?!

 

Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүче Зөлфия һәм Руслан Сәйдәшевләр гаиләсен бик күпләргә үрнәк итеп куярлык. Көчле рухлылар алар. Авырсалар да, күңелләрен төшереп, “без авырыйбыз”, дип түгел, “яшибез!” дип яшиләр.

17-2  
“Илдусны үзем таптым”

Зөлфиянең әнисе Мәүлия апа Чиләбедә туып үскән. Әбиләре шушы авылныкы булган. Әмма алар читкә чыгып китеп, гаилә корган. Язмыш Мәүлия апаны 1982 елда әти-әнисенең туган җиренә кайтара.


–  Әниемнең сеңлесен кү­рер­гә кайткан идем. Нөнәгәрдә ике атна тордым. Шул вакыт эчендә Илдус белән очрашып йөрдек. Әле ул чакта Чиләбедә йөргән егетем дә бар иде. Ялым беткәч, кире китеп бардым. Әмма Илдус ошатып калган, күрәсең, озакламый артымнан килеп тә җитте. Эшне озакка сузмады, үзе белән алып кайтып китте, – дип искә ала Мәүлия апа. –  Кызганыч, иремнең гомере кыска булды. Атларыбыз бар иде. Үзебезнеке колынламагач, берәүләрдән сатып алдык. Шул колын уйнаклап китеп, иремә типкән. Күкрәк турына туры килгән. 5 ай авырып йөрде дә, 48 яшендә өч бала белән калдырып, үлеп китте. Миңа әле 44 яшь тә тулмаган иде. Ул чакта яңадан тормыш кору турында уйлап та карамадым. Ничек тә балаларымны аякка бас­тырырга иде дип яшәдем. Безнең туйга кайтып, монда кияүгә чыгып калган ике туган сеңлем Сәхия гел ярдәм итеп торды. Нинди генә авырлык килсә дә, бергә күтәрдек, шат­лык­ларыбыз уртак булды.


Мәүлия апа Зөлфиясен авырдан тапкан. Әмма шушы баласына рәхмәтен укып бетерә алмый.
– Бик тыныч, каршы әйтә белми торган бала ул. Ярдәмчел дә үзе.  Туганда ук сәламәтлегенә зыян килгән иде. Сөйләшүе авыр булды. Башка балалар кебек авыл мәктәбендә дә укый алмады. Без аны Кукмара районындагы Мәчкәрә мәктәбенә йөрттек. Кимчелеге булгач, кимсетүчесе табыла иде. Шунда укыганда бер кыз бәгыренә үтте инде. Әле дә исенә төшереп куя, – ди Мәүлия апа. – Авыру булса да, спортны яратты. Кул көрәше белән шө­гыльләнә башлады. Төрле шә­һәр­ләргә ярышка йөрде. Әнә шул бер сәфәрендә булачак ире белән танышкан иде инде.

Икесенә – бер әни

Зөлфиянең бик тә кияүгә чыгасы килә. Кайчак ул үзенең башкалар төсле булмавыннан читенсенеп, әнисенә, ник мине алып кайттыгыз, дип тә әйткәли. Авылда берәр кыз кияүгә чыкса, бала алып кайтса, елый торган була. Аның да бик тә бәби сөясе килә. Мәүлия апа кызының парлы, бәхетле булуын бик тә тели. Догалар кыла. Аллаһы Тәгалә ананың ялваруын ишетә.


 Руслан – Чирмешән районы егете. Кырда эшләгәндә комбайн ургычына эләгеп, бер аягын югалта. Әти-әнисе дә күптән вафат булган, үзе генә яшәгән. Зөлфияне эзләп Балтачка килә ул.


– Руслан килеп керүгә, сезгә “әни” дип дәшим әле, диде. Туктале, җаным, ашыкма, дим. Әмма ул бер күрүдә шулай дип эндәшә дә башлады. Булачак кияү кызым янына өч тапкыр килгәч, дүртенчесендә ара ерак, әйдә никах кына  укытыйк инде, дидем. Руслан бездә яшәп калды, –  дип сөйли Мәүлия апа. – Аның әйбәтлеген әйтеп бетереп булмый. Әле дә “әни” дип өзелеп тора.  Андый кешене ничекләр итеп, чит күреп булсын ди? Бергә-бергә рәхәтләнеп яшибез. Бу балалар минем бәхетемә туганнар, дип сөенәм. Кызымның балага узуы безнең өчен зур шатлык булды.  Быел оныгыбыз Салават беренче сыйныфка укырга бара. Кызлары Алсуга ике яшь тулды. Шул сабыйларга сөенеп яшибез. Кызыма никах килеште, Аллага шөкер. Кайчандыр, сү­земне аңламыйлар, дип елап кайта иде. Хәзер инде алай зарланмый. Ире дә ярты сүздән аңлый үзен. Киявем эшләп йөри. Безнең авылга тиз ияләнде. Кода-кодагыем бик яхшы тәрбия биргән үзенә. “Хәерле иртә” дип исәнләшүенә дә гаҗәпләнә идек элек. Бездә андый сүзләр әйтү юк бит инде ул.


Русланның үзе белән дә сөйләштек.

– Бик тә рәхәт яшибез. Әле менә хатыным Салават концертына киткән иде. Ял итә. Ә мин балаларны мунча кертеп йөр­дем. Бер-беребезне тулыландырып яшибез. Чиләгенә күрә капкачы инде. Зөлфияне бик яратам. Ике бала бүләк итеп, бәхетле әти итте. Әнигә дә чиксез рәхмәт! Әгәр ул булмаса, кыен булыр иде. Безгә зур терәк ул. Балаларны да үстерешә, төпле киңәш­ләрен бирә, – ди ул.


Иң мөһиме  яшьләр бәхет­ләрен табарга, матур тормыш башларга соңга калмаган. Бер-берләрен ничек бар, шулай кабул итеп, яратып яшәүләре аларны тагын да көчле итә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 64, 01.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр