ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 21.05.2019/

“Яхшы тормыш күрмәгән кешегә ирек кирәк түгел”

 

Татарстанның җәзаларны үтәтү инспекциясенә 100 ел тула. Анда җаваплылыкка тартылган, әмма ирегеннән мәхрүм ителмәгән җинаять кылучылар исәптә тора. Инспекциянең районнарда 13 филиалы эшли. Оешма җитәкчесе Ринат Рәшит улы Шәймурзин белән аларның эшчәнлеге турында әңгәмә кордык.

3-1

– Ринат Рәшитович, сезнең оешмада исәптә торучыларга нинди шартлар куела?

 
– Ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителгән ке­шеләрнең барысы да безнең оешмада исәптә тора. Күп кенә тәртип бозучылар эшләү хокукыннан мәх­рүм ителә. 14 яшькәчә балалары булган хатын-кыз­ларга төр­мәдә түгел, өй арестында булу мөм­кин­леге бирелә. Андыйларның кулына браслет тагыла. Бу да җиңел әйбер түгел инде. Һәрдаим күзәтү астында яшәү, урамга чыга алмау, кешеләр белән аралашмау кайбер кеше­ләрне күп нәрсәгә өйрәтә.

 
– Дөрес юлга эләк­мә­гәнен аңлап, тормышын үзгәртүче яки, киресенчә, мөмкинлек биреп тә, яхшылыкны аңламаучылар бармы?

 
– 2016 елда Марина исемле ханым 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ул Казанның зур сәүдә үзәкләрендә кешеләрне талап йөргән. Якынрак килеп басып, сумкаларыннан банк карталарын алган. Акча янчыкларын да эләктер­гән. Бик күп кешегә зыян салган. Баласына 3 яшь тулмауны исәпкә алып, ире­геннән шартлы рәвештә мәхрүм ителде. Беренче генә хөкем ителүе иде. Марина үзенең начар гамәлен аңлады. Эшкә урнашты. Ире белән яши. Гаиләсендә тынычлык. Баласы бакчага йөри. Чиста ки­ен­дерә, кызы белән шөгыль­ләнә. Күптән түгел ипотекага бүлмә алган. Эшендә хез­мәттәшләре дә мактап кына торалар. Хөкем ител­гәннәрне кон­трольдә тотучы оешмалар күп. Балигъ булмаганнар эшләре буенча да тикшереп торалар. Ә ме­нә аң­ламаган кешене үз­гәртергә тырышудан мәгънә юк. Ирина исемлесе исәптә торган вакытта тәртип бозды. 3 ел да 6 айга хөкем ител­гән иде. Тәр­типсез яшәве, начар бәя­ләмәсе, шуның өстенә үз фатирына кеше­ләрне пропискага кертеп тәртип боза. Хәзер яңа­дан хөкем ителде. Тәртип бозуына алдан хөкем ителгән вакыты да өстәлеп, бу юлы төрмәгә озатыла. Ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителгән кеше­ләрнең билге­ләнеп торып, бер көне генә калса да, киредән срогы өстәлә.


– Түрәләр арасында да өй арестында сак астына алынган кешеләр бар. Алар белән эшләү кыенмы?


– Юк. Киресенчә, алар белән җиңел. Түрәләрнең күбесе – икътисади җинаять кылучылар. Андыйларның яшәү шартлары яхшы, гаи­ләләре бар. Үзләрен ничек тотасын беләләр. Өй аресты биргәнче, кешенең социаль статусына карарга кирәктер, минемчә. Әйтик, күңелен гел начарлыкка корган кешене шартлы рә­вештә хө­кем ителү түгел, төрмә дә куркытмый. Яхшы тормыш күрмәгән ке­ше­гә ирек кирәк түгел. Го­мумән, шартлы рә­вештә хөкем ителгән ке­шеләрнең күбесе эшләми. Моны суд хәл итә. Әгәр юл фаҗигасенә очрап, кеше бәрдерткән икән, бу очракта эшлиләр. Эшләгәч, аларны кон­троль­дә тоту авыр. Хәзер тоткыннар күп белә. Өй арестыннан урамга чыгып йөреп керүне дә сорый. Андыйларга аерым бер урын бил­гелиләр. Кәрәзле телефоннан куллану, интернетка керү, хат алышу, җинаятьтә катышы булган иптәшләре белән аралашу бездә исәптә торучылар өчен тыелган.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 65, 07.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!