ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 72, 22.05.2019/

“Сайлаган юлыбызда бәхетле без”. Гүзәл белән Илдар ничек исем алулары турында сөйләде

 

“Читтән карап торганда, сәхнәдә җырлау җиңел, барысы да менеп җырлар иде кебек. Сәхнә арты тормышы бик авыр. Тик ул авырлыклар тамашачы белән очрашкач онытыла”, – диләр Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов белән Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова. Быел аларның зур сәхнәгә чыгуларына 15 ел тулды.

18-1

– Башкортстан хөкүмәте дә, Татарстан җитәкчелеге дә иҗа­тыгызны югары бәяләде. Ә үзе­гез иҗатыгызга нинди бәя бирер идегез?

 
Илдар: Исем бирелгәч тә, чираттагысын алганчы 10 ел үтәргә тиеш. Әле “халык артисты” исе­менә ка­дәр эшлисе дә эшлисе. 15 ел дә­ве­рендә елына 200әр концерт, юл­сыз-газсыз якларга мең­ләгән чакрымнар үтелә. Исем алу җиңел­ләрдән түгел. Дәрә­җәле исем бирү турындагы ка­нунның үз таләпләре бар.

 
Гүзәл: Миңа бирелгән ике исем арасында 10 ел үтте. Без ул исемнәр артыннан йөрмәдек, сорап алмадык. 15 ел иҗатыбыз дә­верендә концертка бер генә тамашачы да мәҗ­бү­риләп кил­мәде. Кайда гына яшәмәсеннәр, тамаша­чы­ның барысы да безне яратып, көтеп ала. Үз тамашачыбызга ат­казан­ган­мы-юкмы икән­лекне дә­лилләп торырга ки­рәкми. Хө­күмәт тарафыннан безне лаеклы дип тапканнар икән, безгә бу шатлык та, җа­вап­лылык та өсти.


– Гүзәл, сез исем алганнан соң, Илсөя Бәдретдинованың “Атказанмаган“ дигән җыры чыкты. Аны җырчының сезгә үпкәләве, көнләшүе дип бәя­ләү­челәр дә булды. Моны үзе­гез ничек кабул иттегез?

 
Гүзәл: Илсөя миңа шалтыратты, икебез дә бу хәлгә көлеп карадык. Бу – бер-беренә бәйле, алдан сөйләшенгән нәрсә дә түгел. Ил­сөя: “Бу җырны күптән әзерләгән идем, шулай туры килде, исем алган көнеңдә ул да дөнья күрде“, – диде. Ике иҗат кешесен бер-бер­сенә каршы куярга омтылу кирәк­ми дип саныйм.


– Җырчы һөнәренә җитди карамаучылар күп, ләкин бу хез­мәтнең авырлыгын үзегез генә беләсез. Концертлар әзер­ләү, юл, көндәшлек... Күңел тө­шен­келегенә би­рел­гән вакытларыгыз буламы?

 
Гүзәл: Әйе, читтән карап торганда, сәхнәдә җырлау җиңел, барысы да менеп җырлар иде кебек. Ләкин моңа теләк кенә җитми. Сәхнә арты тормышы бик авыр. Тик ул авырлыклар тамашачы белән очрашкач онытыла. Без – халыкныкы инде. Башка тормышны сайлый алмыйбыз. Мин, мәсәлән, өйдә утыра алмыйм, аның ни икәнен күз алдына да китермим! Миңа, иртәгә җыр яздырасы, монда барасы, тегендә катнашасы, дип яшәү кызык. Тормыш ярты елга алдан планлаштырылып куела. Әл­бәттә, без сәхнә авырлыкларын тамашачыга сөй­ләр­гә тиеш түгел. Бу – үзебез сайлаган юл. Без үз юлыбызда бәхетле. Мин концерттан соң тамашачы белән фотога төшәргә дә теләп чыгам! Ничек инде аларга: “Мин чыкмыйм, кайтып китегез“, – дип әй­тәсең?!
Илдар: Гүзәл концерттан соң биеп керә дә, берәр ятар урын булса, шунда хәл җыеп, халык янына чыга. Ул тамашачы белән аралашуны көтеп ала.


– Сез популяр җыр­чылар буларак рекламага мох­таҗ­мы?

 
Илдар: Реклама теләсә кем­гә, теләсә нинди әйбергә ки­рәк. Рек­лама дигәндә, һәрвакыт кү­ренеп тору, каядыр ишетелү дә күздә тотыла. Дөньякүләм танылган брендларны гел рекламалап торалар бит. Берәр җырчы: “Миңа реклама ки­рәкми!“ – ди икән, ди­мәк, аның борыны күккә тигән дигән сүз.


– Киң таралган кү­ренеш: кайбер районнарда җитәкче­ләр, фә­лән кадәр билетны калдырыгыз, дип тамашага бушка килеп утыра. Сез мондый кү­ре­нешкә ничек карыйсыз?


Илдар: Мин килешеп бетмим. Дөрес түгел инде ул.


Гүзәл: Без бу очракны да 15 ел өйрәндек. Гадәттә, өстәмә урын­дык­лар куярга сорыйбыз. Мөмкин­лек булса, халык шул рәвешле дә карар иде, дибез. Әйе, җитәк­че­лекне артист үзе чакырса, ул аның танышы булса, 2-4 урын бирергә була әле. Кайбер шәһәр-район­нар­да 40ар урын калдыралар. Шуннан кеше өс­те-өстенә килә, түләгәне утырып карый алмый. Бу – четерекле мәсь­әлә, бар җирдә дә алай түгел, билгеле.


– Гүзәл, сез – үз-үзегезгә та­ләп­чән хатын-кыз. Бу гаи­ләдән ки­ләме яки тормыш үзе өйрәт­теме?


Гүзәл: Мин – гади гаиләдә туып үскән кеше. Җиңел генә яшә­мәдек. Укырга кергәндә дә зур конкурслар аша кердек. Бер урынга 30ар кеше дәгъва кыла иде. Үз-үзеңә таләпчән булмыйча мөм­кин булмагандыр! Әти-әни­ләр, Пермь­гә җибәрәбез, дип торганда, мин алардан Казанга китәргә рөхсәт сорадым. Ышанып җибәрделәр. Алар­ның йөзенә кызыллык китер­мәс өчен дә тырыштым. Беренче елларда үз җыр­ларымны тыңлый алмадым. Ра­дио­дан ишетсәм дә, “сүн­дерегез“, ди идем, чөнки ошамады. Беренче альбомыма 13 җыр керде. Аны бик тырышып әзер­ләдем. “Ник ай саен альбом чыгармыйсыз?“ – дигәннәргә, ми­ңа сыйфат ягы мө­һимрәк, ди идем. Нинди эш эш­ләсәм дә, үз ал­дыма югары таләп­ләр куям. Ул тәр­биядән дә шулай килә.


– Халык белән артист арасында хәзер чик юк диярлек. Шул ук социаль челтәрләрне генә алыйк. Элек сәхнә кеше­ләренә хөрмәт күбрәк, аларны зурлау бар иде кебек. Сез­нең­чә, мондый чик югалу дө­ресме?


Гүзәл: Дөрес әйтәсез. Кеч­кенә чакта үзем дә, нинди артист килсә дә, аларның концертларына яратып йөри, аларны фә­рештәгә тиң күрә идем. Ул вакытта артистларга карата хөрмәт зуррак булгандыр. Бу дөрес тә. Артистка хөрмәт булырга тиеш, чөнки ул тамашачыны тәр­бияли. Ә хәзер, артист белән халык арасында чик югалуның, бер яктан, яхшы ягы да, икенче карасаң, начар ягы да бар. Ләкин моны үзгәртеп булмый. Бу – заман таләбе. Социаль челтәрләрдә яман сүзләр язудан файда юк. Тамашачы болай итеп зәвыгын гына киметә. Ул сүзләрне балалар да кереп укый бит әле, моны исәпкә алу юк. Татарлар – тыйнак, динле халык. Минемчә, безгә килешеп бетми бу. Бер-бе­ре­безгә карата мәрхәмәтлерәк булсак иде.


– Мәскәүдә узган концертта кызыгыз Эллари да җыр­лады. Аңа “Инстаграм”да Рөс­тәм Миң­неханов та игътибар итте. Сез кызыгызның килә­чәген ничек күзал­лый­сыз? Җырчы булырмы? Балаларыгызны ничек тәр­биялисез, өйдә алар өчен кем баш?


Илдар: Аны без очраклы рәвештә генә җырлатып карадык. Тавышы бар, шулай китте. Хә­зер: “Кызым, әйдә, тагын җыр­лыйсың­мы, теләгең бармы?“ – дигәч, ул: “Әти, миңа бу кирәкми әле. Мин укыйм“, – диде. Безнең Эллари – җитди кеше. Очынып, хыялланып йөрми, диюем. Сыйныфташлары да аның җырла­ганын соңгы мизгелгә кадәр бел­мәде. Гомумән, Эллари­ның җыр­чылар баласы икәнен дә озак вакыт белмәделәр. Миңа кы­зыбызның шундый булуы, фикер­ләве ошый. Эллариның киләчәге турында күптән уйлыйбыз. Ул мәгъ­­лүмати техноло­гияләр юнәлешен үз итә. Бәлки, шул юлдан китәр. Нинди һөнәр сайласалар да, каршы килмәбез.


Гүзәл: Балаларыбыз, кибеткә керсәк тә, артыгын сорамый, үзлә­рен артист балалары дип тә санамый. Тәрбиягә кил­гәндә, аларга чикләүләр юк. Әмма гаиләдә бер кешедән бала куркып торырга тиеш. Берәр ярамаган га­мәл­ләре булса, әтиегезгә әйтәм, дип тәр­биялим. Бездә авторитет – әтие­без. Балаларыбыз бездән дә яхшырак булсыннар, кеше булып калсыннар. Ки­ләчәктә кияүләрем әйбәт, киленем дә шәп булсын!


Илдар: Ул-кызларыбызны ир­­кәләгәнебез юк. Ашарга ри­зык­ла­ры, кияргә киемнәре бар, җи­тә, булганына шөкер, кирәген­нән артык игътибар бирмибез. Әле исемдә, бервакыт Эллари килде дә: “Әти, менә мондый мәсьә­лә чи­шәсе иде, эшли алмыйм“, – ди. Аңа: “Имтиханнар тапшырганда да мин әйтеп торырмынмы?“ – дип аң­латтым. Шуннан соң Эл­лариның яңадан килеп, нидер сораганын күр­гә­нем юк. Әлбәттә, кызыксынып, укытучыларыннан укуы турында сорашып торабыз. Бала­ларыбызның кү­ңеленә салынган инде: кеше буласың ки­ләме – укыйсың. Әле Камиләбез бер көнне укырга теләмим дип елый. Аңа да 10 минут буе укырга ки­рәклеген аңлаттым. Самир көн дә “отжимание“ ясый. Хәзер аңа – 4 яшь, ул 50 тапкыр “отжимание“ ясый ала. Малай кешегә спорт белән шө­гыльләнү кирәк. Балаларга кеч­кенә чактан ук зурларга караган кебек карау дөрестер, минемчә.


– Хәзер кыска гомерле җыр­­лар китте. Күбесен, бер ишетү белән, онытасың. Ә сезнең элек җырлаган җырлар да телдән төшми. Күптән түгел Айдар Галимов белән “Җыр­лыйм туган якта“ дигән җырга да яңа сулыш өр­дегез...


Гүзәл: Беренчедән, ул буынга бәйле. Сәхнәгә чыккан беренче елларда концертларыбызга кил­гән кешеләр безнең белән бергә үсте. Хәзер инде алар балалары белән тамашаларыбызга йөри, алар безне тыңлый. Үзем дә элеккеге җыр­ларны оныта алмыйм. Әти-әни­ләребез баянга кушылып җыр­ла­ган җыр­лар­ны мин яттан беләм. Аларны заманча аранжировкага салсак та, матур яңгы­раячак. Айдар абый Галимов белән “Җырлыйм туган якта“ җырын да шул сәбәпле чыгардык. Ул, бәлки, онытылган да булыр иде. Аны хәзер хәтта яшьләр дә яратып кабул итте.


– “Любили“ дип аталган урысча җыр да, аңа клип та чыгардыгыз бит әле. Анысы нинди максаттан яздырылды?


Гүзәл: Миңа социаль чел­тәрдә, видеоклип астында бе­рәү: “Гүзәл Уразованы югалтырбызмы инде? Урыс эстрадасына китәр­ме?“ – дигән. Мин: “Кем көтә анда безне?“ – дип җавап яздым. Без­нең концертларга төрле мил­ләт ке­ше­ләре килә бит. Репертуарда төрле җырлар булырга тиеш дип уйлыйм.


– Бүгенге эстраданың төп проблемасы нәрсәдә дип уйлыйсыз?


Илдар: Эстраданың начар йогынтысы булмасын, шул гына. Балаларга тәэсире, тәрбияви ягы гына борчый. Ә болай, кем ни тели, шуны эшли инде, кем кемне тыңларга тели, шуны тыңлый.


– Гүзәл Уразова үз музыка мәк­тәбен булдырырга тели, ди­гән сүзләр дә булды. Бу – хыял гынамы, әллә нидер эшли дә башладыгызмы?


Гүзәл: Мәскәү дә бит бер көн эчендә генә төзелмәгән. Теләк булу – бер нәрсә. Бу эш тә бер көн эчендә башкарып чыга торганнардан түгел. Мин моңа җитди карыйм. Булса – яхшы булсын. Кеч­кенә адымнар белән моңа килә­без. Озак та үтмәс, барып чыгар, дип ышанам.


– Гүзәл, сез бит журналист булырга теләгәнсез. Кайсы матбугат чарасында бүген үк эшли алыр идегез?


Гүзәл: Мин теле­ви­де­ниедә алып баручы яки журнал мөхәр­рире була алыр идем. Язу хыялы минем күңелдә яши. Өч китабыбызны чыгардым. Соңгысын ике телдә эшләдек.


– Журналистлар сезгә бир­гән иң сәер сорауны әйтә аласызмы?


Гүзәл: “Кайчан бишенче бала алып кайтасыз?“ Дүр­тенчене дә түгел, бишенчене!


Илдар: Күп журналистлар кайдан ничек “чәнчеп“ алыйм икән, сенсация ясыйм дигән ният белән килә. Алар үзләренә шулай исем булдырмакчы. Сәләтле бул син, әмма пычрак, “сары“ сораулар белән дәрәҗәңне төшермә. Ми­немчә, мәгънәле, кызыклы итеп язып та, журналист үзенә исем ясый ала. Журналист һөнә­рен мин хөрмәт итәм, әмма әхлакый кысадан чыгып, тик­шерелмәгән мәгъ­лүматтан сенсация ясарга тырышулары борчый.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 09.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!