ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 70, 22.05.2018/

Кыерсытылганның догасы кабул була

 

Ул, бүлмәгә килеп кергәч үк,  сүзне үгет-нәсыйхәттән башлады. “Кеше ике өлештән тора. Беренчесе – тән, аның ихтыяҗларын көн дә канәгатьләндерәбез – ашыйбыз, эчәбез, ял итәбез. Икенчесе – җан. Моны күп кеше аңлап кына бетерми. Җанын баетмаган кеше ырым-шырымнарга, күрәзәчеләргә ышана башлый. Тамакны гына түгел, җанны да һәрдаим туендырып торырга кирәк, юкса, тынычлык таба алмаячаксың”.

i1

Редакциягә дин әһеле килгән дип уйласагыз, ялгышасыз. Аны якыннан белмәгән кеше “сәер адәм” дип атарга мөмкин. Хәер, сәер булмаса, дистә еллар буе төзәтү колонияләрендәге тоткыннар янына йөрмәс, ябылудан чыкканнарны эшле итү белән шөгыльләнмәс иде. Нәкъ шулар өчен ачылган коммерцияле тер­нәк­ләндерү һәм адаптация үзәген җитәкли Азат Гайнетдинов. Бүген сүзебез аның ни сәбәпле дин юлына кереп китүе турында.

 
– Саташып йөргән чаклар булды, – ди ул. – 1990 елларның азагы иде. Авылда туып үстем. Тормышлар мактанырлык түгел, әти-әнинең хезмәт хакы аз. Ул елларда Көнбатыштан кергән видеолар пәйда булды. Матур кием­нәр, кыйммәтле машиналар, дискотекалар – барысы да акылдан шаштырырдай, кызыктыра. Лә­кин тышкы кабык кына шулай ял­тырый, эченә керсәң, бушлык иде анда. Кемдер тиз генә баеп китте. Урамда дусларның да төрлесен очратасың. Бер дус килде дә: “Әнине кыйнадылар, булыш әле!” – диде. Үз әниемне күз алдына китердем. Хәзер дә әти-әнидән якын кешем юк. Бардык та ки­рәкләрен бирдек... Мине 12 елга утыртып куйдылар. Судта, акчабызны да алдылар, дип яла яктылар. Шуңа срок зур булды. Миңа 19 яшь иде. Ул көннәрдә ниләр кичергәнне үзем генә беләм. Хәзер инде, дингә килгәч, Аллаһы Тәгалә шул михнәтләрне күрсәт­мәсә, бүгенге эшемә алынмас идем, дим. Аны дипломлы белгеч тә, төрмәдә утырмаган кеше дә, полиция хезмәткәре дә булдыра алмас иде. Төрмәдә бөтенләй башка тормыш: тоткыннарның – үз законнары, аңлаулары. Баштарак,  килешергә кирәктер инде, язмышым шушыдыр, дидем.

 
– Дусларыгызны гаепләргә, үзегезне акларга тырышкан чаклар булдымы?


– Әти-әни безгә шундый тәрбия бирде: үзең кылган өчен үзең җавап бирәсең. Ярый әле, иптәшләремне сатмадым, дип тынычланырга тырышсам да, 12 ел срок эчтән кимерә, ашый инде ул. Бер ел үтеп китә, икенче ел, иректән хәбәрләр килә. Кемдер укуын тәмамлаган, гаилә корган, баласы туган. Ә син ябылуда, ирексез. Үкендерә...


– Мәчеткә нинди юллар китерде?


– Әти ягыннан да, әни ягыннан да дәү әниләр намазда иде. Шуны күреп үстем. Камерада утырганда бер таҗик: “Аллага ышана­сың­мы?” – дип сорады. “Әйе”, – дидем. 1993 елда авылда мәчет тө­зе­деләр, гает намазына йөри идек. Күңелдә нидер булган бит инде. Таҗик миңа ике сүрә өйрәтте, төрмәдә мәчет  тә бар, диде.  Мәчеткә кергәч, эчтәге янулар басыла, рәхәт булып китә. Андагы егетләрнең күз карашы да башка. Отрядка чыгасың, тагын бүтән дөнья: үтерүчеләр, көчләү­челәр, караклар, кемнәр генә юк... Усал йөзләр... Бүреләр өе­рен­дә исән калу өчен, бүре булырга тиешсең. Мәчеттә – икенче, туганлык дигән нәрсә сизелә. Иректән Касыйм бабай килеп йөри иде. Ул  шуграк яшь егет­ләрне үзе янына туплады да ычкындырмады. Аны сагынып көтеп тордык. Һәрберебезгә берәр конфет өләшә иде. Диния нәзарә­теннән хәзрәтләр дә килгәләде. Югалган Сөләйман Зарипов кебек вәгазь сөйләгән башка кешене күргәнем юк. Татарча да, русчалап та, үтемле итеп сөйли иде. Шунда ураза тотарга, намаз укырга өйрәндем. Китаплар күп укыдым, эчмәдем, тартмадым, спорт белән шөгыльләндем. Кыскасы, бар да әйбәт кебек, тик юк ирек.  Әйбәт кешеләр анда да бар. Балыкчы балыкчыны ерактан таный, диләр бит. Промзонага эшкә чыктым. Шөкер, иреккә дә вакытыннан алда чыга алдым.


– “Күктау” дигән татарча фильм караган идем. Юл һәлакәте ясап, төрмәдә утырып чыккан ир-атның, иректә якыннары тарафыннан кире кагылгач: “Күңелем тулы изгелек бит минем, кемгә бирим?” – дип сыкранып утырганы йөрәкне әрнетте... 


– Касыйм абыйлар белән очрашкач, дингә кереп киткәч, мин инде бөтен нәрсәне дә башкача кабул итә башладым. Өйдә якыннарым көтә иде. Диндә икәнемне аңлагач, дуслар, әкренләп, читләште.  “Синең кем икәнеңне беләбез бит инде”, – дип арттан кычкырып калучыларга сүз әйтмәдем, акланмадым.  Әти-әни дә, миннән күреп, намазга басты. Гаиләмдә дә шундый мохит, балаларым да – шушы юлда.  Мәдрәсә бетердем, Ислам университетын  өченче курстан соң ташларга туры килде. Быел төзелеш һәм архитектура  университетын тәмамлыйм. Ничек барына да өлгерәсең, диләр. Бу сорауга җавапны Коръәннән таптым. Аллаһы Тәгалә җеннәрне һәм кешеләрне үзенә табынсыннар өчен яраткан. Табыну дигән­дә, тулы канлы тормыш күздә тотыла. Тәһарәт алып, йокларга яту, бисмилла әйтеп, хәләл ризык ашау, хатының белән тату яшәү, күршеләр белән дуслык, ата-анаңның хәлен белешү, кеше рәнҗетмәү, эшеңдә гадел булу да шуңа керә. Төрмәгә эләккәнче, көчсезрәкләрне кыерсыткан чак­лар да булды. Яшь чакта ул хакта уйламыйсың. Ә кыерсытыл­ган­ның догасы кабул була. Кемнедер рәнҗеткәнсең икән, ул сиңа җыелып бара. Аллаһы Тәгалә ми­ңа яшьли үк шуны аңларга мөм­кинлек бирде. Хәзер башкаларга булышып, нәзеремне үтим. Касыйм абыйның, үзе үлгәч тә, игелекле эше югалмады. Аны соңгы юлга озатырга әллә никадәр шәкертләре җыелды. Тәүбә итәргә беркайчан соң түгел.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 61, 27.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!