ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 21.05.2019/

//

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парад башланды 

 

Бу минутларда Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланып китте.

Биредә тантана ачылганчы ук, мәйданда Җиңү парадында катнашучы шәхси состав тезелгән иде. Парад рәсми рәвештә ачылгач, мәйданга Россия, Татарстанның дәүләт әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды.

Бу вакытта Татарстан улларының Ватанны сакларга китүе турында сөйләнде. Республикадан 700 меңләп кешенең сугышка киткәнен, аларның яртысының яу кырында ятып калганы, якташларыбызның 200 меңенең - орден һәм медаль иясе, 250 дән артыгының Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары булуын билгеләп үтелде.

Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланганчы, тантанада катнашучылар Мәскәүдәге Кызыл Мәйданда барган Җиңү парады күренешләрен, РФ Президенты Владимир Путинның Җиңү көне белән котлавын туры эфирдан күзәтте. 

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнаша.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/09/185984/

Бу минутларда Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланып китте.  Биредә тантана ачылганчы ук, мәйданда Җиңү парадында катнашучы шәхси состав тезелгән иде. Парад рәсми рәвештә ачылгач, мәйданга Россия, Татарстанның дәүләт әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды. 

 

Бу вакытта Татарстан улларының Ватанны сакларга китүе турында сөйләнде. Республикадан 700 меңләп кешенең сугышка киткәнен, аларның яртысының яу кырында ятып калганы, якташларыбызның 200 меңенең - орден һәм медаль иясе, 250 дән артыгының Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары булуын билгеләп үтелде. 

 

Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланганчы, тантанада катнашучылар Мәскәүдәге Кызыл Мәйданда барган Җиңү парады күренешләрен, РФ Президенты Владимир Путинның Җиңү көне белән котлавын туры эфирдан күзәтте.  

 

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнаша, дип хәбәр итә "Татар-информ".

 

 

 

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ none, 30.11.2005/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!