ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

“Сөйләр идем, тик ярамый!”

 

“Спартак” – чемпион! Мәскәү командасы якшәмбе көнне үз кырында “Зенит”ны откач, белгечләр әнә шундый нәтиҗә чыгарды. Командаларның тагын җидешәр уен уздырасы бар, ә “Спартак” икенче урындагы ЦСКАдан 10 очкога алда бара. 11нче баскычка төшкән Казан уенчылары исә клуб президентының башына кагылдыртмас өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

5-1

tatar-inform.ru


2008 елда “Рубин”га яңа уенчылар җыелып, чемпионлык турында сүз чыккач, танылган футбол белгече Евгений Ловчев игътибарны җәлеп итәрлек бер җөмлә ычкындарган иде: “Рубин” чемпион булса, башымны кисәргә бирәчәкмен”. Ул елны казаннар алтын отты, Евгений Серафимович, шөкер, әле дә исән-сау. Бу вакыйганы искә алуыбыз юкка түгел. Ник дигәндә, узган атнада Казан мэры, “Рубин” президенты Илсур Метшин әйткән сүзләр дә телдән төшмәде. “Команда Европа Лигасына чыкса, чәчемне пеләшкә алдырам”, – диде Метшин. Илсур Рәис улына да куркасы юк. “Рубин” соңгы җиңүне 6 март көнне яулаган иде. Шуннан бирле инде биш матч дәвамында уңыш елмайганы юк. Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, сүз, әлбәттә, шәһәр башлыгының чәче турында түгел. Метшинның шул рәвешле командага теләктәшлек күрсәтәсе килгәндер. Тәнкыйтьтән башка сүз ишеткәннәре, футболчылар өчен күпме акча түгелгәне телдән төшкән юк бит. Россия футболында елның күңелне иң нык кайтарган команда исеменә дәъва кылучы “Рубин”да да мэрның сүзләрен шулай кабул иткәннәр. “Клуб җитәкчелегенең миңа булган ышанычын югары бәялим һәм рәхмәтлемен. Тренер өчен мондый таяныч бик мөһим, – диде баш тренер Хавьер Грасия «Краснодар”га каршы узасы очрашу алдыннан. – Сүз дә юк, уен нәтиҗәсенә бәйле рәвештә төрле фикерләр яңгырарга мөмкин. Шуңа да тренер буларак үз эшемә җитди карыйм һәм нәтиҗәнең төп күрсәткеч булырга тиешлеген беләм".

 

Нәтиҗә генә юк. Тамашачының да өмете сүнеп бара. “Краснодар”га каршы узган очрашуда “Казан-Арена”га нибары өч мең кеше җыелды. “Татнефть-Арена”да хоккей сезонын ябу тантанасында халык күбрәк иде. “Рубин”ның чираттагы җиңелүе белән тәмамланган уеннан соң футболчылар үзләре дә эшнең нәрсәдә икәнен аңлата алмады. “Тырышабыз, уйныйбыз, өстәмә күнегү уздырабыз, ә җиңеп булмый. Шашар дәрәҗәгә җиттем! Аерым уенчыларны тәнкыйтьләүләре дә ардырды, – ди тамашачы теленнән төшмәгән сакчы Серхио Санчес. – Ялгышуыбызны аңлыйбыз, бик начар хәлгә таруыбызны да беләбез. Күп акча алуыбызны да, шуңа күрә ныграк тырышырга тиешлегебезне дә аңлыйбыз. Тик акча белән генә команда төзеп булмый бит. Вакыт кирәк. Аңлыйм, җиңә алмавыбыз туйдыргандыр. Әмма безгә таяныч кирәк”. Чемпионлык һәм җиңү тәмен татып караган капкачы Сергей Рыжиков та тамашачыдан гафу үтенә. “Соңгы ай ярым эчендәге уеныбыз өчен тамашачылардан гафу үтенәсем килә. Бу чорны ничек тә узарга кирәк. Караңгы төннән соң, һичшиксез, таң атачак. Тамашачылар гына ташламасын, азакка кадәр безнең белән булсын иде. Нилектән шулай килеп чыгуын беребез дә аңламый”, – диде ул чын күңелдән.

 

Хәер, аңлаучылар бар, ахрысы. “Күп нәрсәләр сөйли алыр идем, әмма ярамый. Бу үзе үк күп нәрсәне аңлата”, – ди төрек уенчысы Карадәниз. “Рубин”дагы уенчылардан тамашачы тел-теш тирдермәгән бердәнбер футболчы ул. Әле былтыр көз көне үк Казан командасында элеккеге рух югалганын таныган кеше. Әнә шул вакыттан соң төрек футболчысы уен кырына сирәк чыга башлады. Яңа тренер ветеран уенчыны соңгы 15-20 минутта гына уйната. Карадәниз чыккач, “Рубин”ның уены үзгәрүен барысы да диярлек таный. Ә чираттагы очрашуны ул барыбер запас футболчылар сафында каршы ала. “Мин чын йөрәктән уйный дигәндә нәрсәне күз алдында тотуыгызны аңлап бетермим”, – ди Хави Грасия Карадәниз турында сорагач. Әллә баш тренерга ветеран уенчының абруе комачау итә, әллә ул команданың үткәнен сызып атып, барысын да яңа баштан төземәкче – белгән юк. Аның сүзләренә караганда, гаеплеләрне табарга мөмкин, әмма ул моның белән шөгыльләнмәячәк. “Начар уйнамадык. Тик бәхет тә елмаерга тиеш, – ди Казанга зур җиңүләр яулар өчен килгән испан тренеры. – Эшебез – алдагы очрашуларга әзерләнү. Ә җитәкчелекнең алга таба ышанычы турында берни әйтә алмыйм”. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 57, 18.04.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112