ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 72, 22.05.2019/

“Бу бәйгене көтеп алабыз“


Мамадыш районының Түбән Яке авылы мәктәбендә балаларга белем биргән әтием Мансур Шиһаповны искә алу кичәсе быел алтынчы тапкыр узды. Монысында 40тан артык баладан 80гә якын эш килде.

5-1
Бәйгенең төрле форматлары булды. Соңгы елларда яшь ка­ләм­челәрнең Мансур Шиһапов исе­мендәге республикакүләм иҗади конкурсын уздырабыз. Ул Казан федераль университетының югары журналистика һәм медиа­ком­муникацияләр мәктәбе белән берлектә үткәрелә.


– Бәйгегә килгән язмаларның географиясе елдан-ел зурая. Язмаларда төрле проблемалар кү­тәрелгән. Укучыларның журналист һөнәренә битараф булмаулары күренеп тора, – ди университет мөгаллимәсе Ләйлә Сабирова.
Быел Биектау, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга районнарын­нан, Казаннан, хәтта Башкортстаннан да язмалар, шигырьләр килгән иде.


– Мондый бәйге барлыгын ишеткәч, укучыларым белән бик теләп катнашырга булдык. Бик тә иҗат итәргә яраталар, – ди Ок­тябрьск шәһәреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинә Галиева. Лениногорск районының Сугышлы авылы мәк­тәбе директоры Рәсимә Сабир­җанованың укучылары исә, бәйгедә өченче тапкыр катнашып, ел саен призлы урыннар яулыйлар.


– Быел булырмы икән дип, ел саен көтеп тора башладык. Балалар бик теләп әзерләнә. Яшь иҗатчыларны барлап дөрес эшлисез, – ди ул.
Мамадыш районының Түбән Яке авылы мәктәбе директоры элеккеге хезмәттәшен бары тик җылы сүзләр белән искә алды.


– Мансур абыйның кулыннан килмәгән эш юк иде. Арча пед­училищесы әнә шундый талантлы иткән аны. Балалар да укытты, җырлый да иде, язын-көзен колхозда тракторда, комбайнда эш­ләде. Кыска гына гомерендә сагынып искә алырлык хатирәләр калдырды, – диде ул.


Минем дә әтисез калган көнем искә төште. Язгы каникул вакытында укытучыларны районга җыелышка чакыралар. Әтием юлда кайтканда фаҗигагә тарый: аны трактор таптата. Безгә бик тә кирәк чагында китеп барды ул. Буй җиткән ике кызы, башлангыч сыйныфта укучы улы калды. Әтисез ул көннәрне искә алуга, күзләр яшьләнә. 39 яшендә генә иде бит. Нинди генә эшкә тотынсак та, әти искә төшә. Хәзер аңа бары тик дога гына кирәк икәнен дә аңлыйбыз. Әтиебезнең рухы шат булсын дип, бәйге уздырып, иҗат итүче балаларны барлап, бүләкләр белән дә сөендерәбез.


Туган авылымда узучы бу чара укытучы хезмәтенә хөрмәткә ни­гез­ләнә. Бәйгегә килгән язмаларны укыганда ук укытучы хакында фикер туа. Укучыларының язмалары аның йөзен күрсәтә кебек. Республика күләменә чыккан бу чарада күпме яңа дуслар, танышлар барлыкка килә. Иң мө­һиме, өметле яшьләр күп. Узган ел бәйгедә катнашып призлы урын алган Кече Кирмән авылы кызы Лилия Гыймазова “Сабантуй“ журналында ка­ләм чарлый. Инде сеңлесе Алия дә матур хикәяләр язып җибәргән. Гран-прига лаек булган Гөлинә Фәр­хуллина да шушы авылныкы.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 14.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!