ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

Бер җылы сүз җитә. Паллиатив хез­мәт нәрсә ул?


Адәм баласы нинди генә хәлдә калмый. Исән-имин йөреп торган, сау-сәламәт кеше дә, бер көнне бәхетсезлеккә тарып яки бик каты чирләп, урын өстенә егылырга мөмкин. Тирә-юнебездә авыру балалар үстерүчеләр дә байтак. Аларның һәркайсы матди ярдәмнән тыш, җылы сүз­гә, аралашуга мохтаҗ. Шуларга булышу ниятеннән паллиатив медицина хез­мәте оешты.

7-1

Быел 6 мартта Россия Дәүләт Думасы депутатлары ул законга үзгә­решләр кертеп, паллиатив ярдәм күрсәтү чараларын арттырды. Паллиатив медицина ярдәме дәвага бирешми торган чир белән авыручыларга булышуны күздә тота. Медицинадан тыш, социаль, психологик ярдәм күр­сә­түне дә үз эченә ала ул. Элек андый хезмәт күб­рәк дәвалау оешмаларында, хос­писларда гына күрсә­телсә, хәзер амбулатор шарт­ларда да башкарыла. Паллиатив ярдәмгә ил кү­ләмендә яңа гына игътибар ителә башласа, Татарстан белгечләре ул җәһәттән бай­так тәҗрибә тупларга өлгерде.

 
Иң беренче нәүбәттә, Ан­жела Вавилова исемен­дәге хоспис күз алдына килеп баса. Ул 2015 елда Казанда балалар хосписы буларак ачылды. Аннары олылар өчен аерым бүлек оештыра алдылар. Анда авырулар һәм аларның якыннары өчен бөтен уңайлыклар бул­­дырылган. А.Вавилова исе­мендәге хоспис 35 ке­шегә хезмәт күрсәтә. Эшне 2011 елда сырхауның өе­нә барып ярдәм күрсә­түдән башлыйлар. Хәзер өч бригада атнасына – 478, көнгә 24әр чакыру буенча чыгып китә. Алар карамагында Казан һәм Арча, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче районнары халкы.


– Быел белгечләрне пал­лиатив ярдәмгә өйрәтү буенча грант оттык, – ди хосписның баш табибы Галия Хисамова. – Район үзәк хастаханәләрендә табиб­ларны, фельдшер-акушер­лык пунктларында эшләү­че­ләрне укытабыз. Чаллы, Түбән Кама, Арча, Буа, Яшел Үзән белгечләренә паллиатив хезмәтне оештыру буенча нәрсәләр эшләргә кирәген аңлаттык. Быел тагын алты районга барасы бар. Җирле белгечләрне төрле сораулар кызыксындыра: авыру кешене ничек ашатырга, ничек карарга, авыртуны ничек басарга, норматив документларны ничек тутырырга?.. “Урын-җир хастасының тәне бозылучан, ул чагында ничек дәваларга?” – дип тә сорыйлар. Без махсус материаллар, гельләр кулланабыз. Авыруны ике сәгать саен әйләндереп яткырырга ки­рәк. “Кеше үлгән очракта нишләргә?” – дигән сорауны һәр районда бирәләр. Моргка ярдырырга илтмибез, аларның диагнозы болай да билгеле. Туганна­рының кулына үлем турында белешмә бирәбез. Якыннары, шәригать кануннары буенча яки башка сәбәп­ләрне күрсәтеп, ярдырудан баш тартабыз, дип гариза яза. Якын кешесе булмаганда, мәетне ритуаль хезмәт күрсәтүчеләр җирли, алар белән килешү бар.


Хосписка Лилия Колясова 16 яшьлек улы Руслан белән Минзәлә районыннан килгән. Руслан – Ли­лия­нең икенче улы. Олы малае да тумыштан балалар церебраль параличы белән авырый. Русланның хәле бот сөягенә операция ясатканнан авырая, малай урын-җир хастасына әй­ләнә. Үсмернең операциядән соң бер як үпкәсе ялкынсына. Белгечләр сәбәбен бер якка гына ятканлыктан дип аң­лата. Лилия узган елдан бирле улы белән хастаханә юлын таптый икән. “Хоспис­ка кергәч кенә ару-талчы­гуларым бетте, баламны карарга мондагы хезмәткәр­ләр булыша. Биредә дәва­лыйлар, ашаталар-эчертә­ләр, йокларга урын җайлы, юынып чыгарга мөмкинлек бар, – ди Лилия. – Мондый хоспис Чаллы тирәсендә дә ачылсын иде, дип телим. Нинди генә авырулар юк бит. Хастаханәләрдә йөр­гән­дә төрлесен күрәсең...”


Сәламәтлек саклау ми­нис­трлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече, Республика онкология диспансерының медицина буенча баш табиб урынбасары Илсур Шәймәрданов үткәннәрне барлап, киләчәккә планнар белән дә уртаклашты. Рес­публикада әлеге эш 1993 елда шәһәр онкология диспансеры базасында “ашыгыч ярдәм” хезмәте буларак ачыла. Ул чагында паллиатив ярдәм дигән атама да, эшчәнлекне тасвирлаучы документлар да булмый, тәүге адымнарны энту­зиаст­лар ясый дияргә дә мөмкин. Бер төркем табиб­лардан торган бригада авыр хәлдәге сырхаулар­ның өенә йөри. Белгеч­ләр­нең килүен авырулар гына түгел, туганнары да көтә.


2011 елда федераль закон кабул ителгәч, шәһәр онкология диспансерында өйгә йөреп паллиатив медицина ярдәме күрсәтү бү­леге ачыла. Ул вакытта рес­пуб­лика онкология диспансерында да паллиатив хос­пис эшли. 2013 елда икесен бер­ләштереп, өйгә йө­реп хез­мәт күрсәтү бригадасы төзи­ләр. 2015 елда шундый ук хезмәт – Әлмәт районы зонасында, 2018 елда Чаллыда оешты. Узган ел Түбән Кама үзәк хастаханәсендә паллиатив ярдәм кабинеты ачыла. Аның да өйгә йөрү бригадасы бар. Онкология­дән тыш, башка чирләрдән интегүче­ләр янына участок табибы, невролог, реаниматолог, онколог та бара. 2018 елда Әлмәтнең республика онкология диспансеры филиалында эшли башлаган паллиатив ярдәм күр­сәтү бүле­гендә онколо­гия­дән тыш, башка хроник чире бул­ганнарны да кабул итәләр.


Киләчәктә паллиатив хез­мәт бүлекләре – Чаллы зонасында, кабинетлары һәр районда булачак. Хә­зергә район-авыл җирен­дәге авыр хәлдәге кеше­ләр­нең өйләренә гомумпрактика табиблары, фельд­шер­лар килеп йөри. Районнарда авыр хәлдәге авыруларны барлау эшенә кереш­кәннәр. “Паллиатив яр­дәмгә мохтаҗларның 30 проценты – яман шеш бе­лән авыручылар, калганнары – йөрәк-кан тамырлары, тын юллары, эндокрин сис­темасы, психик, ВИЧ-ин­фекция кебек йогышлы чир­ләр белән авыручылар”, – ди Илсур Шәймәр­данов.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 15.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр