ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 72, 22.05.2019/

Рафис Борһанов: “Һөнәр сайлауны  бакчадан башлау артык булмас”


100 көннән башкалабыз һөнәри осталык үзәгенә әйләнәчәк. Август аенда узачак халыкара WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына билетлар май ахырында сатыла башлый. Ачылу һәм ябылу тантаналарына билетларны WorldSkills2019.com сайты аша 300 – 1500 сумга сатып алырга мөмкин. Дөрес, аңа кадәр 20–24 май көннәрендә илкүләм чемпионатны уздырасы бар әле.

1-2
Татарстан Министрлар Кабинеты кичә чираттагы брифингны “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә уздырды. Журналистларны илкү­ләм һәм халыкара ярышларга әзерлек барышы белән таныштырдылар. Иң элек волонтерларны укыту буенча Җәлил исемендәге үсмерләр үзәгендә булдык. Биредә укыту программасына старт бирелде. Ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Казан Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең генераль директоры урынбасары Алек­­­сандр Карпов бел­дер­гәнчә, 15 меңгә якын кеше арасыннан 3,5 мең ихтыярый сайлап алынган. Алар арасында 100 чит ил вәкиле бар. Волонтерлар кунакларны кар­­шы алу, озату, медицина, транспорт һәм башка юнә­лешләргә җәлеп ителәчәк.

 
– Тиздән БДИ җитә. Шуңа да карамастан, волонтерлык эше минем өчен бик мөһим. Мин – штаб хезмәткәре. Волонтерларга, менеджерларга ярдәм итәчәкмен. Социаль челтәрдә чит ил вәкилләре белән аралашам. Өч тел бе­ләм. Ярышларда татар телен­дә мөрәҗәгать итүчеләр дә очрый. Аларга татарча җавап бирәм, – ди Казандагы 126 нчы гимназиянең 11нче сыйныф укучысы Илнар Нөркәев.


Инглиз теле укытучысы Нурия Елесина, “Ворлдскиллс” ярышына дип, испан телен өйрәнә башлаган.


– Былтыр футбол буенча узган халыкара чемпионатта волонтер булып катнаштым. Анда Испания, Аргентинадан кунаклар күп килгән иде. Испан телендә сөйләшүче бел­гечләр җитмәгәч, шушы телне үзләштерә башладым. Үзем генә катнашып калмыйм, укучыларны да үз артымнан ияртәм, – ди ул.
Хәзерге вакытта респуб­лика чемпионатка ни дәрә­җәдә әзер?


– 100 көн күп кебек күрен­сә дә, әзерләнү өчен җитәр дип уйлыйбыз. Башка чара юк, җитешергә тиешбез. Әле җиһазларны алып кайтасы, аларны урнаштырасы бар, – диде матбугат очрашуында катнашкан Татарстан мәга­риф һәм фән министры Рафис Борһанов. – Мондый чаралар­ны беренче мәртәбә генә уз­дырмыйбыз. Илкүләм ярыш­та командабыз уңышлы чыгыш ясар дип өметләнәбез. Күп акча сарыф ителде, шуңа күрә сыйфатын да күрергә кирәк.


“Универсиада авылы” дип йөртелгән комплекс август ахырына кадәр “Ворлдскиллс авылы”на үзгәрәчәк. Анда кунакларның бер өлеше урнаштырылачак. Чемпионат 27 августта тәмамлангач, яңа уку елына кадәр студентларны тулай торакка урнаштырырга өлгерерләрме? Оештыручылар бу яктан проблема булмас дип ышандыра.


Бүген мәктәп тәмамлау­чы­ларның яртысы техникумнарга укырга керә. Аларның им­тихан баллары уртача 4,8не тәшкил итә. Рафис Бор­һанов чемпионатның һөнәри белем бирү системасын үз­гәр­тәчәгенә ышана.


– Ул үзгәрә башлады инде. Техникумнарны тәмамла­ган­да, булачак белгечләрдән имтиханнарны махсус һөнәри стандартлар буенча кабул итә­ләр. Аны тапшырмыйча, до­кумент бирелми. Ярыштан соң җиһазлар уку йортларына мирас итеп бүлеп би­ре­ләчәк, – диде ул. Министр әй­түенчә, чемпионатка укучыларны да алып киләчәкләр. Алар заманча җиһазлар бе­лән таныша алачак. Бу урында министр: “Алар яшендә мин мондый заманча җиһазлар бар икә­нен белми дә идем әле. Һө­нәр сайларга өйрәтүне балалар бакчасыннан башлау артык булмас иде”, – диде.


Ярышны тамаша кылырга әти-әниләрне генә түгел, әби-бабайларны да көтә­ләр. “Без кызым белән Мәскәүдә узган ярышларга йөрибез. Бала өчен дә бик кызык бу. Казанда узучы илкүләм ярышта исә көллиятләргә үз эшчәнлек­лә­ре белән таныштыру мөм­кин­леге тудырыла”, – диде “Яшь профессионаллар” берлеге­нең генераль директоры урын­басары Карина Саликова.


“Ворлдскиллс Казан – 2019” проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин әйтүенчә, ярышларга чакыру билетлары буенча бушлай керәчәк­ләр. Әти-әниләре белән кил­гән 12 яшькә кадәрге балаларга билет кирәкми. Билетларны исә, сайтка кереп, прин­тер аша чыгарып алырга кирәк. Тамашачы осталарның ниләр майтарганын күзәтеп кенә калмыйча, рәхәтләнеп ял да итә алачак. Бәйгедә Рос­сиядә һәм Татарстанда яшәү­че төрле милләт вәкиллә­ре­нең гореф-гадәтләрен чагылдырган тамашалар тәкъ­дим ителәчәк. Бу көннәрдә артистлар сайлап  алу  төгәллә­нәчәк.

 

 

  • 20 – 24 майда үткәреләчәк илкүләм ярыш финалында 92 юнәлеш буенча 1500 тән артык үсмер катнашачак.
  • Дөнья чемпионаты 22 – 27 августта узачак. Анда 67 илдән 25 яшькә кадәрге 1,3 меңнән артык кеше катнашачак. Моннан тыш, 1,3 мең белгеч, 3,5 мең волонтер һәм 1,3 мең матбугат вәкиле киләчәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 15.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!