ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 72, 22.05.2019/

//

Егылырмы Кытай, калырмы?

 

Дөнья икътисады бүген Америка – Кытай сәүдә сугышы йогынтысында уртача зурлыктагы тетрәнү кичерә: фонд базарларында бәяләр төшә, валюта курслары аска-өскә уйный, кайдадыр бәяләр кыйммәтләнә, кайдадыр түбәнәя. “Америка тавышы” телевиденисе үзенең иң соңгы яңалык­ларын “Кытай белән тариф сугышы Амери­каның финанс базарларына сукты” дигән тапшыру белән ачып җибәрде.

2-4

Мәсьәләнең асылын искә төше­рик. АКШ читкә товар сатуга караганда 900 миллиард долларга күбрәк товарны үзенә импортлый.  Аның кадәр акчаны каян алалар дип аптырыйсы юк, алар доллар дип аталган типография кәгазе саталар. Кытай исә, киресенчә, үзе сатып алганга караганда 500 миллиард долларлык товарны читкә күбрәк озата. АКШныкы сәүдә дефициты дип атала, Кытайныкын профицит дип йөртәләр. Сәүдә дефициты Америка икътисадына ике төрле зыян сала: а) илдә эшсезлек арта, б) долларга ышаныч кими. Соңгы вакытларда Америка акчасын кисел­гән кәгазь дип атаучылар кү­бәйде, хәтта аннан баш тартырга тырышучы дәүләтләр дә барлыкка килде. Трамп хәлне уңай якка үзгәртү өчен, Кытайга басым ясарга тырыша башлады.

 

Озак дәвам иткән сөйлә­шүләрдә үлчәү тәлинкәсе әле бер якка, әле икенче якка авышты. Вашингтон Пекиннан Америка газын һәм нефтен сатып алуны, башка товарларга яшел ут ачуны таләп итә, чиннар ризалашмаганда, Кытай товарларына пошлинаны арттыру белән яный иде. Мәсьәләнең Кытай өчен кыен ягы шунда: углеводородларны, аеруча газны, кыйммәт бәягә сатып алуны таләп итәләр. Иң соңгы очрашуда Кытай Трамп басымына буйсынудан баш тартты. Ачуы кабарган АКШ лидеры 200 миллиард долларлык чин товарларына пошлинаны 25 процентка кадәр арттырды, тагын 300 миллиард долларлык товарга өстәмә пошлиналар кертте. Кытайның җавабы да озак көттермәде: 60 миллиард долларлык Америка товарларына пошлина вәгъдә ителде. Бу сугыш финанс базарларында җимерелү китереп чыгарды: Шанхай биржасында кәгазьләр 7 процентка кадәр, Гонконг биржасында 3 процентка очсызланды. Тулы масштаблы биржа түнтәрелешен Кытай хөкүмәте үз акчасына акцияләр сатып алып кына туктатып торды. Кытайча егылуның кайтавазы дулкын булып башка илләрнең финанс базарларында да чайкалу китереп чыгарды. Кытай кризисы көчәйсә, чималга бәя төшү рәвешендә Россиягә дә каты итеп китереп сугачак.

Әҗәт түләү

 
2014 елның декабрен онытмадыгызмы әле? Ул чакта 30 сум торган доллар, кисәк кенә 60-70 сумга кадәр сикерде, хәтта 100 чиген үтеп чыгу белән дә янады. Мондый өянәк шәһәр урамнарында паника китереп чыгарды: ке­шеләр валюта алыштыру пунктларына чиратка тезелде­, бер дә кирәкмә­гәнгә көнкүреш техникасы сатып алырга ашыктылар, шикәр комы берничә тапкыр кыйммәтләнде...

2-3

Ахырдан ачыкланды: финанс куркуы бик зыянлы шәй икән: 80 сумга алган долларны ахырдан 50гә сатарга туры килде, өйдәге ике-өч телевизор янына кайтып кунаклаган яңа “зәңгәр экран”нарны куярга урын табып булмады... Белгечләр ахырдан әйттеләр: “Доллар өянәге махсус китереп чыгарылды, сумның курсын сак­лап калу мөмкин иде”, – диделәр.

 

Соңын­нан тагын бер нәрсә ачыкланды: сумнарны “янды­ру”ның төп гаеплесе илнең иң бай компаниясе “Роснефть” булган икән. Компания Үзәк банктан триллион сумга якын акча сорап алган да шуны валютага әйлән­дергән. Валюта исә “Роснефть”кә тышкы әҗәтләрен каплау өчен кирәк булган. Аннан соң дол­ларның кыйммәтләнүе чимал сатучылар өчен файдалы. Нефть бәясе төшкәндә, алар шул рәвешле югалтуларын халык җилкәсеннән күтәртәләр.

 

Бу хакта язып тормас идек, “Роснефть” соңгы айларда тагын валютаны чит илгә озата: әҗәтләрен түли. Ул инде үзенең дүрттән өч валюта запасын бирәчәген кай­тару өчен читкә озаткан. Нефть ком­паниясе­нең әҗәтләре соңгы 15 елда 44 тапкыр артып, 4,4 триллион сумга җиткән икән. Иң бай нефть ятмаларын үз кулында тоткан бу табигый монополиядә ни өчен­дер нефтьнең үзкыйммәте дә бик югары: башка компанияләрдә баррель­нең үз­кыйм­мә­те уртача 35 долларга тигез булса, “Роснефть”тә – 45 доллар. Валюта запасын әҗәт түләү өчен тотып бетергәч, яңадан сумлы кредит алып, долларга әйләндерә башласа, “Рос­нефть”нең илне тагын бер тапкыр тетрәтеп алырлык җае бар, кыскасы.

Рәшит Фәтхрахманов

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 15.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!