ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

Өйдә яту ир кеше эше түгел

 

Күзләрне иркәләгән тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләр, капка бизәкләре – болар барысы да Биектау районының Битаман авылында. Хуҗасы – агачка бизәкләр тө­шерү остасы Гомәр абый Гарифуллин. Алтын куллы оста белән кү­ре­шеп сөйләшүебез дә иҗат җимеш­ләрен күрү максатыннан гына тү­гел иде. Кеше, олыгайгач та, үзенең гомер буена тугры калган хезмәтен дәвам иттерә ала. Сыктап яшәми. Бигрәк тә менә шунысы сокландырды.

4-1
Без килеп кергәндә дә, әле яңа гына ясап бетергән тәрәзә рамын кулына тотып, һөнәрханәсеннән чыгып килә иде ул. Чыннан да, Гомәр абый бу һөнәргә олыгая төшкәч кенә тотынган. Төзелеш эшендә кулы чарлангач, зур тәҗ­рибә туплагач, ягъни мәсәлән. Ә үзе гомере буена балтасын кулыннан төшермәгән ул. Үзе кебек осталар белән бер бригадага берлә­шеп, йортлар, мунчалар салып йөргән. Хезмәт юлларының географиясе республика чиклә­рен дә үтеп киткән: хәтта Мәскәү янында да алар төзегән йортлар бар.


Кызык, гомере буена балтасын кулыннан төшермәгән кеше үзе салган корылмаларның исә­бен беләме икән? “Кем санаган аны, йорты бер иллеләп булгандыр инде, мунчалары йөздән дә ким булмаска тиеш”, – дип тыйнак кына җавап бирде ул бу сорауга. Беренче йортны 23 яшендә туган авылында салган. Менә анысын бик яхшы хәтерли.


 Туган авыл дигәннән, өендәге һәр йорт җиһазын да ул үз куллары белән ясаган. Аш бүлмәсендәге шкафлар, чәчәкләп-бизәкләп эш­ләнгән затлы артлы урындыклар, караватлар... нәкъ курчак өендәге кебек өйгә ямь өстәп, җылылык бөркеп торалар. Һәр җиһаз – үзе бер сәнгать әсәре инде!


– Пенсиягә чыккач, нәрсә бе­лән булса да ныклап шөгыль­ләнәсе килде. Өйдә яту  ир кеше эше түгел бит инде. Кеше гозерен гозерләп тә шактый әйбер ясала. Ләкин берсе дә баю теләге белән түгел, күңел теләгәнгә. Бу һөнәр белән ач та булмыйсың үзе, ләкин баеп та булмый, – дип елмая ул.


– Һәр нәрсәне үз кулы белән ясарга күнеккән инде, башта акчасызлык та, элеккеге елларда кибетләрдә җиһазларның сирәк булуы да этәргеч булды бугай, – дип сүзгә кушылды хәләл җефете Резеда апа.


Кулга агач алдым да бизәк төшерә башладым түгел икән әле. Аның да үз серләре бар.


– Бизәк ясарга юкә агачы яхшы, чөнки ул ярылмый, – ди Го­мәр абый. – Әмма соңгы елларда ботаксызларын, бизәк төше­рергә ярак­лыларын табу бик авырлашты.


Шөгыле агачка бәйле булгангадыр инде, урманнар турында да борчылып сөйләп алды:


– Урманның кырые гына урман булып күренә шул хәзер, эченә керсәң, күп урыннарда чытырманлык басып киткән. Техника камил­ләшү дә урманнар өчен бәлагә әйләнде. Элек унар кешелек бригадалар бик авырлык белән агач киссәләр, хәзер бер кеше дә, рә­хәт­ләнеп, бер машина әрҗәсен тутырып кайтып китә ала. Тик урманда тәртип дигән нәрсә генә калмый.


Гомәр абыйның сәнгать әсәр­ләрен карап йөргәндә, күңелне бер генә нәрсә бимазалады: бу һөнәрне яшьләргә өйрәтеп калдырасы, югалтмыйсы иде. Татар авыллары гомер-гомергә үз һө­нәрчеләре белән дан тоткан бит, аның миччеләре, итекчеләре, бал­та осталары, чигүче-тегү­че­ләре бөтен тирә-якка билгеле булган. Битаман авылы да Гомәр абый кебек осталарга бик бай. Һөнәр­ләрнең күбесе буыннан-буынга күчеп килгән. Менә шул чылбыр өзелмәсен иде. Шулай булганда, татар авылларының тамыры нык булачак әле.


Гомәр абый белән Резеда апа­ның оныклары да гел алар ти­рә­сендә кайнаша, бабалары янында агач эшенең нечкә­лекләренә тө­шенә. Димәк, бабай һөнәре онык­ларга да күчәр дигән ышаныч бар.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 57, 21.04.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр