ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

Фәргать абый әйткәч була ул

 

Сәгъдиевләр хуҗалыгында бүген биш баш савым сыеры бар. Ә өч-дүрт ел элек бөтенләй булмаган. Берсендә Халисә, өч литрлы банка кыс­тырып, балаларга кирәк булгач, авыл буйлап сөт эзләргә чыгып китә. Хәйран кешенең ишеген шакый – юк кына бит сөт дигәннәре! Кайсының сые­ры ташланган вакыт, кайсының бозау имезә торган чоры була бу. Гарьләнеп өенә кайтып керә дә ире Илнарга әйтә: “Банка тотып тагын күпме йөрергә була, бер сыер гына асрамаслык кешеме әллә без?!” – ди.

4-2
Йөрәгендәге ярсуын басар өчен район газетасын кулына ала, белдерү аша сыер эзли башлый. Янәшәдәге Лесхоз авылында сатылуын белгәч, икәүләп чыгып ки­тә­ләр. Шулай итеп сөтле була гаилә. Үзләреннән артканын сата башлыйлар. Акча керә башлагач, кү­ңелләре үсеп китә. Гаилә башлыгы Илнар, тагын берничә сыер алыйкмы әллә, дип куя. Берничә ай эчен­дә өч сыерлы була алар. Моннан тыш абзар тулы симертү үгезләре...

Нигезле булу

Арча районының Түбән Мә­тәс­кә авылында яшәүче Сәгъдиевләр бу ни­гезгә 2007 елда башка чыга. Кү­чен­гәндә өйдән тыш, кечкенә генә сарайлары да була. Төзелеш эшлә­рендә кирәк булыр дип, беренче елда ук бозаулар алалар. 8 айлык кызлары аллергия белән интеккәч, Балтачтан кәҗә алып кайтып, шуның сөтен эчертә башлыйлар. Сөте файдалы булгач, сораучылар күбәя, баш санын арттыралар. Кечкенә генә абзарда бозау­лар да, кәҗәләр дә тоттык, дип искә ала бүген Сәгъдиевләр . Балалар үсә төшкәч, кәҗәләрне бете­рергә карар кылалар.


– Әти-әниләр гомер буе терлек тотты. Мал асрап йорт-җирне тергездек, – ди Илнар. – Без дә лапас-кура са­лырга булдык. Ул өлгергәч, күп итеп симертү үгезләре алдык. Вакытлыча дип төзелгән сарайны сүттек.
Сыер асрый башлагач, яңа абзар да кечкенә була башлый. Ил­нарның башына уй төшә. Терлек асрарга ниятлибез икән, зурайтырга кирәк. Шундый ният белән кредит алалар.


– Берсендә эштән кайттым, Илнар әйтә: “Авыл советы Фәргать абый кергән иде, яңа программа чыккан. Сарай салучы кешеләргә дәүләт 200 мең сум акча бирә икән. Әйдә, катнашып карыйк”, – ди. Фев­раль ае иде бу. Аның кадәр акчаны сиңа кем бирсен, булмас, дидем. Бирәләр, Фәргать абый әйт­кәч була, диде.


Илнар үҗәтләнеп авыл җир­леге башлыгы Фәргать Сираҗет­динов кушкан бөтен документларны җыя башлый. “Дөресен әйтим, башта ышанмадым. Конкурс аша узасы бар бит. Лапасның эчен дә рәсемгә төшереп җибәрдек, кә­газьләр җыярга авыл советы булышты”, – ди Халисә. Ә Илнар бу программага шулкадәр ышана, лапасын зурайту өчен яз көне күр­шесе белән казыклар сугып чыга хәтта. Мәйданын күреп Ха­лисә аптырашта кала. “Зур бит бу, акча каян җиткерик, нишлисең, дип каршы да төштем. Тыңламады. Безгә акча барыбер бирәчәкләр, диде”, – ди ул.


Илнар акча күчкәнче үк эшкә керешә. Вәгъдә ителгән сумма исә көзен килә. Шуңа калган ки­рәк­ле төзелеш материалларын алып, кышка өлгертеп тә куялар. Тагын тугыз баш симертү үгезе алалар.


Бездә таналар гына

Бүген аларның лапас-курасы икегә бүленгән. Бер якта биш сыер белән яңа туган бозаулар булса, икенче өлештә симертү терлеге. Шунысы кызык, аларның сыерлары бары тик тана бозау гына ки­терә икән. “Бездә үгез бозау булганы юк, сыер санын тагын арттырсыннар дип, Ходай тана бирәдер”, – дип көлә Халисә. Хәер, күптән түгел бер сыерлары игез бозау китергән. Шуның берсе үгез икән.


Күпләп терлек тоткач, үз клиентлары да барлыкка килгән. Итне дә ботлап алып китәләр. Көнгә әлегә 120 литр сөт савалар. Аны күбесенчә дәүләткә тапшыралар, ике көнгә бер тапкыр Казаннан да килеп алалар икән. Кирәк кешегә каймагын, эремчеген ясап би­рәләр. Базарга чыгарга безнең вакыт калмый, ди алар.


– Халисә мәктәптә эшли. Каникул вакытында сөтне эшкәртеп караган идек, – дип көлеп сөйли Илнар. – Бөтен җир әче су белән тулды. Кирәк түгел, бүтән эшкәртмә, сөтләтә генә сатыйк, дидем.


Терлеккә дигән азыкны исә күбесенчә сатып алалар. Илнар техникасы белән фермерларга булышкач, алар да азык белән ярдәм итә. Шунысына игътибар иттем, мондагы пөхтәлеккә ис китәрлек. Бөтен җирләре чип-чиста. Абзарга ылыс ботакларына кадәр элеп чыкканнар. Су да абзарга кадәр кертелгән. Терлек карау тулысынча Илнар карамагында. “Сыерларга суны “тәмләп” эчертәм, яратып карыйм, – ди Илнар. – Тозын да, онын да салам. Яхшы сыер күп су эчәргә тиеш. Кичке тугызларда чыгып та эчертеп керәм. Кайбер кеше, сыер ике чиләктән артык эчми, ди. Аннан сөтне начар бирә дип зарланалар. Табыш алыр өчен сыерны да тәрбияли белергә кирәк”.

Корбанга – сарыклар

– Бу гаиләнең 45 баш сарыгы да бар әле, – дип сүзгә кушылды җир­лек башлыгы Фәргать Си­раҗет­динов. – Алар ел саен Корбан бәй­рәмендә 70-80 сарык чала. Үзләре эшкәртеп тә бирәләр. Моннан тыш килгән кешеләрне өй­лә­ренә алып кереп аш табыны әзер­ләп кунак итеп җибәрәләр. “Сарыгыгыз җит­мәячәк, баш санын елдагыча 80гә җиткерегез”, – дип ки­сә­теп куйды җирлек башлыгы. Ә Фәр­гать абый әйткәч, эшләргә кирәк, ул белми кисәтми.
Чөнки бер килгән кеше икенче елда тагын бирегә корбан чалдырырга килә икән. Үзләре генә тү­гел, таныш-белешләрен, туганнары белән. “Ул кешене беләбезме, юк­мы, өйгә алып керәбез. Син сарык карап, чалып бирәсең, миңа да савабы кирәк, дим иремә. Ул көн­не иртән иртүк торып, коймак­ларны пешереп, өй тутырып кунак кабул итәм”, – ди Халисә. Со­ңын­нан эш беткәч, вак-вак итеп чабып, пакетларына төреп, язып биреп җи­бәр­гәч, чала, эшкәртә торган 13 кешене кунак итәләр. Бу аларның гаилә бәйрәменә әве­релгән.


– Кеше килсә, алып кереп күр­сәтерлек хуҗалыкларым бар, – ди җирлек башлыгы. – Мондый терлек абзарын бары тырыш кешеләр генә тота ала. Татар конгрессына килгән Россия эшмә­кәрләре дә кунак булып киткән иде. Бу гаиләне күреп, аларның да исләре китте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 58, 21.04.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр