ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

//

Аз эшлә дә... рәхәт яшә

 
“Россиядә аз эшлиләр, шуңа начар да яшиләр”, – дигән сүзләрне без еш ише­тәбез һәм еш кабатлыйбыз да. Атнага якын сузылган май бәйрәмнәреннән ал­җып, туеп бетүебезне исәпкә алсак, бу сүзләрдә хаклык бар да төсле.

 

“Көнбатыш­тагы югары тормыш дәрәҗәсе – ат кебек җигелеп эшләү нәтиҗәсе ул”, – дигән карашны аксиома буларак кабул итәргә күнеккәнбез. Соңгы көннәрдә мәгълүмат кырында кайсы илдә елга ничә сәгать эшләүләре турында мәгълүмат пәйда булды. Саннарга карасаң, без күнеккән фикерләү ысулының хаклыгына шикләнә башлыйсың. Мексикада әнә, дөрестән дә, эштән кайтып кермиләр икән. Елга 2225 сәгать тир түгеп, ял итәргә аз гына вакыт калдыралар, ди. Әмма аңа карап мексикалылар матди яктан бик әллә ни иркен яшәмиләр: минималь хезмәт хакы 140 доллар (хәзерге Россия күрсәткеченнән түбәнрәк), икътисад рейтингында бу ил Белоруссия белән бер тирәдәрәк. Уртача хезмәт хакы чагыштырмача югары – мең доллар тирәсе, тик моның яртысы күләмендәге акчага шат булган мексикалылар да бик күп дип әйтәләр. Латин Америкасының бу илендә уртача пенсия уртача хезмәт хакының 30 процентына тиң икән. Көньяк Кореяда да вакытны эш урынында үткәрү гадәткә кергән: елга 2030 сәгать эшлиләр. Дөрес, бу илдә уртача хезмәт хакы да югары: 3350 долларга тиң. Тик бәяләр дә калышмый: сөтнең литры 124 сумга кадәр җитә, ипине 130 сумга алып ашый аласың. Кореялылар уртача хезмәт хакының 45 проценты күләмендә­ге уртача пенсиягә тиенгәннәр. Россиядә 1980 сәгать эшләнелә. Бер елга шуның кадәр тир түккәннән соң, уртача хезмәт хакының 38 процентына тиң булган уртача пенсиягә өметләнә аласың.

 
Хорватиядә 1720 сәгать кенә эшлә­сәләр дә, уртача пенсия уртача хезмәт хакыннан байтак югары икән, имеш: пенсия хезмәт хакының 130 процентына җитә ди.

 
Иң аз эшләүчеләр Даниядә һәм Гол­ландиядә. Беренчесендә еллык эш сә­гатьләре – 1400 сәгать, соңгысында 1420 сәгать кенә. Аз эшләү голландлыларны саламторханнарга әйләндермәгән. Бу илдә уртача хезмәт хакы белән уртача пенсия тәңгәл: 3200 евро, ягъни бүгене курс белән исәпләсәк, 240 мең сум тирәсе. Бу кадәр акчаны Голландия картлары кая куеп бетерә торганнардыр, анысы безгә сер. Амстердамда бер буханка ипинең 48–60 сум, бер литр сөтнең 24–32 сум икә­нен, коммуналь түләүләрнең (электр, су, газ, чүп түгү) айга 4000-6000 сумга тәңгәл булуын гына беләбез. Үз өем белән авылда яшәп, мин, мәсәлән, кыш көннә­рен­дә газга гына да моннан күбрәк түлим, чүпне исә ел саен машина яллап үзем түгәм.


Димәк, тук яшәү өчен озак эшләү генә җитми икән. Салым системасының камиллеге, бюджетның кай якка авышкан булуы, социаль яклау системасының нинди кануннарга таянган булуы һәм башка бик күп нәрсәләр хәл итә тормышның матди дәрәҗәсен.


Рәшит Фәтхрахманов

Ул безнең патша шул!

 
Бер ел чамасы элек “Ул сезгә Димон түгел” дигән фильмы белән РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевның тетмә­сен теткән Алексей Навальный үткән шимбә көнне “Ул безгә патша түгел” дип, үзенең тарафдарларын Россиянең күп кенә шәһәрләре урамнарына протест акцияләренә алып чыкты.

3-4

gazeta.ru

 

Владимир Пу­тинның Президент вазифасына керешү тантанасы алдыннан үткәрелгән каршылык чаралары, гадәттәгечә, урамга чыккан халык арасыннан аеруча активларын тоткарлаулар белән төгәлләнде.


Хакимияткә каршы кешеләрнең мондый акцияләре инде бездә дә күптәннән яңалык түгел анысы. Тик менә оппозиция митингларында Кремльне сүз белән генә түгел, бәлки әле камчы белән яклаучы активистларның пәйда булуы хәтта Россия хакимияте ягында булучыларны да аптырашта калдыргандыр дип уйлыйм. Мәскәү уртасында Путин дошманнарын полиция хезмәткәрләре генә түгел, бәлки, моңарчы күрелмәгәнчә, казак киемендәге кешеләр каршы алсын әле! Алар оппозиционерларны йодрыклар белән тукмаклап кына калмаган, бәлки әле камчылар белән дә сыптырган, дигән сүзләр йөри.

 

Бу, чыннан да, шулай булса, “патша”ны якларга чыккан хәсрәт-патриотларның башбаштаклыгын ничек аңларга? Монда хакимиятнең кулы уйнамый калмагандыр, дигән фи­кергә һич ышанасы килми. Кайчандыр Тәһ­рир­дә Мө­барәк бәдәвиләренең дөя­ләргә утырып, ризасыз халык төркемен таптап-изеп, уң­лап-суллап камчылауларын хә­тер­ләтә ич бу. Әмма хәзер Мөбарәк кайда соң? Акны карадан әллә ни аера бел­мәсә дә, кем­неңдер өстерүе буенча теләсә нинди “батырлык” кылырга әзер торган камчылы казаклар бүген – дәүләтне, ә ир­тәгә тагын кемнедер якларга мөмкин. Го­мумән, алар Навальныйның мәктәп укучыларына караганда мең тапкыр куркынычрак, минем­чә. Берничә елдан соң бу балалар, үсеп, шул “ватанпәр­вәрләр”дән үр­нәк алып, митингка инде “айфон”нар белән генә түгел, ә камчы кебек җитдирәк “корал” белән коралланып килсә? Кулына тагын да яманрак әйбер – без тотып чыкса?


Валентина Семенова

 
“Сөт сугышы” дәвам итә

 
2009 елда башланып, бүгенгә кадәр дәвам итүче “сөт сугышы” илнең байтак хуҗалыкларын бөлгенлек чигенә җит­кер­де. Төп керем чыганагы булган сөт бәяләре апрель ае азагына әлеге про­дукциянең үзкыйммәтеннән дә түбәнрәк тәгәрәде.


Белгечләр мондый хәлне төрлечә аңлатсалар да, төп сәбәп чит илләрдән күпләп кертелүче коры сөткә бәйле. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, узган ел Белоруссиядән генә дә 100 мең тоннадан артык сөт порошогы сатып алынган. Мондый продукция белән безне “сөендерүче”ләр арасында башка илләр дә бар бугай.


“Аграр базар” җитәкчесе Дмитрий Рылько әйтүенчә, эшкәртүче предприя­тиеләрдә коры сөт порошогы запасы ихтыяҗдан 2,5 тапкыр арткан. Нәти­җәдә 2018 елда сөт җитештерүчеләргә килгән зыян күләме 84 миллиард сумнан артып китәргә мөмкин, ди РФ Авыл ху­җалыгы министрлыгы белгечләре. Ил буенча иң күп сөт җитештерүче Татарстан хуҗалык­ларының югалтуы да йөзләрчә миллион сумнар белән исәпләнә.


Чит илдән кертелүче коры сөт порошогының килограммы уртача 80-90 сумнан артмый. Аннан исә 6-8 литр сөт ясап була. Димәк, эшкәртүчегә 1 литр сөт бәясе якынча ун сумга төшә. Мондый шартларда күп кенә пред­приятиеләрнең ни сәбәпле үзебезнең җитештерүчегә арт белән борылып басуын аңлавы кыен түгел.


Россиягә кертелүче сөт һәм сөт продукцияләренең 80 процентка якыны – Белоруссиянеке. Моңарчы ике ил арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне сак­лап калу өчен тикшерү органнары, шул исәптән “Россельхознадзор” белгечләре Белоруссия тарафыннан тиешле таләп­ләр үтәлмәгән очракларга күз йомып килде. Тик нәтиҗәсе генә без көткәнчә булмады. “Сөт сугышы” һаман дәвам итә.


Мондый хәлдән чыгуның юлы бер – ул да булса, ике арадагы сәүдә мөнә­сәбәтләрен хокукый җайга салу. Әлеге максатта 2018 елның 1 июленнән ил буенча электрон ветеринария сертификаты кертелә. Бу исә сөт һәм сөт продукт­ларының юлын терлекчелек комплексыннан алып эшкәртүчегә һәм кибет киштәсенә кадәр контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.


Камил Сәгъдәтшин
 
Даруны телевизорсыз гына сайлыйбыз

 
Россиядә даруларны телевидение­дән рекламалауны тыймакчылар. Бер төркем депутатлар, законга үзгәрешләр кертүне сорап, Дәүләт Думасына проект әзерләгән.


Халык авырып киткәндә, телевидение рекламалары вакытында ишеткән даруларны сатып ала. Бу исә үз белдегең белән дәвалануга юл ача. Яшерен-ба­тырын тү­гел: күп кеше телевидение экраннарында күргән майлар белән сызлаган арканы, аяк-кул буыннарын ышкый. Күпме­дер вакыттан дәвалау оеш­масында тик­шеренсә, хикмәт умырт­ка баганасында булып чыга, һәм аңа майлар сөртергә бөтенләй дә ярамаган икән. Югары кан басымын төшерү, артык холес­териннан котылу, баш авыртуын бетерү өчен дә “ТВ дарулары” кулланыла. Юкса башта табибка барып хәлеңне аңлатсаң, дөресрәк булыр иде. Һәркем­нең организмы үзенчә бит, берәүгә бер дару килешә, икенчесенә – бүтән. Дәүләт Думасына кергән мөрә­җәгатьтә язылганча, күп акча түгеп яңгыраткан реклама да­рулары күп вакыт дәүләт теркәве үт­мәгән була. Евросоюз илләрендә исә рецептсыз даруларны рекламаларга ярамый. Ә Россиядә рецепт белән җибә­ре­лүче, шулай ук составында наркотик һәм психотроп матдә булган препаратларны гына рекламалау тыелган.


Моңа охшаш закон проекты Дәүләт Думасына ел башында да кергән иде. Ул чагында депутатлар рекламаны ТВда гына түгел, радиода да тыю мәсьәләсен кузгатты. Авторлар Думага мөрәҗәгатьлә­рен, Россия халкының алтмыш проценты үз белдеге белән дәвалана, шуның аркасында үлем-җитемнәр дә күп, дип аң­латкан. Ә реклама базарындагыларның үз дигәне: алар, даруларга сәяси тыюлар булырга тиеш түгел, дип бара. Россия коммуникация агентлыгы ассоциация­сен­нән хәбәр итү­ләренчә, ТВдагы барлык рекламалар­ның якынча 19 проценты гына “медицина һәм фармацевтика”га туры килә һәм елга 33 миллиард сум акча керә. Әгәр дару рек­ламалауны бөтенләй тыйсалар, телеканалларга каешларын кы­сыб­рак буарга туры киләчәк. Бу исә сыйфат ягыннан да үзен сиздерәчәк, ди агент­лык хезмәткәр­ләре. Ә яңа закон проекты әзерләүчеләр, ТВ керемнәре аның белән генә чикләнми, кеше сәла­мәтлеге беренче урында, ди. Ә моңа карап кына хал­кыбызның саулыгы яхшырырмы һәм сырхауларны дәүләт поликлиникаларында белгечләр бик зарыгып көтеп торамы? Ярар, ТВдагы рекламаны бетердең ди, кайсы гына даруханәгә керсәң дә, провизорлар дару тәкъдим итү белән мәшгуль. Аларны нишләтергә?


Фәния Арсланова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 63, 08.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!