ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

Татарның ватанпәрвәре. Батуллага сиксән тулды


Үзе усал, үзе сөйкемле дип Такташның Алсуына дәшәбез, ә бу кичәдә исә шушы сүзләрне Рабит ага Батуллага карата кулланып була иде. 80 яшьлек юбилей бәйрәмендә балалар яраткан Әкиятче бабай, өлкәнрәк буын сөйгән драматург һәм язучы үзенең тормыш йомгагын сүтеп җыйды. Башка бәй­рәм кичә­лә­реннән нык аерылды бу чара. Бәлкем, ике улының әтиләре белән бергә сәхнә тотканга шулай тоелгандыр. 

4-1

Уллары да, әтиләре үкчәсенә басып, шәхес булып киләләр бит. “Алтын битлек” иясе, биюче Нурбәк Батулла һәм шулай ук тагын бер сәләтле егет – режиссер Байбулат Батулла әтиләренең юбилей кичәсен алып барды. Уллары бу кичтә Рабит аганы тәнкыйть утына тотарга вәгъ­дә итте. Әтилә­ренә белдерел­гән беренче шелтә малай­ларның исем­нәренә кагылышлы иде. Рабит ага үзе исем кушу тарихларын болайрак аңлатты:

 
– “Р” авазы – татарның җаны. Равил, Разил, Мансур кебек яңгыравыклы күпме исемнәребез бар. Шуңа, Нур­бәк улым, сиңа, шундый исем куштырдым. Ә Байбулатка килгәндә, аның бае да, Булаты да бар. Корыч кебек холыклы булуыңны теләдем.


Шул сүзләрдән соң өлкән Батулла, сәхнәне килгән кунакларга калдырып, үз мөн­бәренә менеп утырды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фә­рит Мөхәммәтшин тәбрик­ләү сүзендә Рабит аганы, щепкинчылар арасында халык тарафыннан хөрмәткә ия бул­ган шәхесләрнең берсе дип атады.


– XXI гасырга без Батуллалар белән кереп киттек һәм алар белән яшибез, рәхмәт си­ңа! – диде Фәрит Хәйрулла улы. Әдипкә шулай ук “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медален һәм Татарстан Республикасы Дәү­ләт Советы Рәисенең Рәх­мәт хатын тапшырдылар.  Минтимер Шәй­миев исемен­нән дә котлау сүзләре алды Рабит ага. Котлаулар моның белән генә бетмәде: халык шагыйре Ра­зил Вәлиев иҗат­таш дустына шигъри котлавын җиткерде, драматург Данил Салихов Рабит аганы гына түгел, Язучылар берлеге исеменнән юби­ляр­ның хатынына да чә­чәк­ләр тапшырды, җыр башкарды.


Габдулла Тукай исемен­дәге дәүләт премиясен Рабит Батулланың  “Сөембикә” кыйс­сасы өчен алуы билгеле. Сәхнәдән аның өзеген Фәнис Җиһанша һәм Ләйсән Фәй­зуллина сөйләде. Камал театры артистлары Алмаз Са­бир­җанов, Алмаз Гәрәев һәм Айгөл Шәкүрова әдип­нең “Кыл­дан нечкә, кылычтан үткен” кыйссасыннан өзе­ге­нә тукталдылар.


Алып баручы улларыннан сораулар ява торды Рабит агага. Нурбәк, дөньяда күп­ме татар бар, дип сорагач, әтиләре фактик төгәллек бе­лән болай диде:


– 1911 елда Габдулла Тукай үзенең бер мәкаләсендә,  Россиядә яшәүче 30 миллион мөселманның барысы да Тукайны укымаса да, Идел буенда яшәгән 10 миллион татар аны яттан белә, дип яза. Сталин 1919 елны “Прав­да” газетасының 2 март санында, 30 миллион башкорт, татар, үзбәк, кыргыз, таҗик халкын кая куябыз, ди. 20 ел узгач, халык санын алу уздырыла. Анда мондый мәгълү­мат­лар би­релә: үзбәкләр – биш миллион, татарлар – дүрт миллион ярым, казахлар – өч миллион, башкортлар – алты йөз мең һ.б. Әй­дәгез, татарларны кертмичә, башка мил­ләтләр­нең санын бергә кушыйк.  12 миллион килеп чыга. Ә калган унсигезе – татарлар. Ә кая киткән соң без? Нишләп без җиде миллион гына хә­зер? Миңа калса, бу – ялган мәгълүмат. Без хәзерге көндә – кимендә егерме миллион.


Батулланы котлаулар Татарстан белән генә чиклән­мәде. Кытайдан кадәр Әхмәт­җан Галиев килгән иде. Җыр­лы бүләк белән Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев чыгыш ясады.


– Милләтебезнең йөзек кашы булган Рабит абый 2004 елда безгә килгән иде. Ул те­лебезнең никадәр матур, ямьле һәм кирәкле булуын искәртеп китте һәм аны сакларга кирәклеген әйтте,  – дип искә алып, Рабит Батуллага рәхмәтләрен җиткерде Әх­мәтҗан Галиев. Читтә яшәү­че мил­ләттәшлә­ребез­нең татар телендә саф сөй­ләшүләре дә горурлану хисе уятты. Тел турында сүз чыккач, Батулла­ның да фикерен ишетмичә калу мөм­кин түгел инде. Рабит ага, туган теле­безгә кагылышлы мәсьәлә­ләр 1552 елдан бирле куерып, бүгенге иң куркыныч заманга килеп җитте, дип белдерде. Ялкынланып, Ярослав Смеля­ков­ның, На­җар Нәҗ­минең һәм Рөстәм Кутуйның телгә атап язылган шигырь­ләрен сөй­ләп, алкышларга кү­мел­де юбиляр.


“Батулла дәресләре” дип аталган юбилей бүлегендә Рабит ага үзенең шәкерт­ләрен искә төшереп үтте. Аның кул астында академик Гали Арсланов, мәрхү­мә җырчыбыз Хәния Фәрхи, шагыйрь Мөхәммәт Мирза һ.б. шөгыльләнгән. Барлык укучылары исеменнән остазларын шагыйрь Мөхәммәт Мирза сәхнәгә чыгып котлады. Ул Рабит аганың әнисенә багышлап шигырь язган, котлавын шуның белән тә­мам­лады.


Батулланың кинематографист булуы да билгеле. Аның катнашында җиде фильм төшерелгән. Кино буенча иҗатташ дуслары Рабит абый белән бер мәйданда эш­ләүне бәхеткә тиңләде. Аның катнашында “Гыйшык алмасы”  трейлерын да күрә алды халык.


Уллары әтиләрен эстрада артисты дип тә таныштырды. Рабит ага шигырьләр сөй­ләр­гә һәвәс. Байбулатның әлеге сәләте менә кемнән күчкән икән. Батулла гаиләсе сәхнәдә экспромт та ясады: Рабит ага сайрап, яшьләрчә әйтсәк, битбокс кулланып, кош телендә рэп укыды. Шуннан сәхнә түрен уллары яулады. Нурбәкнең оста биюче булуын беләбез, әтисенең бәйрәмендә ул моны янә исбат итте. Аңа Байбулат та кушылды. Ата кеше балала­ры­ның биюенә түзмичә, үзе дә уртага чыгып өздерде. Гаилә триосы алкышларның иң көчлесен җыйгандыр.


Щепкинчылар котлавыннан башка юбилей тулы булмас иде. Сәхнәгә Батулланың курсташлары күтәрелде. Сүз­не Наил Дунаев алды.


– Без Рабит белән 66 ел таныш. Ул шәхес турында сөйләргә хакым бар. Рабит беркайчан да ялган сөй­ләмәде. Аның ялганы да чын кебек иде. Авыл халкын яратты, Зәй районы кеше­ләре белән кызыксынып, горурланып яшәде. Бу шәхесне татар иленең патриоты дип атыйм мин, – диде ул. Гөлсем ханым Исәнгулова да ха­ти­рәләре белән бүлеште. Рабит ага­ның, Актерлар йор­тын­да кызыклы шәхесләр җыеп, ки­чәләр оештыра торган гадә­те булган икән. Ул матур гадәт әле күп еллар сакланып кил­гән.


Батулла Әкиятче бабай да бит әле. Аның маҗаралы әсәр­ләрендә күпме буын баласы тәрбияләнгән. Сәхнәгә, әдипнең балалар өчен язылган китапларын тотып, яшүс­мерләрнең чыгуы да гаять матур күренеш булды. Бәй­рәм балалар янәшәсенә Әкият­че бабай Рабит Батул­ланың кушылуы белән тә­мамланды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 64, 08.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!