ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

Тукай бөек, чөнки ул... бөек

 

Казан федераль универ­си­тетының Тataristica үзәге үт­кәр­гән бу җыелышта өлкән буын белән яшьләр арасында фикер каршылыгы ярылып ятты. “XXI гасыр һәм Тукай” дигән тема күтәрелгән чарада өлкән буын язучылар, җәмәгать эшлек­леләре, мөхәррирләрнең, Тукай ул – йолдыз, пәйгамбәр, безнең Пушкиныбыз, дигән олылауларына каршы яшь буын, безгә пот ясау кирәкми, Тукай ул – кеше, безнең коллега, дип җавап бирде. Ша­гыйрьнең мирасын саклау җәһәтеннән проб­лемалар шактый. Әмма аларны тыңлар­га, гадәттәгечә, түрәләр килмәгән иде.

18-1
Потмы, коллегамы?

Фикер алышу “Кем ул Тукай?” ди­гән сорауга ачыклык кертү белән башланды. Депутат, шагыйрь Ра­зил Вәлиев, заманында ул дөрес бәя биреп калдырган, бер шигы­рендә үзен Пушкин белән янәшә куйган, диде. Галим Хатыйп Миң­негулов исә, шагыйрьнең бөеклеге – шә­рык, рус әдәбиятларын белү­ен­дә, аларны халыкка җиткерүдә дә, дип белдерде. Шул ук вакытта Исхакый кебек бөекләрне дә оныт­маска чакырды. Ә менә язучы Рабит Батулла Габдулла Тукай белән Александр Пушкинны, Гаяз Исхакый белән Лев Толстойны чагыштыру дөрес түгел дигән фи­кердә:

 
– Евгений Евтушенко Казанга килгәч, иң начар тәрҗемәче дә Тукайны “үтерә” алмаган, дигән иде. Шагыйребезнең даһилыгы нәр­сәдә соң? Ул – безнең Пушкиныбыз дибез. Исхакыйны Толстой белән чагыштырабыз. Мин бу чагыштыру ике якны да кимсетә дип уйлыйм, чөнки алар – икесе ике би­еклектә. Аларны чагыштырырга ярамый. Пушкин ул – аристократ, хәерче тү­гел. Аның торыр урыны, малы да булган. Ә Тукай бит башка шартларда яшәгән. Толстой белән Пушкин “телебез, милләтебез бе­тә, динебезне сыталар” дип борчылмаган. Тукай белән Исхакый телне, динне саклап калу өчен көрәшкән. Берсе  төрмәдән төр­мә­гә сөрел­гән, икенчесе чир­ләш­кәгә әйлән­гән. Аларның бөек­леге шунда. Хәт­та мин әйтер идем: Пушкинга караганда, Тукай ай-һай бөегрәк түгел микән әле?! Чөнки Тукай – асфальт  белән тигез­ләнгән җирләр­не бә­реп чыккан шә­хес. Бөтен сән­гать­тә Тукай. Тукай турында язмаган кеше юк. Сән­гатьнең бөтен кү­зә­нәкләре – Тукайда. Моны бөеклек дими, ни дисең?


Әңгәмә олылау, зурлау ягына авышкан иде инде, калебчеләрнең берсе, журналист Рәдиф Кашапов: “Тукай – халык символы. Символ булгач, ул халыктан ерагайган кеше. Идолга әйләндереп, үзебездән ерагайттык. Беренчедән, Тукай ул – шәхес, икенчедән, безнең коллега”, – дип янә җиргә төшерде. Мо­ңа каршы Хатыйп ага, аның иҗаты бер дә искерми дип, “Туган авыл” шигырен сөйли башлады. Ләкин монда яшь буын Тукайны символга әйләндермичә дә якын итеп булуын әйтергә теләгән иде. “Калеб” яшьләре иллюзиядән айныды, дип сүзгә кушылды Гүзәл Сәгыйтова да. Күптән түгел алар документаль спектакль чыгардылар һәм заман кешеләренең Тукайдан бик ерак булуын, аның турында ишеткән бар дисәләр дә, көч-хәл белән “И, туган тел”нең беренче юлын искә төшерүләрен сөйләде. Бу бичаралык янә “түгәрәк өстәл”дә катнашучы өлкән буынга ошап бетмәде. Алайга китсә, руслар да Пушкиннарын белмиләр икән. Шулайдыр, ләкин күршеләрнең  дә итәге ертык, дип үз-үзебезне юатып ерак китә алырбызмы икән?

“Сары йорт”

Үзебезне Казанга килгән турист дип күз алдына китерик әле. Татар дигәч, Тукай күз алдына килә, дияргә яратабыз, Казанда Тукай белән таныштырган урыннарны барлыйк. Мәңгелек йортыннан баш­ласак, анда Тукай каберенә күрсәткечләр юк, туристның ияртеп йөрүчесе булмаса, ул аны таба да алмаячак. “Тукай эзләреннән” дип аталган экскурсия маршруты төзелгән, диләр. Әмма бу хакта турист каян белсен, әлеге мәгълүмат кунакханәләрдә, туристик үзәк­ләр­дә бармы? Әлбәттә, юк. Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төх­вәтова, миңа килсеннәр, бу маршрутны безнең музей хезмәткәр­ләре төзеде,  ди дә бит. Ул музейдан хезмәткәрләрне табып булырмы соң? Чөнки музей урнашкан Шамил йорты узган елны ук ремонтка ябылды. Алдан хәбәр ителгәнчә, аның нигезен ныгыту, тикшеренү эшләре өчен республика казнасыннан 6 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Бу эшләр тәмам­ланды. Ә ремонт эшләре башланмады. Әлегә подрядчыны бил­ге­ләү эшләре бара икән.


Хәтерләсәгез, моннан дистә ел элек язучы Шәриф Камал музее да ремонтка ябылган иде. Аннан анда әдәби музей, соңрак китап йорты төзү турында сүз куерттылар. Чынлыкта, сүз генә куера, эш бармый. “ВТ” хәбәрчесе фикер алышудан соң бу бинага махсус барып кайтты. Ишегалдында автосервиска кадәр гөрләп эшли, янкормалары да буш түгел кебек, ә төп бинаның кирпеч дивары белән ватык тә­рә­зә­ләре генә бар. Монда кайчан эш башланыр? Тукай музее да шул ук язмышка дучар булмасмы? Бу сораулар әлегә ачык кала.


Тукай музеена “сары йорт” ди­гән кушамат тагылганын да белдек. Тышкы сары буяулары халык күңе­ленә дә, музей хезмәткәр­ләренә дә ошамый икән. Гүзәл Төхвәтова ша­гыйрьгә кагылышлы материал­лар­ның күп булуы, аларның бер бинага гына сыймавы турында да әйтте. Бу уңайдан Разил Вәлиев: “Болгар номерлары җимерелгәч, анда тө­зеләчәк яңа бинада Тукайга урын бирәчәкләр дип вәгъдә ит­кәннәр иде, ул сүз үтәлдеме?” – дип сорады. Урынны чыннан да бир­гән­нәр, ләкин ул шулхәтле кеч­кенә, хәтта эченә кереп карарлык та түгел икән. Гүзәл ханым аны символик бүлмә дисә дә, башкалар чын исеме белән чолан дип атадылар. Шул чоланга риза булып мес­кен­ләндек, дип әйтүчеләр дә булды. Ә бит хәлдән чыгып була. Җыр­чы Идрис Газиев әнә шулай ди:


– Ерактан яхшырак күренә. Бәл­ки Казанда яшәүчеләр белми­ләрдер, Уфада торсам да, Казанда Амур кунакханәсенең барлыгын беләм. Тукайны Клячкин хастаха­нәсенә шуннан алып киткәннәр. Иренмәдем, монда килгәнче бу бинаны барып карадым, ул ремонтка ябылган икән. Сөйләшүдән соң резолюция кабул итеп, түрәләргә җи­бәрсәк, әйдәгез шушы “Амур” ку­накханәсендә Тукай музеена урын сорыйк.


Урын дигәннән, әңгәмәне залдан тыңлап утырган сәнгать белгече Розалина Шаһиева, Клячкин хастаханәсендә дә музей оештыру тәкъдиме белән чыкты. Өстәвенә, мондый тәҗрибә Россиядә дә, чит илләрдә дә бар икән. Ул хәтта концепциясе әзер булуын белдерде. Тик җыелучылар бу тәкъдимне кү­тәреп алырга ашыкмады. Безгә бит әле булганын күрсәтергә һәм файдаланырга өйрәнәсе бар.

Тукай интернетта бармы?

Чарада галим, Габдулла Тукай энциклопедиясенең баш мөхәр­ри­ре Зөфәр Рәмиев тә катнашты. Ул эн­циклопедиягә ике меңнән ар­тык мә­калә кергәнлеге, аларның һәр­кай­сында ниндидер бер кү­ләмдә яңа­лык барлыгы турында әйтеп узды. Ләкин бу басманы каян алырга, ничек танышырга, ди­гән сорауга җа­вап бирә алмады. Шагыйрь Рү­зәл Мө­хәммәтшин XXI гасырда һәр­бер мәгълүмат интернетта булырга тиеш диде. Бу фикер хупланды, лә­кин Тукай турында мәгълү­матлар бер урында тупланса яхшы булыр иде.

 

“Татмедиа” карамагына калган Тукай сайты бар безнең. Лә­кин gabdullatukay.ru сайты эшләми икән, анда соңгы яңалык узган ел­ның 5 маенда урнаштырылган. Тукай энциклопедиясе, “Тукай – яд­кәр­ләрдә” китабы менә шушында элен­­сә, аларны файдаланучылар мең­нәр, миллионнар булыр иде.
Тикмәгә генә КФУ доценты Ми­ләүшә Хәбетдинова да, без – узган гасырда, яшьләр бүгенгедә яши, дип әйтмәде инде. Энцикло­пе­дия­нең КФУ­да бер варианты да юк, мин дә­рес бирергә кергәндә ниш­ләп аннан файдалана алмыйм?” – дип сорады ул. Хәбетдинова хисле сөй­ләсә дә, аңа каршы чыгарга берәү дә җөрь­әт итмәде, чөнки дәлил юк иде:


– Биредә XXI гасыр балалары утыра. Бик җитди мәсьәләләр бар. Тукай турында бөек, даһи дибез, хәзер ниндидер вак-төяк мәсьә­ләләргә кереп китәбез. Бер вакыт драматург Илгиз Зәйниев миңа, Тукайны гел икона буларак күрсә­тәсез, аңа тел дә тидереп булмый, безнең аны кеше буларак күр­сә­тәсе килә, диде. Әйдәгез, иллю­зия­дә яшәмик инде! Без бүген милләт буларак югалабыз, телебез югала, рус халкы да бетә, без дә бетәбез. Бу чорда без вак-төяк әйберләргә кереп, Тукаебызны да югалтабыз. Замана балаларына электрон әс­баплар бирдекме, алар Тукайның шигырьләрен электрон планшеттан укый аламы? Тукай турында фильмнар, спектакльләр дә юк бит. Чөнки бу юнәлештә дәүләт тарафыннан системалы эш алып барылмый. Хәтта Тукай сайты да эш­ләүдән туктаган.


Миләүшә Хәбетдинова Тукай 18 телгә тәрҗемә ителгән дип мактанырга кирәкми дигән фикердә. Чөнки аларны 18 төрле халык укый дигән мәгълүматыбыз юк безнең, ди ул. Ул китапларның кайда сатылуы билгесез, менеджмент дигән тармак бездә бөтенләй эшләми. Гүзәл Яхинаның китабы әллә ничә телгә тәрҗемә ителеп, дөньяны шау­латты. Ник Тукай китаплары дөнья­ны шулай шаулатмый соң? Хәбетдинова тагын бер авыр мәсь­ә­ләгә кагылды. Чәчләренә чал кунган Зөфәр Рәмиевләрнең бүген яшь алмашлары юк ди ул. Галимә Тукайның замана балаларыннан ерагая баруын да аңлатты:


– Без, авыл балалары, Тукайны чирле килеш кабул иттек, күзлә­ребезне чылата-чылата, “Исемдә калганнар”ны укыдык. Авылдан шәһәргә күчеп килгән буынның балаларына Тукайны чирле килеш күрсәтеп яраттыра алмаячакбыз. Аларның геройлары – “Человек-паук” кебек супергеройлар. Әллә Тукай герой түгелме? Милләт исе­меннән бөтен әдәбиятны төрки халыкларга борган кеше бит ул.

Ничә кимчелеге бар?

Шагыйрьнең кайсы күзенә ак төшкән? Батулланың бу соравы залны беркадәр җанландырып җибәрде. Катнашучыларның берсе монда ике генә вариант булырга мөмкин дип җавап бирде. Ике вариантның кайсы дөрес булуын әйтүчеләр гади кеше арасында да, галимнәрдән дә табылмады. Укытучылар, Тукайның кимчелекләре безгә кирәк түгел, дисә дә, яшьләр Тукайның эчке дөньясын аңлау өчен аны объектив өйрәнергә ки­рәк, дигән фикердә. Рүзәл Мөхәм­мәтшин: “Андый язмалар да бар, әмма мин чыгарырга җөрьәт ит­мәдем, тик аларның да дөнья күрергә тиешлеген аңлыйм”, – диде. Бу җәһәттән тарихчы Искәндәр Гыйләҗев немец галиме Михаэль Фредерикның “Г. Тукай как объект идеологической войны” дигән монографиясен тәрҗемә иткәне өчен шактый тәнкыйтьләнгән иде. Чөн­ки анда Тукайның без күнеккән образы шактый үзгәрә. Галим, объективлык өчен мондый хезмәтләр кирәк, дигән фикердә:


– Тарихчылар арасында киң таралган бер хата бар. Алар үзләре теләгәнне генә күрә. Ә бит тарихта безгә җайсыз тоелган фактлар да шактый. Бу Тукай шәхесенә дә кагыла. Аның бөтен якларын күрсәтү – шагыйрьдән ерагаю дигән сүз тү­гел әле. Бу нисбәттән Михаэль Фре­дерикның китабын – бик мөһим өй­рәнү. Галим Тукай үлеменнән соң 100 еллыгына кадәр булган вакыт аралыгында чыккан басмаларны өй­рәнгән һәм шундый нәтиҗәгә килгән: Совет чорында Тукайны бары тик инструмент итеп файдаланганнар. Аннан интернационалист та, милләтче дә, коммунист та ясаганнар. Шулай штамплар барлыкка килгән һәм Тукайның иҗаты – икенче, шәхесе өченче планга калган. Штампларга шулхәтле күнек­кән­без, аңа гади, кимчелекләре булган кеше дип карый да алмыйбыз. Тукай бөек, чөнки ул бөек... Ә ни өчен бөек? Бу сорауга җавап бирү вакыт узган саен кыенлаша. Шуның өчен безгә ул яшәгән чорны, аның чордашларын, яшәгән шарт­ларын, иҗатын бөтен яклап өйрәнергә кирәк. Үзебез теләгәнчә генә түгел.


Искәндәр Гыйләҗев, без үзе­безчә, ә чит ил галимнәре безне үзләренчә өйрәнә, ди. Татар әдә­бияты – чит ил галимнәрен кызыксындырырлык әдәбият, дигән фи­кердә ул. “Безгә бу юнәлештә берләшеп эшләргә кирәк. Бәлки бу эш КФУда башкарылырга тиештер. Әгәр шулай булса, мин үз көчемне кертергә әзермен”, – диде.


“Түгәрәк өстәл”дә сүз күп булды. Тик аларның кайчан гамәлгә ашачагы гына билгесез калды. Кемнәрдер хыялда яшәүне хуп кү­рер, кемнәрдер вак-вак адымнар белән булса да эш башкарыр. Энтузиастларга өмет итсәк кенә инде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 60, 21.04.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112