ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

Колактан тартканга буй үсми

 

Владимир Путин, вазифага керешү белән, яңа “май указлары”н имзалап өлгерде. 2012 елгы шундый указлар­ның язмышын барыбыз да беләбез: үтәлде дип санаучылар өчен алар үтәлде, үтәлмәде дип тәкрарлаучы­лар өчен үтәлмәде. Шагыйрь әйтмешли: “Һәркем әйтә дөресен, күренгән кадәресен”.

005


Хәзрәти Путин имзалаган яңа указлар без яшәгән киңлекләрне 6 ел эчендә чәчәк атучы илләр рәтенә чыгаруны планлаштыра. Халык саны ниндидер бер могҗиза белән тотрыклы рәвештә үсә башларга, уртача гомер озынлыгы башта 78 яшькә, аннан соңгы алты елда 80 яшькә кадәр җитәргә, халыкның реаль керемнәре һәм пенсия акчалары инфляцияне узып артырга, фәкыйрьлек дәрә­җәсе ике тапкыр кимергә, ел саен 5 миллион гаиләнең торак шартлары яхшырырга, икътисадка һәм социаль өлкәгә цифрлы техноло­гия­ләр бәреп керергә, Россия, икътисади үсеш темплары белән башка илләрне узып, алга киткән 5 ил сафына басарга, җитештерүчәнлек үсәргә, бизнес юлындагы киртәләр алынып ташланырга тиеш. Мондый мул уңышларга ирешү мәга­риф өлкәсендә ыргылыштан башка мөмкин булмаганлыктан, белем һәм тәрбия бирүне яңа яссылыкка күчерү дә котылгысыз дип санала.


Яңа документлар Россияне 2024 елга кадәр гомумбелем бирү өлкәсендә әйдәп баручы ун ил рәтенә чыгаруны, хәтта фәнни тикшеренүләр юнәлешендә алга киткән беренче биш ил сафына бас­тыруны күз алдында тота. Путин күзаллавынча, яңа указлардагы имзаның карасы кибеп озак та тормыйча, үзебезнең галимнәр генә түгел, чит ил тикшеренүчеләре дә бездә эшләргә атлыгып торырга тиешләр. Әлегә моның киресе күзәтелсә дә, хыялланудан зыян юк дип саныйк та эчтән тыныйк әйдә.


Мәгарифне алга чыгару өчен, билгеле, укытучыны алга өндәргә кирәк. Укытучы шәхесеннән башка белем дә юк, тәрбия дә юк, монысы – раслауны сорап та тормый торган хакыйкать. Шуңа күрә указда укытучыларны колакларыннан тартып үстерүне күз алдында тоткан “Педагогик хезмәткәрләрнең профессиональ үсешен тәэмин итүче милли система”ны гамәлгә кертү ниятләнә. Бу система аз да түгел, күп тә түгел 50 процент укытучыны колачларга тиеш. “Систе­ма”ны инде “XXI гасыр педогоглары” дип аталган эшче төркем үткән ел ук ясады, интернетка элеп куйды, 2017 елның 6 июленнән 20 сентябренә кадәр укытучылар аны тикшерүдә катнаша алалар иде.


Тикшерүдә күпме укытучы катнашкан, анысы “ВТ” хәбәрчесенә мәгълүм түгел. Хәзер инде “система” эшли башларга, укытучылар­ның кимендә яртысын шунда куып кертергә тиешләр. Ни өчен укы­тучыларның 50 проценты гына яңа система кысасында җәфала­ныр­га тиеш икәне аңлашылып бетми. Төгәлрәк һәм объективрак итеп фаразласак, мәктәптә эшләсәң, “си­стема” сиңа кагылмый калмаячак, дигән нәтиҗәгә килү кыен түгел.


26 ел мәктәптә эшләп саубуллашкан укытучы буларак сизәм: яңа “система”да әллә ни яңалыклар юк. Барысы да кәгазь тутыруга, “портфолио” ди­гән буаз папканы симертүгә кайтып калачак. Документны ачкач ук күзгә ташлана: гомуми сүзләрдән торган критерийлар укытучыларны төрле категорияләргә туры китереп аттестацияләүне күздә тота. Категорияләрнең исә моннан дис­тә еллар элек кулланылган исем­нәре кире кайтарыла: “укытучы”, “өлкән укытучы”, “әйдәп баручы укытучы” дигән сүзләр яңадан кулланылышка кертелә. Болай үзе укытучыны беренче категорияле укытучы дип атасаң да, өлкән укытучы дип атасаң да, эчтәлектә берни дә үзгәрми үзгәрүен. Элегрәк “методист  укытучы” дигән чәчәк­ле-чуклы исем бар иде, яңа кәгазь­ләрдә анысы күренми. Минем кулда проект кына бар, төгәлләнгән һәм кабул ителгән документны табу мөмкин булмады, хәтта аның кабул ителүе турында да мәгълү­мат­лар юк. Проектка карасак, укыту­чы­ның дәрәҗәсе түбәннән югарыга таба үсә, һәр яңа баскычта мө­гал­лим киңрәк таләпләргә җавап бирергә тиеш. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә әллә ни зур үзгәреш күренми.


“Педагогик хезмәткәрләрнең профессиональ үсешен тәэмин итү­че милли система” куйган таләп­ләргә җавап бирү өчен, һаман да шул ук бер нәрсә – эшләгәнеңне кәгазьгә теркәп бару һәм... башкарачак эшләреңә масштаблы планнар төзү таләп ителәчәк. Мәсьәлә­нең бер бик кечкенә һәм нечкә ягы бар: аның кадәр кәгазь тутыргач, эшләргә вакыт калмый. Моны без инде йөзенче тапкыр үттек.


Укытучының укытырга вакыты калмый, чөнки система куйган таләпләргә туры китереп, бер кочак кәгазь тутырасы бар. Чәчтараш белән профессор турындагы мә­зәк­тәге төсле инде. Чәчтараш профессордан: “Ни өчен фән өлкә­сен­дә хәлләр начарайганнан-нача­рая?” – дип сорый икән. “Күз алды­ңа китер, – ди профессор, – син һәр коралың­ның ни өчен кулланылуы турында аңлатма язасың, һәр башны кырку­ның перспектив һәм сәгатьләп планын төзисең, һәр башны юууны язмача нигезлисең, шампуньны һәм башка кирәк-яракны ник кулла­нуың­ны язмача аңлатасың. Синең эшеңә күпме язма бастыруыңа һәм нинди журналларда бастыруыңа карап түлиләр. Сиңа көнгә берничә тапкыр тик­шерү белән киләләр. “Очлы кайчы кулланмаска!” дигән инструкция­ләр төшерәләр. Син чәч кыскартасы урынга семинарлар һәм конфе­ренцияләргә докладлар белән йө­рисең”. “Ә чәчне кайчан кыскартырга соң?” – дип кычкыра таң калган чәчтараш.


Мәктәптәге вәзгыять бу мәзәк­тәгедән аз гына да аерылмый, төп-төгәл туры килә. Мәгариф өлкәсен­дәге яңа “система” ул вәзгыятьне аз гына да төзәтми, көчәйтә генә. Колактан тартып, колакны гына үстереп була, буй шул килеш калачак. Мәгарифнең исә умыртка сөя­ге кәкре, шуны турайтмыйча торып, буйга үсеш булмаячак. Сөек­лебез Владимир Владимирович, билгеле инде, һәрбер документын җентек­ләп тикшереп өйрәнеп утыра алмый: имзаларга нәрсә керттеләр, шуңа фамилиясен сырлый. Һәм без яңадан бер үк тырмага басабыз: система тыштан (кә­газь­дә) ялтырый, эчтән (тормышта) калтырый. Яңа “май указлары”ның кай юнәлешен генә алып карама, без шул бер үк нәтиҗәне ясый алачакбыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 66, 08.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!