ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

Кем буласын белгән юк

 

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузлардагы бюджет урыннарының санын киметергә җыенмый. Быел 100 укучыга 57 урын туры киләчәк. Нинди белгечлек сайлаганнар югалып калмаячак? БДИ якын­лашканда, укучыларга бу хакта искәртеп куюның артыгы булмас. 

 5-2
Җәмәгатьчелек фикерен өй­рәнүче илкүләм тикшеренү үзәге чыгарылыш укучылары арасында сораштыру уздырган. Аның нәтиҗәләренә ышансаң, егет һәм кызларның 71 проценты югары белем алырга хыяллана. Тик  яшьләрнең  күбесе нинди белгечлек үзләштерәсен төгәл белми икән. БДИ нәтиҗәсен көтә­ләр. Аларны юрист, табиб, укытучы, IT белгечлекләре күбрәк кызыксындыра. Әти-әниләр исә балаларының мәгълүмати тех­нологияләр тармагына хезмәт итүен тели.

 
“Социаль навигатор” илкүләм проекты җитәкчесе Наталья Тюрина белдергәнчә, быел укытучы, инженерлар өчен бюджет урыннары күбрәк бүлеп бирел­гән. Республика вузларында 16 мең 626 түләүсез урын бар. Бу – былтыргыдан биш процентка күб­рәк. Физик культура, спорт өл­кәсенә  бушлай урыннар – 20 (барлыгы 730),  машина төзе­ле­шенә – 15  (945),  мәгълүмат өл­кәсенә – 13 (1156), педагогикага – 10 (1733), электроникага 9 (547) процентка арткан.  Химия  тех­нологияләре тармагына – 1440,  электр һәм җылылык энергетикасына – 1389,  авыл, урман һәм балык хуҗа­лы­гына  664 урын бирелгән. Дәү­ләт­неке булмаган вузларда да 120 түләүсез урын бар.


Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан да бүген нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуын белештек. Иң кирәкле ун һөнәр арасына машина йөртүче, слесарь-монтажлаучы, арматурчы, бетон салучы, штукатурчы, пе­шекче, балта остасы, табиб, ме­неджер, шәфкать туташы кер­гән. 1 апрельгә алынган мәгъ­лүматлар бу. Әлеге  исемлек үзгәреп тора, диделәр.


Республикада иң зур уртача хезмәт хакы – химия, нефть пред­приятиеләрендә  эшләүчеләр­неке (81 мең сум). Ә менә ку­накханә  директорының  эш хакы 290 мең сумга җиткән. Россиядә исә быел диңгез корабы капитаны аена 500 мең сум акча эш­лә­гән. Яхшы хезмәт  хакы алучылар арасында очучы (61 мең 558 сум), авиадиспетчер (57 мең 332), веб-программист (47 мең 146), юрист, адвокат (39 мең 747), ресторан директоры (38 мең 639), инженер (38 мең 165), икътисадчы (37 мең 547), теш табибы (37 мең 394), укытучы (32 мең 582), эретеп ябыштыручылар (31 мең)  бар.


Абитуриентларга берни­чә киңәш:


– Вузларга керү балларының югары булуыннан курыкмагыз! Анда укудагы казанышлар, олимпиада нәтиҗәләре өчен бирел­гән баллар да исәпкә алына. Әй­тик, олимпиада җиңүчесе БДИдан 90 балл тупласа да, аңа 100 балл бирелә. Әлегә күпме олимпиада җиңүчесе барлыгын берәү дә белми. Алар азрак булган очракта керү баллы да төшә ди­гән сүз.


– Уку йортына белешмә китерергә кирәкми. Әмма медицина, биология һәм башка юнә­лешләрне сайлаганда, табибтан кәгазь кирәк булачак.


– Бюджет урыннарының 10 проценты ятимнәр, инвалидларга бүлеп бирелергә тиеш. Әгәр килүчеләр аз булса, калган урыннар гомуми бәйгегә чыгарыла.


– Максатчан программа буенча укырга җыенучылар, алдан ях­шылап уйланыгыз. Килешү ни­гезендә укыганнарга шул оешмага кайтып  эшләргә туры ки­ләчәк.

 

Вузлардагы түләүсез урыннар саны


КФУда  – 5392
КДИТТУда (КХТИ) – 3813
КДИТТУда (КАИ) – 1991
КДЭУда –1420
Идел буе физкультура һәм туризм академиясендә – 772
Казан дәүләт аграр университетында – 680
КДАТУда – 602
Чаллы дәүләт педагогика уни­верситетында – 423
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында – 343

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 64, 11.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!