ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 157, 24.10.2017/

Йөрәгем – татар минем!

 

Баланы туган теленә кем өй­рәтергә тиеш? Чит илдә яшәүче татарлар моны әниләрнең бурычы дип саный. Кемнәрнедер, ки­ре­сенчә, әби-бабайлары, әтиләре  туган телле иткән. Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән V халыкара олимпиадада  катнашучылар татарчага ничек өйрәнгән икән? Читтәге татарлар туган телне өйрәнергә сәбәп таба, ә безне­келәрнең һаман да җае юк.

2-5

Гаи­ләләр моны – мәк­тәпкә, ә мәк­тәпләр гаиләгә аудара. Шул ук вакытта  япон, француз һәм башка милләт яшьләренә  татар телен өй­рәнү бик кызык тоела. Быел чарада илнең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән укучылар катнашкан. Үзебезнең яшь­ләр дә читтә калмый. Бәйгедә катнашучылар саны 15 меңгә җиткән хәтта. Шуларның 500е финалга чыккан. Биремнәргә кил­гәндә, алар катлаулылыгы буенча аерыла. Читтәге мил­ләт­тәш­ләребез өчен җиңел­рәк, әлбәттә. Белемне генә тү­гел,  җыр-биюгә булган сәләт­не дә күрсә­тергә ки­рәк әле.

 
Быел гран-прига ия бу­лу­чы­ларның берсе 24 яшьлек япон кызы  Накамура Мидзуки иде. Икенче бүләк­кә Саба районының Эзмә мәктәбе укучысы Ризәлә Йосыпова лаек булды. Мидзуки  әлеге бәйгедә өченче мәртәбә катнаша. КФУ мө­гал­лимнәре аңа  Мәйсәрә дип исем кушарга да өл­гергән инде.
 
Татар телен  интернет аша өйрәнгән ул. Әбисе ке­рә­­шен татары булса да, татар теле барлыгын бө­тен­ләй бел­мәгән. Ташкентта укыганда татар кызлары бе­лән танышкан. Мидзуки алар­­ның туган теллә­рен белмә­венә бик га­җәп­лән­гән. Менә шул чакта әбисе­нең телен өйрәнергә булган. Татарчаны ул “Ана теле” мәктәбе, шулай ук рус теле аша үзләштергән. Япо­ния­дә хәтта татар теленә өйрәтү буенча курслар да оештырган. Казан, Мәскәү­дән килеп укучы студентлар белән дә танышкан. Көн­гә ике сә­гатьләп татар теле белән шөгыльләнә икән. Шулай да әлегә әдәби әсәрләр укырга авыррак, ди. Бүген магистратурада тел белгече булырга укый. Казанда укырга да теләге бар. “Йөрәгем татар минем, чөнки әбием – татар!” Бу сүз­ләрне ул шулкадәр горурланып әйтә. “Дусларым, беләсезме? Татар теле – иң матур тел, шундый бөек тел­не, әйдәгез, бергәләп өйрә­ник әле”,– дип мөрә­җәгать итте ул тамашачыларга


Париждан килгән Александр Казачевскийның да татарча исеме бар. Ул Ис­кән­­дәргә әйләнгән. Егет француз, инглиз, рус тел­лә­ре белән бер­рәттән, татар телендә дә әйбәт сөйләшә. Әмма аның татарчаны  камил беләсе ки­лә. Егет татарчаны рус теле аша өйрәнгән. Ул белем алган уку йортында да рус һәм татар телләре укытыла икән. Александр-Искән­дәрнең әби-бабай­ла­ры бик күптән Франциягә Украинадан күче­неп кил­гән. Берничә ел элек Мәс­кәү­гә баргач, егеткә Казанны күрергә җай чыккан. Менә шунда  дуслары аңа татарча өйрәнергә киңәш ит­кән.


Канададан килгән Латыйфа Хәмәдьярова исә Мон­реаль көллиятендә укый. Халыкара олимпиадада беренче тапкыр гына катнашса да, мактаулы урынга лаек булды. Татар теленә аны әнисе Лиана өйрәткән. Кызлары французча сөйләшкәндә туктатып, “татарча сөйләшегез” дип ки­сәтә икән. Алар элек Алма-Ата шәһәрендә яшә­гәннәр. Олимпиадада катнашу  кыз­ның фикерләрен тагын да үз­гәрткән. Латыйфа “Ана теле” онлайн-мәк­тәбендә укырга җыена. Лиана ханым  телне әниләр өй­рәтергә тиеш, дип саный. Ә узган ел гран-при откан Финляндиядә яшәүче Наил Бәдретдиновны туган те­ленә әтисе өйрәткән иде.


Татарчаны өйрәнергә те­ләк кенә кирәк булып чыга түгелме соң? Әнә Оренбург өлкәсеннән килгән Али­­нә Нигъмәтуллина  мәк­тәптә татар теле һәм әдә­бия­тын атнага нибары берәр сәгать кенә укый. Әмма гаиләдә татарча сөй­ләшү аңа телне онытырга ирек бирми.


Кичә башкалабызның “Бас­кет-холл” үзәгенә олимпиада җиңүчеләрен котларга Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов та килгән иде.


– Тел булмаса, милләт­нең киләчәге юк. Сез, яшь­ләрне күргәч, күңелдә ышаныч арта. Телне, гореф-гадәтләрне саклауда өлеш керткән өчен республикадагы гына түгел, чит илдә яшәүче милләт­тәш­ләре­безгә дә рәхмәт, – диде ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 58, 22.04.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112