ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Ярауны ник акладылар икән?

 

Авылдашым Ярулла абыйны бөтенләй белмим. Без кечкенә чакта ук вафат булган ул. Үзен күреп белмәсәм дә, өлкәннәр сөйләгәннән Бөек Ватан сугышында безнекеләргә каршы сугышканлыгы, алманнар ягында хезмәт итүе турында сүзләр хәтергә нык сеңеп калган. Ә менә Шаһимөхәммәт исемен искә алучы да булмады. 

17-2
“Идел – Урал” егетләре

Бөек Ватан сугышы барышында Идел белән Урал төбәгеннән чыккан әсирләрне җыеп, алманнар “Идел – Урал” легионы оештыралар. Урыс булмаган халыкларны Совет армиясенә каршы көрәш­терергә теләгән алар. Коточкыч мәкерле план булган бу, ди легио­нер­ларның язмышын өйрәнүче галим, тарих фәннәре докторы Ис­кәндәр Гыйләҗев. Тик явыз ният­ләре тормышка ашмый. Беренче булып фронтка җибә­релгән 825 нче батальон, алманнарга каршы баш күтәреп, партизаннар ягына чыга. “Алманнар, урыс булмаган халыкларны сугышка кертеп, бары тик кан койдыртырга гына теләгән. Бернинди вәгъдәләр бирелмәгән, аларны түбән дәрәҗәдәге халык дип санаганнар. Үз ватаннарына тугры булган легионерларның күпчеле­ге партизаннар ягына чыга алган”, – ди Искәндәр Гыйләҗев.


1943 елның 24 февралендә 825 нче батальонның 506 сугышчысы хәрби кораллары белән Белоруссия партизаннары ягына кушыла. Легионерларның күбесе 1943 елның 6 мартында көчле бәрелеш вакытында хәбәрсез югала, 19 майда барган көрәштә Щелбов урманында һәлак була. 825 нче батальонның күтәрелеше, алардан соң сугышка әзерләнгән 826-831 нче батальоннар, исемнә­ре билгеле каһарманнар Муса Җәлил, Гайнан Кормашев, Абдулла Алиш, Фуат Сәйфелмөлеков, Фуат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Сибаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров һәм башкаларның батырлыгы (барлыгы 40 меңләп кеше) – яшерен оешманың эшчән­лек нәтиҗәсе, ди тарихчылар. Бу эшнең башында кем торган, анык кына җавап биреп булмый. Тик шунысы бәхәссез: әсирлектә булган вакытта мил­ләттәшләребез ил азатлыгы өчен аяусыз көрәш алып барган. Баштарак аларны Ватанына хыянәт итүчеләр дип санаганнар, сугыштан исән кайтучыларны хөкем иткәннәр. Легионерлар язмышы ныклап өйрәнелгәннән соң гына аларның чын йөзе киң җәмә­гатьчелеккә билгеле була, исем­нәре аклана.


Әйтелмәгән сер


Бу тормышта бер нәрсә дә очраклы түгел, диләр. Лилия Кадикова белән Бөтендөнья татар кон­грес­сының туган якны өй­рәнү­челәр корылтаенда очраштык. Дөресрәге, урыннарыбыз янә­шә туры килде. “Кызганыч, татарча белмим, нәрсә сөйләгән­нәрен аңламыйм, – дип сүз башлады адашым. – Әтием – татар, әнием марҗа иде. Өйдә татарча сөйләшмәдек. Әмма минем күңелем – татар, әтием – морзалар нәселеннән. Баба­ларым турында горурланып өйрәндем. Татарлар турында тагын да күбрәк беләсем килә”. Менә шулай танышып киттек аның бе­лән.


– Мәскәүдән килдек без, – диде Лилия ханым. – Бер төркем татарлар инде менә ничә еллар дәва­мында “Идел – Урал” легионерлары турында өйрәнәбез, мәгъ­лү­матлар туплыйбыз, исем­лек­ләрен барлыйбыз. Аларның батырлыгы турында күптән түгел “Никто не забыт” дигән китап та чыгардык.  


Шунда исемә төште: авылга кайткач, Гөлсинә апа Шәрифул­лина каенатасы Гайнулла абый­ның туганы Шаһимөхәммәтнең (Шаһи) “Идел – Урал”да булуын әйт­кән иде түгелме?! Әсирлеккә эләгеп, соңыннан партизаннар ягына чыккан, Белоруссия урманында ятып калган Шаһи абый­ның (рәсемдә) исемен акларга теләүләре турында сөйләгән иде. Лилия ханым белән китаптагы исемлектән аның исем-фамилиясен эзләп таптык. 1943 елның 19 маенда хәбәрсез югалуы язылган иде анда. Мәскәүгә кайту белән безгә ике китап җибәрергә вәгъдә итте. “Берсе – сезгә, икенчесен Шаһи­мө­хәм­мәт солдатның туганнарына бирерсез”, – диде. Озак та үтми, Мәскәүдән вәгъдә ителгән китап килеп төште. Китап белән танышу солдатлар исемлегеннән башланды. Өстемә кайнар су сипте­ләр­мени?! Галимуллин Ярулла Галимуллович, 1912 елгы, Балтач районы, Бөрбаш авылы, 1943 елның 6 мартында хәбәрсез югалган. Тукта, кем бу? Бабайның туганы түгелме? Исем-фамилиясе, әтисе­нең исеме туры килә бит. Эзләнә, сораштыра башладым. Әни дә, абыйсы Рәсим дә Ярулла абыйның тоткынлыкта булмавын, туган елы туры килмәвен (безнеке 1905 елгы) әйттеләр. “Бу – Мәнди Яравы булырга тиеш, сугышта әсир­лек­кә төшкән кеше ул”, – диде абый.


Палач Ярулла


Китапта, хәбәрсез югалган, диел­гән булса да, сугыш тәмам­лангач, авылга кайта Ярулла. Тракторчы Гөлчирәгә өйләнә, кызы Рузилә туа. “Кызыл Татарстан” колхозында бригадир булып эшли. Бәхетле тормыш озакка бармый, кулга алалар. Безгә каршы сугышкан, алманнар ягында булган дигән хәбәр тарала авылда. Бу яман аты үзе үлгәнче кара тап булып тагылып йөри.


Ни кызганыч, Бөрбашта аның турында сөйли алырлык кеше табылмады. Яшьтәшләре инде үлеп беткән. Ярулла абзыйны белүче­ләр, аның белән авыл халкы бик аралашырга тырышмый иде, бер­нәрсә дә белмибез, диюдән ары узмадылар. Туганнары да артык мәгълүмат белмәде. Эзләнә торгач, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында гомер итүче авылдашыбыз Дания апа Корбановага (кыз чактагы фамилиясе – Исрафилова) барып чыктык. Сугыш кичеп, авылга исән-сау кайткан Ярулла абыйны ничек кулга алганнарын ул яхшы хәтерли булып чыкты. “1949 елның гыйнвар ахырлары иде. Иртән Гөлчирә апа безгә төш­те. Абый, Ярулланы төнлә алып киттеләр, нәрсә булган икән, белешә алмыйсыңмы, диде. Әти ул чакта колхоз рәисе булып эшли иде. Районнан кайтты да, Гөл­чирәне ул йортта калдырып булмас, Рузиләне алып тө­шәргә кирәк дип, мине менгереп җибәр­де. Кичен Гөлчирә апа эштән безгә кайтты”, – дип, ул көннәрне искә төшерде Дания апа.


Гөлчирә апа ул чорда район­да алдынгы тракторчыларның берсе була. Шул ук вакытта коммунист. Илне саткан кеше белән коммунист бергә гомер итәргә ярамаган заманнар. Аңа ике юл­ның берсе кала: иреннән ваз кичәргә яки коммунистлыктан чыгарга. Абыйсы Нә­зир колхоз рәисе булгач, нәселгә авырлык килмәсен дип, ул аерылырга карар кыла. Фашистлар ягын­да булган, алманнарга хезмәт иткән дип, Ярулланы 15 елга төрмә­гә утырталар. Магаданга җибәрә­ләр. Сигез ел ярым утырып, кире авылга кайта. Бу вакытта Гөлчирә апа үзе кебек тракторчы егеткә кияүгә чыккан була. “Мин сиңа үп­кәләмим, сәясәтнең корбаннары бул­дык без, дигән Ярулла абый Гөлчирә апага”, – ди Дания апа. Ярулла абый бүтән гаилә кормый. Хәер, авылдашларны да аңларга бу­ла, илне саткан дигән даны таралган кешегә кияүгә чыгарга да курыкканнардыр. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр ялгызы яши.


– Ярулла абый печән эскертен бик матур куя иде, – дип сөйли Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Авыл­даш­лар аның белән эшләргә телә­мәде. Гаепләп тә булмый, заманасы шундый иде. Безнең кебек малай-шалайларны аның янына кибән өстенә менгерәләр иде, күп эшләдем мин аның белән. Өскәрәк күтәрелгән саен, Ярулла абыйның башы әйләнә, көчкә эшли иде. Кем белгән бит шул чакта, сорашкан булыр идем. Хәер, безнең кебек яшүсмергә ышанып сүз әйтмәс иде ул.   


– Ярулла абыйның печәнен урманнан шактый алып кайттым, – ди гомер буе авылда шофер булып эшләгән Дамир Шакиров. – Сугышта күргәннәре турында беркайчан да ачылып китеп сөйләгәне булмады. Үзебез дә сорамадык.  


Шаһимөхәммәт, син кайтмассың...


Юк, авылга кайткач, бер ке­шегә үзенең кайда булуын сөйли ул. Бу кеше Шаһимөхәммәтнең әтисе Шәрифулла абый була. “Шаһи бик бетерешкән иде”, – ди ул аңа. Тагын нәрсәләр сөйләш­кәннәрдер, анысы безгә караңгы. Гайнулла абый (ул да мәрхүм инде) сөйләп калдырган истәлекләр­дән аңлашылганча, шуннан соң Шәрифулла абзый, хәрби комиссариатка барып, малае хакында кызыксына. “Бабай, улың безгә каршы сугышкан, исемен оныт, гаиләгезгә авырлык килүе бар, эзләмә, сөйләнеп йөрмә”, – диләр. Билгеле, бу хәлгә алар бик аптырый. Авыл активисты, комсомол кешенең мондый юлга баруына ышанмыйлар. “Әти бик бетерешеп, куркынып кайтып керде. Мин ул вакытта кечкенә идем. Безнең янда да ачылып китеп сөйләшмәделәр, урамга чыгаруыбыздан курыкканнардыр”, – ди Шаһи абыйның бердәнбер исән калган кыз туганы Әнвәр Фазлиева. Менә шулай аның яманаты авылга таралмый кала... 


1939 елда 17 яшьлек Шаһине фин сугышына алалар. Гайнулла абыйның исендә калганча, ул көнне сугышка авылдан 19 кеше китә. Алар арасында аның ике абыйсы Гомәр белән Шаһимө­хәм­мәт тә була. Егетләр яу кырына китәргә әзерләнгәндә, күрше карчыгы керә дә: “Шаһи­мө­хәм­мәт, син кайтмассың, төш күрдем, әтиең эчке әгъза­ларың­ны койма башына элеп чыкты”, – ди. Бу сүз­ләрне ишеткән егет коелып төшә, елап ук җибәрә. Солдатка китүче егетләр­не, атка утыртып, авыл урам­нарын берничә тапкыр әй­лән­дерәләр. “Мин барыбер кайт­маячакмын”, – дип, Шаһи башын да күтәрми, арбага ятып елап уза бу араны. Гомәр, ике сугыш кичеп, әйләнеп кайта. Ша­һи­мө­хәм­мәтнең язмышын туганнары бик озак ачыклый алмый. 


Шаһи абыйның “Идел – Урал” составында булуы 2008 елда гына беленә. “Татарстан” журналында Абделхан Әхтәмҗанның (Мәскәү­дән җибәрелгән китапны төзүче­ләрнең берсе – нәкъ менә шушы кеше) “Кемнәр алар, билгесез геройлар?” дигән язмасын укыгач кына аның кайда хезмәт итүен белә Шәрифуллиннар. Шушы хәлләр­дән соң, 2012 елда РФ Оборона министрлыгының үзәк архивына хат язалар. Тик   аннан Шәри­фуллин Шаһи Шәрифулла улының алман армиясендә хезмәт итүе турында хәбәр килә. Димәк, үзәк архивка нәкъ менә аларны партизан буларак танымаган чактагы документлар юлланган булган. Шаһи абыйның “Идел – Урал” составында булуын дәлилләүче чыганак Татарстан Милли архивы каршында чыгып килүче “Гасырлар авазы” фәнни-документаль журналның 2009 елның 1 санында да бирел­гән. Татар солдатларының ачы язмышын өйрәнүче тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов, Белоруссия милли архивы материалларына таянып, Витебск партизан бригадасында булган, моңа кадәр исемнәре билгеле булмаган солдатларның мәгълүмат­ла­рын җиткерә. Әлеге тарихи исем­лектә Шаһи Шәрифуллинның Сысоев җитәк­челегендәге беренче номерлы отрядка күчеп хезмәт итүе, Балтач районы, Бөрбаш авылында тууы, әти-әнисе, биш ир туганы булуы, 1943 елның 19 маенда хәбәрсез югалуы турында язылган. 


Ярулла Галимуллинның исеме гомуми исемлек белән, үзе үл­гәннән соң, 1993 елда аклана. Палач Ярауны ни өчен акладылар икән, диючеләр авылда хәзер дә бар. Чөнки авылдашлар бүгенгә кадәр аның легионер булуын белми. Бөек Ватан сугышы Мемориа­лының рәсми сайтында Ярулла Галимулла улының “Идел – Урал”да булуы (Шаһи абый турында башка авылдашларга әйтмәве, аның исемен каралтмавы – үзе үк бик зур кешелеклелек билгесе), Захаров партизаннар бригадасында хез­мәт итүе күрсәтелгән. 


– 825 нче батальонда булып, партизаннар ягына күчкән әлеге ике авылдашыгызны да геройга тиңли аласыз, – ди Искәндәр Гый­ләҗев.


Якташлар исеме мәңгелек


“Идел – Урал” легионерлары­ның язмышына битараф булмаган Мәскәүдән килгән тарихчылар белән очрашканда, Мансур Хә­кимов, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән Бөек Ватан сугышында башларын салган әлеге татар сугышчылары хөрмә­тенә Бе­лоруссиянең Витебск өлкәсе, Витебск районы, Копти авылы янә­шәсендә 2009 елда һәйкәл куелуын әйтте. Здравнево авылы янында да истәлек ташы урнаштырганнар.  


– Әлеге ташны куярга рөхсәт сорап, безгә берничә ел дәва­мында күп кенә бусагалар таптарга туры килде. Максатыбызга иреш­тек, татарларның батырлыгы онытылырга тиеш түгел. Бу эш­тә безгә ярдәм күрсәткән барча милләттәшләребезгә чиксез рәх­мәт, – диде Мансур Хәкимов.

P.S. Ни кызганыч, Ярулла абый сугыштан исән-сау кайтса да, аның фотосурәтен таба алмадык. Кем белә, бәлкем аның фотосы берәр кешедә сакланадыр. Булса, Бөрбаш урта мәктәбенә тапшырсагыз иде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 11.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр