ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 135, 21.09.2018/

Холыксызлык чире


Шундый кешеләр, гаиләләр бар: алар күрше-тирә белән даими ызгышта, үчләшүдә. Андыйлар янәшә яшәүчеләрне яратмый, алар турында гайбәт тарата, җае килгәндә, низаг чыгарырга, хәтта этлек, начарлык эшләргә дә тартынмый. Дустанә мөнәсәбәтләр, чын күршеләрчә аралашу, йомышка йөрешүне алар белми, аңламый.

2-4
Ныклабрак караганда, андый гаилә­ләрнең эчендә дә тәртип, үзара ихтирам, аңлашу юк. Туганнарның хәллерәге хәл­сезен санламый, ул гынамы, кагып, кыерсытып тора, бәргәләп алырга да күп сорамый. Кая ул туганнарча ярдәм, ихлас мөнәсәбәтләр, кече күңеллелек!


Мондый криминал гаилә сезгә без яшәгән илне – Россияне хәтерләтмиме? Йә, әйтегез әле, кайсы күрше белән без дус? Кырымны Россиянеке итеп танымаган һәм беркайчан да танымаячак, ашыгып латин имлясына күчеп баручы Казахстан яисә бездән килгән очсызлы углеводородлар, башка ташламалар хисабына гына “кода”лыктан әлегә баш тартмаган, акрын гына Европа ягына авышучы Белорусcия беләнме? Ул-бу килеп чыга калса, таяныр иптәш, аркадаш турында сүз сөй­ләү дә урынсыз. Чөнки алар юк. Россия­нең һаман да патша Александр III әйткән ике союзнигы – армия һәм флот. Цивилизацияле дөнья безгә каршы гына түгел, ул дөнья белән якын киләчәктә мөнәсә­бәт­ләрне җайлау ихтималы да шактый түбән. Ипсез тышкы сәясәт безне шуңа җиткерде: язуларына караганда, Европа илләрендә рус кешесен, бигрәк тә соңгы 4-5 елда, йә карак, йә бандит, йә шпион дип кабул итә башлаганнар. Без алар өчен мәдәниятсез, тәрбиясез кавем булудан бигрәк, уенда яхшылык булмаган сугышчан ярым кыргый кабилә-ил хәзер.


Холыксызлык, ипсезлек чамасыз икән, ул инде, әйткәнебезчә, тышкы мө­нә­сә­бәт­ләргә генә сыешып кала алмый. Россия­дәге элитаның зур өлеше хроник шовинизм белән чирле. Ә ул патология илдә “чукындырылмаган” халык­ларның һаман да булуы, яшәве, милли-терри­то­риаль бүленеш, милли телләр, милли мәгариф белән һич тә килешми. Ул аларның даими эчен пошыра. Пошырып кына да калмый, биредәге карагруһ­чылыкның көйле эш механизмы да булдырылган, аның үз идеологлары, үз рупоры бар. Ассимиляцияне тизләтүдә тулы институтлар тир түгә. Һәм барысы да рәсми хакимиятнең астыртын хәер-фатыйхасы белән. Милли мәгарифләр­гә даими теш кайрап, үз дигәненә ирешеп килгән Ольга Артеменко ишеләр әллә гамәлләрен эчке сәясәт өчен җаваплы зат – Сергей Кириенко, аның аппараты белән алдан килештермиме?


Рупор дигәндә, анысына да тел-теш тидерерлек түгел – ЛДПР һәм аның чирек гасыр буе парламентта утыручы лидеры Жириновский. Мәгънәле илләрдә парламент тикле  парламентта  хатын-кыз­лар­ны чәченнән сөйрәүче, югары мөнбәрдән аның саен ярым фашистик тәкъдимнәр, ши­гарьләр кычкыручы кеше күптән сәясәттән читләштерелер иде. Тик Россия сәясәтендә әлеге кешенең үз урыны, үз киштәсе бар. Холыксыз ил холыксыз һәм гаугалы сәясәтчеләргә мохтаҗ. Югары җитәкчеләребез “юрист улы” белән кул бирешеп кенә калмый, бик тә мөлаем итеп гәпләшә, аралаша, дәүләт бүләклә­рен дә кызганмый. Чөнки төп сәясәтче­ләргә сөйләргә ярамаганны, дуамал, хәтта ки тозсыз фикерне халыкка, милләт­ләргә ирештерүчесез, элекке падишаһ­лар тоткан шамакайларсыз һич булмый. Иң мәгънәсез идеяләргә дә реакцияне, кайтавазны белеп тору фарыз.


Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан Закон проекты автор­ларының икесе генә ЛДПР әгъзасы булса да, башлангычның шул партия кабинетларында яралуы бүген билгеле. Мәгълү­мат ыргытылды, азчылык кавем­нәр ни эшләр? Гадәттәгечә, шыңшып, үз алдына сукранып, йотып куярлармы? Татарстан ни кылыр? Йоталар икән, җиң сызганып эшкә тотынасы: рус булмаган телләрне төбен­нән үк кисеп чыгасы, анысы җайга салынгач, чираттагы этапка – ул террито­рияләр­не губернияләш­терүгә алынасы. Мондый гөнаһлы эш “халык соравы” буенча башкарылса, би­грәк тә яхшы. Әле шушы ай башында гына Казан, Уфа, Улан-Удэдагы мил­ли тел­ләрне мәҗбүри укытуга каршылар, ил җитәкчелегенә күмәк хат язып, “җәелеп баручы милләтче­лек”­не тыюны сорап кына калмады, милли тө­бәк­ләрне бете­рү тәкъдиме белән дә чыкты. Бу да югары кабинетларда яралып, түбәнгә төше­релгән, “халыктан” ди­гән келәймә тагылган чираттагы мәкерле холыксызлык, явызлык.


Мәдәни геноцид дип аталган чылбыр күпбуынлы. Бүген ул чылбырга чираттагы буын-боҗраны коеп яталар. Чигенер яисә оборонада, окопта утырыр чаклар үтте. Ялварулы, тик нәтиҗәсез хатларны да язмадык түгел, яздык. Безне хәзер хакимият белән милләтнең бергәлеге, тә­вәккәллек, сугышчан рух, контрһөҗүм ге­нә коткара ала. Гражданлык активлыгын кискен арттырыр, митингларга, урам чараларына керешер көннәр җитмә­деме?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 12.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр