ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 135, 21.09.2018/

Пенсиягә кайчан китәсе?


Россиядә пенсия яше артачак. Юк, шул килеш кала. Арта, юк, арта... Тарткалашу озак еллар дәвам итә. Россия Хөкүмәте моңа ничек нокта куяр? Дәүләт Думасы депутатлары каравына шул хакта җентекләп язылган закон проекты кертергә җыеналар. Ул турыда депутатлар каршында чыгыш ясаганда илнең Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткер­де.

1-2

Фикерен  үзенчә дәлил­ләп тә күрсәтте: хәзергә ка­дәр дәвам итә торган пен­сиягә чыгу яше 1940 елларда билгеләнгән. Бу чорда гомер озынлыгы да шуңа тәңгәл килгән. Ә хәзер яшәү дә, тормыш та икенче һәм законны үзгәртергә мөмкинлек бар. Тарихка күз салсаң, ир-ат­ларга 1932 елдан башлап, картлык буенча пенсия 60 яшьтән  билгеләнә. Хәрби­ләр, зарарлы җитештерү тармагында эшләүчеләр тагын да алданрак – 45, 50, 55 яшьтә лаеклы ялга китә. Ә хатын-кызларга, белгә­не­без­чә, пенсия алу өчен 55 яшькә җи­тәргә кирәк. Шулай ук таш­­ламалы категория дә бар: алар 45 яки 50дән пен­сиягә чыга. Түрәләребез шушы саннардан соң, мисалга чит илләрне китерергә ярата. Мәсәлән, Бөекб­рита­ниядә, Япониядә, АКШта, Канадада ирләр дә, хатыннар да 65 яшькә кадәр пенсиягә өмет­ләнә дә алмыйлар. Ә ниш­ләп­тер, аларның безнең карт­лар­га караганда озаграк яшә­вен әйтергә онытып җи­бәрәләр. Мәсәлән, Японияне генә алыйк. Японнарның ур­тача гомер озынлыгы – 84,6 яшь. Бездә ирләр уртача – 66, хатын-кызлар 71гә кадәр яшәсә, японнарда ул күрсәт­кечләр  78 һәм 82 яшькә туры килә. Аерма бармы? Яшәү, эшләү шартлары, медицина хезмәте, пенсиягә чыккач, бер илдән икенче­сенә сәяхәт итеп йөрүләрне чагыштырсак, анысы да, кызганыч, безнең файдага булмаячак.

 
Экс-министр Алексей Кудрин, стратегик эшлән­мәләр үзәген җитәкләүче буларак, пенсия яшен озайтуларга 2034 елга кадәр алынмаска кирәк, дип белдергән иде. Ул чагында хатын-кызларга – 63, ир-атларга  65 яшь билгеләү кулай булыр иде, ди ул. Ә Мәскәүдәге социаль анализ һәм фараз институты директоры урынбасары Юрий Горлин 63 һәм 60 бик таман дип саный. Аның фи­ке­ренчә, ирләрнең байтагы 60тан соң эшләвен дәвам итә әле. Тик 63тән соң бер­мә-бер кими һәм шуннан хезмәт итүчеләр елдан-ел азая бара. Кәгазьдә язылганнарга ышансаң, хатын-кызлар 59-60ка кадәр эшли дә кисәк кенә ялга китеп бара. Әллә ялга китәләр, әллә хас­таханәгә? Юрий Горлин хатыннарны 60ка кадәр эшләтү яклы. Ул шулай ук пенсиягә чыгу яшен акрынлап арттыру фикерен дә күтәрә. Әйтик, беренче дүрт-биш елда елына 3 ай кушсаң, халык үзгә­реш­ләр­гә җиңел­рәк җайлашыр иде, ди ул.


Татарстанда исеме яхшы таныш, элеккеге сәламәтлек саклау министры, хәзер Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та бу җәһәттән икътисадчы буларак сүзен җиткерде. “Әлеге мәсьәләне кузгату ничек кенә уңайсыз булмасын, пенсия яшен арттыру буенча карар кабул итәр вакыт килеп җитте, – диде ул. – Бу карар һич югы пенсия күләмен арттырырга ярдәм итәчәк. Пенсияләрнең гомуми хезмәт хакыннан 40 проценттан түбәнрәк булуына юл куя алмыйбыз”. Айрат Зәки улы кемнәрнең хезмәт хакы турында сүз алып баргандыр, ул хакта ачыклык кертмәде. Һәрхәлдә, бу сүз­ләр бюджет өлкәсендә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә кагылмый бугай. Кайбер тармакларда хезмәт хакы пенсия акчасыннан да азрак түләнә бит. Хәер, кәгазьдәге сумма белән кулга кергәне икесе ике төрле.


Илдә эшләүчеләрнең азаюы аркасында пенсия тү­ләүдә тоткарлыклар да килеп чыгарга мөмкин дип, куркытып куючылар да бар. Дөрес, әлегә бу янамый. Пенсия өләшүдә тоткарлыклар юк. Россия Пенсия фонды­ның Татарстандагы идарәсе идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина республикада пенсиягә чыгучыларның саны елдан-ел артуын искәрт­те. 2001 елларда пенсия яшен­­дәгеләр миллионга якын булса, хәзер миллион бер йөздән күбрәк. Ел саен якынча 70 мең кешегә пенсия бил­геләнә.


“Авылда тормыш үзгәрә, яхшыра, диләр. Дөрес, үзгә­решләр дә бар, ләкин көзен, кышын, язын терлекчегә, механизаторга аякка резин итек кимичә булмый. Авыл урамнарында элек терлек­челектә эшләгән апалар оч­рый. Барысы да таякка таянган. Шуларның артларыннан кызганып карап калам. Андый түгелләр иде, салкын тию­ләр, күтәрүләр, авыр эш­ләр шундый хәлгә калдырган. Механизаторлар радикулит, астма белән авырый. Авыл хал­кы бүген дә иң авыр хез­мәтне башкара. Пенсия яшен бөтен ке­шегә дә бер төрле итеп кую, арттыру дөрес түгел ул. Күпме генә сөйләсәк тә, Европа була алмыйбыз, без­нең климат шартлары да башка – кыш озын, суык. Хезмәт шартлары буенча да бүтән, безгә аларны куып җитәргә ерак әле. Һәр авылга аерым якын килү кирәк”, – ди Спас районында 30 елдан артык хуҗалык җитәк­че­се булып эшләүче Дамир Хәми­дуллин. Ә депутатлар ничек хәл итәр?.. Алар кыш, яз салкыннарын сизә ми­кән?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 15.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр