ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 70, 22.05.2018/

"Өч-дүрт ел эшлиләр дә, остарып-ма­саеп йөриләр"


Сокландым да, кызгандым да! Чуаш кәләшләрен әйтүем. Чабаксардагы Чуаш чигүе музее хез­мәткәрләренең сөйләвенә караганда, элгәре кәләш­ләргә кияүгә чыккан көннәрендә туры мәгънә­сендә авырга туры килгән. Чуаш хатынының чүгүле, чулпылы, йөзләр­чә тәң­кә­ләр белән бизәл­гән милли киеме бер пот чамасы тарткан. Әлеге милли киемне ул кырык көн дәва­мында киеп йө­рер­гә тиеш икән. Шушы рә­вешле киленнең сабырлыгын, ни дәрәҗәдә эшкә сәләтле булуын сынаганнар.

3-2
Узган җомга көнне парламентара хезмәттәшлек кысасында ТР Дәүләт Советы һәм ЧР Дәүләт Советы депутатлары Чабаксарда “Халык сән­гате һөнәрчеле­ген үстерү һәм хуплау” дигән темага “тү­гәрәк өстәл” янында фикер алышты. Чабаксарга килеп төшү­гә безне – татарстанлыларны халык сәнгате һөнәр­челегенә кагылышлы урыннарга алып бардылар. Чуаш чигүе музеен, киләчәк­тә шушы һөнәрче­лекне үсте­рәчәк белгечләр әзерли торган уку йортларын күр­сәт­теләр. Әм­ма беренче тәэсир күбрәк истә кала. Сер түгел, безнең татар хатын-кызлары да тукырга, чигәргә, тегәргә, бәй­ләргә оста булган. Әле дә Мөс­лим, Сарман, Мин­зәлә якларында чигүле түр­ләмә, алъяпма, кашагаларны ка­дер­ләп сак­лаучылар, хәтта шушы халык сәнгате һөнәр­челе­ген саклап калырга, дә­вам итәргә тырышучылар бар.


Чигү дигәннән. Бу һөнәр аеруча киң таралган икән чуашларда. Шунысы кызык: татар чигүләрендә гадәттә үсем­лек, чәчәк культы булса, ут күршеләребездә геометрик фигуралар өстенлек итә. Аерым алганда, тарихи әсәрләр­дән Сталин золымы елларында, свастика чигә­сез, дип чуаш хатын-кыз­ларын кыерсытканнары, хәт­та ирек­ләреннән мәхрүм иткәннәре мәгълүм. Югый­сә мәңгелек хәрәкәтне аң­латучы бер билге генә бу. Гитлерчылар шуны үзләре­нә кулланышка алган икән, монда чуаш халкы­ның ни гаебе бар?! Шөкер, төрки кардәш­лә­ребез мәңге­лек хә­рәкәтне аңлатучы әле­ге билгене чи­гүдән баш тарт­маган. Чуаш галимнәре, борынгы чи­гүләрне укып та була, аларда төрки бабала­рыбызның борынгы язуы – рун хәрефләре сакланган, дип раслый. Миңа калса, бу үрнәкләр – чуаш халкының бөтендөнья матди мәдә­ният мирасы исемлегенә кертерлек хәзинәсе.

Чәкчәк, түбәтәйдән башкасы юк иде

– Ни кызганыч, совет заманында халык сәнгате һө­нәрчелеге онытыла төште, ташланды диярлек. Кайбер төбәкләрдә генә, нигездә авыл җирлегендә аз-маз сак­ланды. Кая булса да кунакка барсак, без гадәттә сувенир итеп чәкчәк, тү­бә­тәй алып бара идек. Истә­леккә алып барырлык, үзен­чәле­ге­безне күр­сә­терлек башка милли сувенирыбыз юк иде. Башка илләргә, әйтик, Төркиягә бар­саң, сувенир кибетлә­рен­дә төр­ледән-төрле, йөзләрчә халык сәнгате һөнәрчелеге эш­ләнмәләренә тап була­сың. Хәтта кибет янында күз ал­дыңда тукып, чигеп би­рергә мөмкиннәр. Югыйсә аларда халыкның җаны, рухы, милли үзенчәлеге чагыла. Әйтик, чигү музеенда булганнан соң, мин чуаш халкы күңелен яхшырак аңлый башладым. Без бүген шушы үзенчәлек­ләрне саклау юлында Чуашстанда нәр­сәләр эшләнгән­леген бе­лергә, үзебездә ниләр эш­лә­нүе белән уртаклашырга дип килдек. Бездә яхшы яңалык бар: узган ел матди булмаган мәдәни мирасны саклау ту­рын­да закон кабул иттек. Зәр­кәнчелек, туку, тегү эшләре­нең нәтиҗә­сен тотып карап булса да, аларны ясау сер­ләре, осталыгы, һөнәр неч­кә­лекләре – бу инде матди мә­дәният мирасы түгел. Аны осталар кулдан-кулга, буыннан-буынга тапшырырга гына мөм­кин. Аны һәркем үзләш­терә алмый. Алтын куллы осталар сирәк. Бу осталыкны, һөнәр сер­ләрен музейда яки архивта саклап булмый. Туган тел­ләр дә матди булмаган мәдәни мираска карый. Бу закон туган телебезне сакларга да ярдәм итәчәк. РФдә мондый федераль закон юк әле. Шушы законнан башка халык сәнгате һөнәр­челеген үсте­рү кыенрак булыр. Без озак­ламый әлеге законны гамәлгә ашыру буенча дәү­ләт программасы кабул итәчәкбез. Чуашстандагы хезмәттәш­ләребезгә дә әлеге законны кабул итү, тормышка ашыру тәҗри­бәсе кызыклы булыр, – дип сөйләде журналистларга ТР Дәүләт Советының мәга­риф, мәдә­ният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.


“Түгәрәк өстәл” янында сөйләшүне ачып, ЧР Дәүләт Советы Рәисе Валерий Филимонов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова бу мәсьәләнең закон чыгару органнары, башкарма хакимиятләр һәм җирле үзидарә органна­ры­ның да игътибар үзәгендә булырга тиешлегенә, халык сәнгате һөнәрчелеген үс­терү өчен матди база булу, бел­гечләр әзерләү, туристларга хезмәт күрсәтү дә мөһим икәнлегенә тукталды.


Әйе, бүгенге глобаль­ләш­­терү, интернет заманында, халыклар, хәтта дәү­ләтләр арасында чикләр җуела башлаган вакытта милли мәдә­ниятеңне сак­лау шактый катлаулы мәсь­әләгә әйләнеп бара. Халык сәнгате һөнәрче­леге – милләтләр­нең йөзен, го­реф-гадәтлә­рен чагылдыручы, саклап ки­лүче бер билге дә инде. Шуңа күрә дә җыелган халык Разил Вә­лиевнең “түгә­рәк өстәл”­дәге чыгышын бик җылы кабул итте. “Халык сәнгате һөнәр­челеге­нең иң күркәм чагылышы, мөгаен, милли киемдер. Әмма соңгы вакытта ха­лыкның чын милли киемен аның эстрада-концерт вариантлары бе­лән алмаштыру омтылышы сизелә. Шу­ның өчен дә без коми­тетыбыз­ның соңгы уты­рышында, милли җәмә­гать­челекнең фикерен исәп­кә алып, республикабызда милли кием көне булдырырга тәкъдим иттек. Әлеге чара республикабызда яшәү­че халыклар­ның го­реф-гадәтләрен, үзен­чә­ле­ген сакларга, татулыкны ныгытырга булышачак”, – дип белдерде ул. Чын­лап та, Чуашстан гына түгел, барча милли республикалар кулланышка алырга мөмкин моны.

Егерме ел тир түкмичә

Билгеле, туризмны үсте­рү юнәлешендә дә халык сәнгате һөнәрчелеген киң файдаланырга кирәк. Шул ук вакытта, табыш артыннан куып, бөтенесен шоуга, арзанлы сувенирлар җи­тештерүгә кайтарып калдыру куркынычы бар, дип кисәтте Разил әфәнде. Дөрес, икенче бер мөхтә­рәм депутатыбыз, икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Марат Галиев халык сәнгате һөнәрчелеген туризмга бәйле бизнес-модель дип карарга өндәде. Дөрес, ул да: “Туристларга хезмәт күрсәтүнең бер тармагында хилафлык китсә, әйтик, тук­ландыру начар оештырылса да, уртак эшкә зыян килә­чәк, халык сәнгате һө­нәрче­леген туризм индуст­риясен­нән аерып карамаска кирәк”, – дип белдерде.


ТР Халык сәнгате һөнәр­челеген һәм кәсепчелеген үстерү үзәге җитәкчесе Нури Мостафаев исә осталар бе­лән өйрәнчекләрнең эшен бутамаска чакырды. “Элекке заманда егерме ел өйрәнчек булып эшләмичә, оста аты бирелмәгән. Хәзер өч-дүрт ел эшлиләр дә, остарып-ма­саеп йөриләр. Шушы рә­веш­ле ос­таның дәрәҗәсен төше­рәләр. Яшь оста дигән гыйба­рә уйлап таптылар. Дистә еллар тир түкмичә, остага әй­ләнеп булмый. Осталар­ның дәрә­җә­сен күтәрү, Идел буенда яшәү­че халыкларның үзен­чәлеген күрсәтү, милли мә­дәниятләрен пропагандалау өчен, мин бер республикадан икенчесенә, өчен­че­сенә, дүртенчесе­нә... күчеп йө­рү­че күчмә фестиваль оеш­тырырга тәкъ­дим итәм. Анда осталары­бызның иң күркәм хезмәт үрнәкләре генә сайлап алып катнаштырылырга тиеш”, – дип тәкъ­дим итте ул.


Дөрес, дөнья булгач, югары культура һәм киң катлау халыкка юнәтелгән культура дигән нәрсә дә бар. Әйтик, казанлы Луиза Фәсхетдинова дигән оста ханым теккән-чиккән түбә­тәйләр (чималы да затлы, кыйммәтле аның) берничә мең сум торса, хосусый ширкәттә инвалид ханымнар тегә-чигә торган түбә­тәйләр берничә йөз сумнан сатыла. Шуңа күрә кистереп әйтмик. Халыкка тегесе дә, бусы да кирәк. Дөрес, шкафыңда бәйрәм көндә кию өчен Луизалар теккән түбәтәй дә торсын.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 15.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!