ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 135, 21.09.2018/

Безнең хата кайда?


Без әле кая барабыз? “КУ” рок-спектакле тамашачыга әнә шул сорауны бирә. Аның авторы һәм режиссеры Илшат Сәетов, телләр, милләтләр генә түгел, кешелек тә бетү алдында тора, безне киләчәктә, гомумән, юкка чыгу көтәргә мөмкин, ди. Рок-спектакль GAUGA төркеме җырларыннан һәм монологлардан тора.

4-1

Монологларны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, “Алтын битлек" бүләге иясе Нурбәк Батулла, Радик Мусин, Гүзәл Сабирова, Илшат Сәетов укыды. Сөмбел Гаффарова әлеге тамашаны яшерен мәгънәләр спектак­ле дип бәяли:

 
– Спектакльнең үзенчә­ле­ге аның текстына бәйле. Монда нәрсә уйлыйм – шуны әйтәм түгел, бәлки, һә­р­бер җөмләнең яшерен мәгъ­нәсе бар. Тамашачы алар­ның барысын да “тотып” алдымы икән әле?.. Әйтик, анда шәмәхә төс турында текст бар. Шәмәхә төс – битарафлык билгесе. Ахыргы текстта сүзләр аерым бер билгеләр белән укылды. Болар – юкка чыккан татарча хәрефләр. Монда кайсы чагыштырулар кырыс, кайсы көлке, лә­кин берсен дә инкяр итеп булмый. Әйтик, мәхәббәт кө­түне беренче магнитофон алу белән чагыштыру, тамашачыны медитациягә керт­кән “Идел-Чулман-Белая-Ык” сүзтезмәсе, “Ай, былбы­лым”ны рок стиленә салу. Илшат бу спектакле белән барыбызны да “селкетеп” алды.


“КУ” – 1977 елда пионер­лар­ның киләчәккә хат язып, капсулага урнаштыруы бе­лән башлана. Йолдыз Миң­нуллина шул хатны укый. Ул пафослы, ләкин ихлас. Алар киләчәктә бездә булган кайбер хаталар юк, сезне ком­мунист роботлар укыта, дин калдыклары беткән, “бәхетле илдә сарыклар да бәхетле” дип ышана. Хат татарча язылган. Тора-бара исә монологлар рус сүзләре белән чуарлана. Соңгысы русча гына укыла. Илшат Сәетов соңыннан бу эше хакында мондый аңлатма бирде:


– Мин ниндидер бер максатны күздә тотып язмадым, бу – соңгы вакыйгаларга ка­ра­та хисләрем, кешесез дөнья турында уйлану да. Соңгы вакытта тарих, әйлә­неп кайтып, артыбызга тибә. Чөнки ил менә шушылай капсулаларга хатлар язган, хә­зер картайган кеше­ләр кулында. Бәлкем, алар башта бу сүзләргә ышанганнардыр да, бәлкем, кирәк булганга язганнардыр. Ике­йөзлелек шулай барлыкка килгәндер. Мин барысын да белеп бетермим, шулай булган дип расларга да җы­енмыйм. Бу – минем фантазия.


Спектакльнең исеменә килгәндә, Илшат Сәетов ничек телисез, шулай кабул итегез, ди. Ул бушлыкны да аңлата, гөмбә исеме, “Кин-дза-дза” фильмы белән бәй­ле сүз, боерык фигыль дә.


Спектакльнең тагын бер режиссеры Рәмис  Нәҗми­ев, ике телне бутап сөйләшү телнең юкка чыгуына ките­рергә мөмкин, ди. Ә спектакльне исә заманча татар театрын булдыру омтылышы дип бәяли:


– Ул капсула табу белән башланып китә һәм капсула табу белән тәмамлана да. Соңгы капсуланы робот таба, бу вакытка инде атом сугышы узган, кешелек юкка чыккач, робот “тузем татар теле”н укый алмый. Ни өчен кешелек бу чишелешкә килеп чыккан? Илшат үзенчә әнә шул сорауга җавап эзли.


Тамашачы, Татарстан Иҗ­тимагый палатасы вә­ки­ле Лилия Әхмәдишина әй­тү­енчә, әлеге омтылыш уңышлы:


– Рок-спектакль – минем өчен яңа жанр. Мин аны куелышы һәм тәэсире җә­һәтеннән ел ачышы дип бәялим. Аның фабуласы, кульминациясе, фаҗигаи тәмамланышы – барысы да йөрәкне телгәләп үтте. Мондый әсәрне ирекле кеше генә яза ала. Илшат ирек­ле һәм иркен кеше икән­леген раслады. Ул заманны, вакытны кырыс һәм елатырлык итеп тасвирлады.


Рәмис Нәҗмиев, “КУ” спектакле “Калеб” яңа буын җыены ярдәме белән сәхнә­ләштерелде, ди. Нәкъ менә “Калеб” фикердәшләрне бер мәйданга туплый һәм кыю, заманында алда барган әсәрләр туарга сәбәпче була. Калебче Сөмбел Гаффарова да шул фикердә:


– “Калеб” биш ел эшләп килә. Без аякка бастык, кызыклы әсәрләр әле килә­чәк­тә дә булачак. Димәк, мондый оешмага игътибар, финанслау кирәк. Моңа кадәр яшь артистлар, сценарий язучылар, композиторлар башлыча бушка эшләде. “Калеб” бик зур эш башкара. Ул яшь буын иҗатчы­ларны бер мәйданга туп­лый һәм яңача әсәрләр тууга сәбәпче була.


“КУ” спектакле тагын кайчан күрсәтеләчәк соң? Бу сорауга иҗат төркеме дә анык кына җавап бирә алмый. Чөнки “Калеб” – бинасыз, сәхнәсез оешма. Илшат Сәетов, әлеге спектакльнең видеоязмасы эшләнәчәк, дип кенә ышандырды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 15.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр