ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 118, 18.08.2018/

Өстә – шау-шу, түбәндә – тып-тын


Берничә көн элек Екате­рин­бургта  агросәнәгать хез­мәткәрләренең төбәкара форумы узган иде. Анда илнең төрле төбәкләрендә аеруча актив эшләүче 400дән артык фермер һәм кооператив җи­тәкчесе катнашты.Әйтергә кирәк, мондый киңәшмәләр, форумнар, ил­күләм киңәшмәләр, көн саен ук булмаса да, атна саен диярлек узып тора. Анда авыл ху­җалыгында кичекмәстән хәл итәсе проблемалар турында кызу-кызу бәхәсләр, фикер-тәкъдимнәрнең иге-чиге юк. Бурыч-максатлар турында сүзләр күп.

3-6
Екатеринбургта узган Бө­тенроссия форумында чыгыш ясаган Россия авыл ху­җалыгы министрының беренче урынбасары Җамбулат Хатуов та “Авыл хуҗалыгы якын елларда илебез халкы­ның азык-төлеккә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү белән бергә, дөнья базарында үз урынын булдырырга бурычлы”, – дип ассызыклады.


Бу көннәрдә Мәскәүдә узучы Крестьян-фермер һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең ХХIХ корылтаенда да Россиянең 70 төбәгеннән меңгә якын делегат катнаша. Анда да сүз башлыча авыл хуҗалыгы алдында торган бурыч-максат­лар турында бара. Чыгыш ясау­чылар фикеренчә, мо­ның өчен беренче чиратта авылда кече эшмәкәрлеккә ярдәм күләмен арттыру ки­рәк. Ташламалы кредит бирү, җитештерелгән продукциягә тиешле бәя булдыру, ягулык-майлау материалларына бәя­ләрне йөгәнләү, хуҗалык­ларны югары җитештерүчән техника һәм технологияләр белән тәэмин итү, фермерларга җир бирү һәм башка юнәлешләрдә дә хәл итәсе проблемалар күп.


Миңа авылда кече эш­мәкәрлек, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар эш­чән­легенә багышланган төр­ле дәрәҗәдәге киңәшмә-фо­румнарда шактый катнашырга туры килде. Чыгышларның да төрлесен тыңладым. Тик, ни кызганыч, мәгълүм гый­барәдәге сыман, хәлвә, хәлвә дип кабатлаудан авызда аның тәме артмый. Өстәгеләр дәүләт ярдәменең күплеге турында сөйләсә, авыл кешесе бәяләр гаделсезлеге аркасында чыгымнарның һаман арта баруыннан зарлана. Авыл кешесенең зары Россия җитәкчеләренең бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга тора. Тулаем алганда, илнең авыл хуҗалыгы бүген йөзләрчә мең гектар җиргә хуҗа булып алган бер төркем эре инвесторлар, чамадан тыш процентлар белән эш итүче банкирлар һәм ара­дашчыларның табыш чыганагына әверелә бара. Рос­сиянең 22 гаилә агро­хол­дингының һәркай­сында 600 мең гектардан артык уңдырышлы җир барлыгы билгеле.


Булса соң, дияргә ашыкмыйк. Кеше кесәсендәге акчаны санау килешмәсә дә, ил бюджетыннан авыл хуҗалы­гына китә торган субси­дия­нең 92 проценты аларга бирелүе белән килешеп яшәп тә булмый. Авыл хуҗалы­гында кемнәрдер балда-майда йөзә, ә кем­нәр­дер көч-хәл белән очын-очка ялгый. Тиен санап көн күрергә тырышучылар арасында авылда үз эшен булдырган кече эшмәкәрләр, шул исәптән крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар күбрәк.


Авылга дәүләт ярдәме бөтенләй юк дип әйтәсем килми. Санаган белми, тураган белә дигәндәй, бисмилла әйтсәң, анысы да җитәрлек. Тик  күләменең элеккеге еллар белән чагыштырганда һаман кими баруы гына күңелгә тия. Әйтик, 1990 елда ил буенча тулай керемнең 15,5 проценты авыл хуҗа­лыгы үсешенә юнәлдерелгән булса, хәзер аның күләме –нибары 1,3 процент. Аның да иң күп өлеше олигархларга китә. Мондый шартларда авылда кече эшмәкәрләр, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗа­лыклар алдына эшкә ашмас бурыч-максатлар куеп, үзе­безне-үзебез юатып яшә­гәнче, авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциягә тиешле бәя булдыру дө­рес­рәк булмас микән?


Минемчә,  авылда продукция җитеш­терү­челәр, шул исәптән фермер яисә шәхси хуҗалыклар продукциясенә сатып алу бәясен арадашчылар, эшкәртүче һәм сәүдә­гәрләр түгел, дәүләт үзе хәл итсә,  нәтиҗәсе уңайрак булыр иде. Шул исәптән, сөтнең килограммы 25 – 30 сум булса, сыер асрауның да файдасы артачак. Һәрхәлдә, базар икътисады дигән булып, авылны теләсә ничек талауны туктатмый торып, уңай нәтиҗәләр көтеп булмый.  

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 16.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Казан мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле һәм физика укытучылары җитми

 

Укытучылар табылмаган очракта, башка мөгаллимнәргә өстәмә сәгатьләр биреләчәк.

В Казани в преддверии нового учебного года не хватает 50 учителей начальных классов, 20 учителей математики, 10 учителей русского языка и 6 учителей физики. Об этом на деловом понедельнике рассказал начальник Управления образования исполкома Ильнар Хидиятов.

«В масштабах города это не такая большая цифра», — отметил Хидиятов.

По словам главы управления, до конца августа на эти вакансии будут приглашать новых людей, но если их не удастся закрыть, то нехватку будут компенсировать за счет увеличения нагрузки у имеющихся учителей.

 

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/08/20/623340/

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр