ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

Ял да, бәйрәм дә юк


Мин – ятим малайны тәрбияләп үстергән туган абыем гомере буена тракторчы булды. Зәмһәрир салкыннарда да ачык изү белән ялан кул эшләде, салкын тиюләрне бел­мәде. Әмма пенсия алу рәхәтен бер ел да татымаган килеш, 1997 елның җылы августында ике яклы үпкә ялкынсынуыннан 62 нче яшендә бакыйлыкка китеп барды.

3-2
Үз вакытында тиешле чара күрмичә, ял көннәренә сылтап, санавиация чакырмый ятуларына, район үзәк хастаханәсенә карата ул чагында бик нык бәгырем каткан иде. Быел март башларында хатыным грипп белән икенче тапкыр авырып, өс­тәвенә ике яклы пневмония эләктерүе ачыклангач, өнем алынды. Аллага шөкер, ат­на-ун көн тирәсендә савыктырып чыгардылар үзен.


Турысын әйтергә кирәк, соңгы вакытларда Базарлы Матак район үзәк хаста­ха­нә­се күзгә күренеп үсә. Тирә-юне декоратив агач-куак­лар, гөлләр-чәчәкләр белән бизәлгән. Моннан дүрт ел элек Базарлы Матак үзәк хастаханәсен җитәк­ләр­гә зур стажлы һәм тәҗ­рибәле хирург Светлана Одуш­кина билгеләнде. Аның күп кенә ир-егет­ләр­дән уздырып, хас­таханә биналарын тө­зекләндерү, яңа объектлар салу, җиһаз­лау буенча үҗәт­лек күр­сәтеп, эш итүе соклану уята. Ул эш­ләгән чорда, мә­сәлән, җит­ди авыру белән килү­челәрне, йә инде ашыгыч ярдәм машинасында ки­терелгәннәрне кабул итәр өчен терапия бинасына уңайлы янкорма ясалды. Поликлиникага да ыспай янкорма төзетеп, сабый балаларны кабул итү бүлеге ачтылар. Морг төзеп кую да район халкы өчен уңайлы, чөнки элек мәет­ләрне ярдырырга Чистайга алып барырга кирәк иде. Махсус патологоанатом да укытып кайтарганнар.


Соңгы ике елда бала тудыру йортын һәм поликлиника бинасын бик әйбәтләп тө­зекләндереп куйдылар. Аеруча бала тудыру йорты сокланып туймаслык. Анда заман таләпләренә җавап бирерлек җиһазлар сатып алырга гына да 10 миллион сумнан артык акча тотылган. 


Гомумән, хастаханәнең җиһазланышына зур игътибар бирелә. Соңгы бер-ике елда күп кенә заманча, югары технологияләргә нигез­ләнгән медицина аппаратуралары кайтартылган, алты данә УЗИ аппараты эшләп тора. Хәзер УЗИда тикше­ренү өчен РКБга барырга айлар буе чират көтәсе түгел. Авыллардагы медицина нокталары – Юхмачы участок хастаханәсе, өч табиб амбулаториясе, 41 ФАП та игътибар үзәгеннән чит­тә калмый. Ел саен кайсы да булса авылда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка баса. Узган ел Түбән Кәчи авылында яңа ФАП кулланылышка тапшырылса, быел, Аллаһы боерса, Аппак халкы да шуны күрә­чәк.


Авырулар өчен уңайлы шартлар булдыруны да кайгырталар. Кышкы салкын көннәрдә хастаханәнең барлык дәвалау корпусларында да җылы. Күп палаталарда ванна, бәдрәф бүл­мәләре бар, ветераннар өчен бер-ике ятаклы аерым палаталар. Дин кануннарын үтәү өчен махсус бүлмә билге­ләнгән. Кыскасы, барлык дә­валау биналары да заманча җиһаз­ланган, диварлар, тү­шәмнәр ыспай бизәлгән, агартылган. Аш­ха­нә дә заманча төзек­ләндерелгән һәм җиһазлан­ган, һәр җир­дә чисталык-пөхтәлек, тәр­тип. Сер итеп кенә әйтим, баш табибның “кирәгеннән артык” кырыс һәм таләпчән булуыннан зарланалар да хәтта.


Баш табибның таләп итәр­гә хакы да бар, билгеле. Табиблар – иллешәр мең, ә техник персоналлар аена унбиш мең сумнан артык хезмәт хакы алу начар түгел бит. Читтән килгән табиблар уңайлы фатирлар белән тәэ­мин ителә. Узган елны гына да “Авыл докторы” программасы буенча 16 белгеч кил­гән. Әмма белгечләргә кытлык бар. Шуңа күрә сәла­мәт­лек сак­лау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен мәктәпне тәмамлау­чылар медицина уку йортларына юлланалар. Хәзерге вакытта районнан Казан медицина университетында, Ульяновскида укучы студентлар белән максатчан белгечлек буенча килешү төзелгән. Чистай һәм Казан медицина көллиятләрендә укучы әл­киле 21 студентның өчесе белән дә шундый килешү имзаланган.


Теләсә нинди дәүләтнең үсеш дәрәҗәсе аның күпме матди байлык җитештерү күләме белән генә түгел, ә халкының сәламәтлеге, ке­шеләренең гомер озынлыгы буенча да бәяләнә. Иң зур байлык шулар. Димәк, район­­нарның үсеш дәрәҗә­сен дә шушы категорияләр буенча бәяләү урынлы булыр. Светлана Викторовна сүзләренә караганда, ул җәһәттән Әлки республи­каның авыл районнары арасында дүртенче баскычта. Бу яктан гомер бакый тәнкыйтьләнеп килгән район өчен начар күрсәткеч түгел, билгеле.


Ләкин районда үлем-тө­шем шактый – халык саны ел­дан-ел кими. Кызганыч, ту­у­чыларга караганда үлү­челәр күбрәк. Аеруча яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан күп китәләр. Шуңа күрә дә мондый һәм башка төр авыруларны кисәтү йөзеннән пациентларны диспансерлаштыру ныклы контрольдә тотыла. Онкология, йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклауга зур игътибар бирелә. Туберкулезны кисә­тү буенча да районда яшәү­челәрнең һәрберенә ел саен флюорография тикшерүе үткәрәләр. Гомумән, Базарлы Матак үзәк хастаханәсе коллективы тәүлекнең телә­сә кайсы вакытында кеше сәламәтлеге сагында тора. Алар өчен ял да, бәйрәм дә юк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 16.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр