ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

//

Сарытауда күчмә киңәшмә

 

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саратовка эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул Россия Иминлек советы Секретаре һәм РФ Президенты Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиленең уртак күчмә киңәшмә­сен­дә катнашты.

 

Николай  Патрушев һәм Михаил Бабич рәисле­гендә үткәрелгән чарада Идел буе төбәгендә яшьләр арасында җәм­гыятьне җимерү юнәле­шендәге карашлар һәм агымнар­ның таралуын кисәтү, шулай ук наркотиклар, психотроп матдә­ләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш темалары күтә­релде.

 

Керем чыгымнан арткан

 

Татарстанның 2017 елгы бюджеты профицит белән үтәлде: керемнәр чыгымнардан 13,18 миллиард сумга артыграк булды. Бу хакта кичә ТР Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитеты утырышында республика финанс министры Радик Гайзатуллин белдерде. “Чыгымнар керемнәргә караганда кимрәк булды. Тотылмаган акча калды. Шулай итеп, бюджет, соңгы елларда беренче тапкыр, профицит белән үтәлде”, – диде ул.

 
“Соңыннан министр журналистлар белән әңгәмәсендә аң­латып үткәнчә, узган елда федераль үзәктән кредитлар алынмаган, ягъни керем өлеше  үзебезнең акча хисабына үтәлгән. Ул шулай ук калган акчаның быелга кү­черелүен искәртте. “Февраль аенда 2018 ел бюджетына үзгәрешләр кертелде. Аларда нәкъ менә шушы калдыклар исәпкә алынып,  акча асылда юл төзелешенә (9,4 миллиард сум чамасы) җибәрелде. Бер өлеше (1,3 миллиард сум) авыл хуҗалыгына күздә тотылды: сөт­нең сатып алу бәясе кимү сәбәпле, хуҗалыкларга ярдәм итүгә җибә­релде. Калган акча – мәктәпләр һәм балалар бакчаларына”, – дип сөйләп үтте Радик Гайзатуллин.

 
Узган елда Татарстан бюджеты керемнәре 244,3 миллиард сум чамасы, чыгымнар – якынча 231,1 миллиард сум булган. Ә инде республиканың дәүләт бурычы күләме асылда үзгәрешсез калып, 93,3 миллиард сум тәшкил иткән.

 

Шәймиев залы!

 

Казан федераль университеты ректораты Филология һәм мәдә­ниятара коммуникацияләр инс­титу­т­ының актлар залына Татарс­танның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен бирү турында тәкъдимне бертавыштан хуплаган.

 
“Актлар залларын исемләүдә озын атамалардан качу өчен (әй­тик, Казан университеты төп корпусының актлар залы, Император залы, дип йөртелә), аларга һәм зур аудиторияләргә исемнәр би­релә. Актлар заллары исә безнең һәр институтта бар”, – дип аңлатып үткән  бу җәһәттән “Татар-Информ” агентлыгы хә­бәр­чесенә вузның матбугат секретаре Камил Гәрәев.

 
Зал һәм аудиторияләр асылда теге яки бу институтта эшләгән танылган галимнәр, эшлеклеләр хөрмәтенә исемләнә. “Беренчедән, бу – ихтирам билгесе, икенчедән, шул рәвешле студентлар фәнни мәктәпләргә нигез салучыларның кемнәр икәнлеген белеп торачак”, – дип искәртеп үткән КФУ матбугат секретаре.

 
Моннан тыш ректорат утырышында Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Көнчыгыш белеме югары мәктәбе бинасының актлар залына, күренекле дипломатия остасы буларак, Александр I, ә Тарих югары мәктәбенең актлар залына тарихчы Карл Фукс исем­нәрен бирү турында тәкъдимнәр хуп­ланган.

 

Яңа орган

 

Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау буенча координация советы оештырылган. Бу хакта республика Хөкүмәте сайтына урнаштырылган карарда әйтелә.

 
Координация советына Прем­ьер-министр Алексей Песошин җитәкчелек итәчәк. Аңа шулай ук “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Мария Патяшина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әх­мәтх­а­нов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов кер­гән.
Яңа оештырылган органның кулланучылар хокукларын тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыруны тәэмин итәргә тиешлеге турында хәбәр ителә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 16.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр