ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 70, 22.05.2018/

Тугыз белән ун арасы

 

Татарстан мәктәпләренә Кытайда җитештерелгән күзәтү камералары урнаштыра башларга мөмкиннәр. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта әйттеләр. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен сөенечле хәбәр дә бар.

2-1
Бу юлы Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләшүне ерактан ук башлады. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика де­ле­гациясенең Кытай Халык Республикасына ике көнлек эш сәфәре барышы белән якыннанрак таныштырды. “Төп максатларның берсе – эшлекле сөйләшүләр үткәрү һәм Кытай бизнесын Татарстанга чакырудан гыйбарәт. Республика делегациясе бу илнең ике провинция­сендә булачак”, – диде Лилия Галимова. Сүз уңаеннан, бу – Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Рес­публикасына 2011 елдан бирле тугызынчы сәфәре. Май ахырында Президент бу илгә унынчы мәртәбә сәфәр кылачак дип фаразлана.


Көнчыгыштан яңалыклар кичә көн дәвамында килеп торды. Рөстәм Миңнеханов “Татарстан –Чжэцзян” эшлекле форумында катнашты. Җыенга кадәр Президент провинция губернаторы урынбасары Чжу Цонзю белән очрашты. “Без Россия белән Кытай Халык Республикасы арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән төрле яклы багланышларны киңәйтүгә зур әһәмият бирәбез. 2018 һәм 2019 еллар Россия һәм Кытай төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде. Бу – төбәкләр һәм муниципаль берәмлекләр дәрәҗә­сендә элемтәләрне ныгыту өчен яхшы мөмкинлек”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Президент әйтүенчә, республика Кытайдагы партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Пекинда сәүдә-икътисади вәкиллек эшли һәм Казанда Кытайның Генераль консуллыгы ачылды. Узган ел нәтиҗәләре буенча, товар әйләне­ше 50 процентка арткан һәм 565 миллион доллар тәшкил иткән. Импорт һәм экспорт бертигез дәрә­җәдә диярлек. Хезмәттәшлекне тагын да арттырырга җыеналар. Форум барышында Саба районы белән Вэнлинь шәһәре арасында, Кукмара районы белән Юйхуань шәһәре арасында тугандаш шәһәр­ләр булу турындагы килешүләр дә имзаланды. Документка район башлыклары Рәис Миңнеханов һәм Сергей Дмитриев кул куйды.


Казан Кремленең рәсми вәкиле әйтүенчә, Чжэцзян провинциясе Кытай Халык Республикасында казылма байлыклар чыгару буенча беренче өчлеккә керә. “Ханчжоу шәһәрендә 25 елдан бирле технологик икътисади үсеш зонасы гамәлдә. Дөньякүләм танылган Alibaba Group компаниясенең төп бинасы биредә урнашкан”, – диде Лилия Галимова. Республика башлыгы компания җитәкчелеген “Иннополис” махсус икътисади зонасына чакырды, Татарстанда логис­тика үзәге төзергә тәкъдим итте. “Видеокүзәтү системасын җитеш­терү өлкәсендә дөнья күләмендә әйдәп баручы  Hikvision компаниясе вәкилләренә дә эшлекле тәкъдим бар. Безнең хезмәттәшлек итү үрнәге бар инде. Соңгы ике елда “Имин шәһәр” һәм “Имин ишегалды” программалары кысасында әлеге компаниядән 11 меңгә якын видеокүзәтү җайланмасы сатып алынды”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. Алга таба респуб­ликаның белем бирү учреждение­ләрен камералар белән җиһазлау юнәлешендә сөйләшүләр алып барылачак, дип көтелә. Бүген эш сәфәре Фуцзянь про­винциясенең Сямынь шәһәрендә дәвам итәчәк.


“Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган авылында (Актаныш райо­ны­­ның Әнәк авылы – ред.) аның хөрмәтенә парк төзү исә Минтимер Шәриповичка хөрмәт билгесе”, – диде Казан Кремленең рәс­ми вәкиле. Ул республикада парклар һәм скверлар төзү программасы зур шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә авылларда да тормышка ашырылуын искәртте. Әлеге программа өч елдан бирле гамәлдә. Халык саны бер йөздән артып киткән Әнәк авылында парк төзү 14,9 миллион сумга төшәчәк, дип фаразлана. “Республикада тагын бер төзекләндерел­гән парк барлыкка килүе начармыни? – диде Лилия Галимова. – Бу – тәүге тарихлы парк булачак, биредә Татарстанның беренче Президенты ничек яшәве белән танышырга мөмкин. Минтимер Шәймиев бүген дә респуб­ликаның тарихи мирасын үстерүгә зур өлеш кертә. Искәртеп әйтәм, Минтимер Шәрипович – “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орде­нының тулы кавалеры, Хезмәт Герое. Канун нигезендә, Хезмәт Героена туган җирендә бюст урнаштыру каралган. Андыйлар ил күләмендә дә нибары 32 кеше”.
Эльвира ВӘЛИЕВА
­

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 18.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!