ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

//

ТР Президенты Рөстәм Миң­неханов Болгар шәһәренә эш­лек­ле сәфәрендә “Кол Гали” яңа кунакханә комплексын төзүнең барышы белән танышты. Объект­ны карауда шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һ.б. рәсми кешеләр катнашты.


Корылманы төзү 2015 елның язында Идел елгасы ярында Болгар шәһәрлегенең тарихи саклану сызыгыннан читтәрәк башланган иде. Кунакханә 151 номердан тора.  Комплекста спа-салон, бассейннар, шулай ук 220 урынга исәпләнгән машина урыны күздә тотылган. Проект­ның үзенчәлеге – тарихи мунчаның торгызылуы.


Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев төп фойены, мунча комплексын, номерларны карады. Президент шулай ук кунакханә урнашкан яр буен үстерү проекты белән танышты. Биредә амфитеатр рәве­шендә сәхнә, бассейн һәм ял зонасын булдыру планлаштырыла. Объектның тулаем  әзерлеге 90 проценттан артыграк тәшкил итә.
***
ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары Альберт Хә­бибуллин рәислегендә җирләү хезмәтләрен оештыру ягыннан җирле үзидарә турында законны тормышка ашыру мәсьәләсе буенча фикер алышты. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.


Биредә сүз муниципалитетлар һәм җирле үзидарә органнарының “баш авыртуы”на әйләнгән проблема турында бара. Бу – зиратка бүлеп бирелгән җирләрне авыл хуҗалы­гы категориясеннән сәнәгать ка­тего­рия­сенә күчерү. Бүген Татарстанда барлыгы 3 меңнән артыграк зират бар. Зират җирләренең категориясен алыштыру өчен документлар Җир һәм мөлкәт мөнәсә­бәтләре министрлыгына җибәре­лер­гә тиеш. Әмма бүгенгә әле 5 районнан гына тиешле үтенечнамәләр алынган.
***
Дәүләт Советының Эко­ло­гия, табигатьтән файдалану, агро­сәнә­гать һәм азык-төлек сәясәте комитеты белән “2013 – 2020 елларга Татарстанда авыл хуҗалы­гын үстерү һәм авыл хуҗалыгы  продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын тормышка ашыруга контрольлек буенча комиссия­нең уртак утырышында “Меркурий” федераль дәүләт мәгълү­мат системасы аша электрон ветеринария сертификациясе системасын гамәлгә кертү һәм тормышка ашыру мәсьәлә­се буенча фикер алышу булды.


ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов әйтүен­ч­ә, узган елның маенда нәкъ менә шушы система Ростов өлкәсенең “Евродон” предприятиесендә җи­теш­терелгән вируслы кошчылык про­дукциясен әйләнештән алу мөм­­кинлеге биргән. Әмма, аның фи­керенчә, системаның кимчелек­ләре дә бар. Шуңа күрә ветеринария хезмәте система белән эшләүдә кыенлыклар алдында калгалый. А.Хисаметдинов, аерым алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның товарны  озату буенча электрон ветеринария документларын рәсми­ләштерү тәртибен яңадан карау турында закон чыгару инициативасы белән федераль дәрәҗәгә чыгуны тәкъдим итте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 18.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр