ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

//

Утырыш – егерме дүртенче майда

 
Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы 24 май көнне сәгать 10да ачыла. Кичә парламент президиумы утырышында  шундый карар кабул ителде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.

2-3
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, утырышның көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелгән. Аерым алганда, анда 5 республика законы проектын: өченче – йомгак­лау укылышына карап тик­шерүгә әзерләнгән Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм ТР аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты; икенче укылышка әзерләнгән “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” республика законына үзгәреш­ләр кертү хакында закон проекты һәм беренче укылышта карап тикшерү өчен өч закон проекты.


Бюджет, салым һәм финанс комитеты ТР Президенты тарафыннан Дәүләт Советына тәкъ­дим ителгән 2017 елга Татарстан Республикасы бюджетын һәм Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминият­ләштерүе территориаль фонды бюджетын үтәү турында закон проектын беренче укылышка карап тикшерүгә әзерләгән. 


Республика законы ниге­зендә, парламент утырышында ТР Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтла­рының торышы һәм аларны үс­терү турында еллык доклад бе­лән чыгыш ясаячак. Моннан тыш  комитетларның законнар иҗат итү эше һәм карап тик­шерелгән мәсьәләләр турында хисаплар тотуы дәвам итәчәк.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 18.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр