ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 151, 19.10.2018/

Табиб һәм авыру: кем хаклы да кем гаепле?

 

Социаль челтәрләр аша тарала торган хәбәрдарлык Татарстанда тагын бер зур гауга кубарды: Саба үзәк район хас­та­ханәсе яшь хирургы эш урыны белән саубуллашты. 7 май көнне эш сәгате төгәл­лә­нер алдыннан табибның пациентлар белән ямьсез аңла­шуын кемдер видеога тө­шер­гән һәм интернетка элгән.

5-1
Ул көнне хирургка туганнары өлкән яшьтәге бер ханымны Казандагы хастаханәләрнең бер­сенә юллама алу өчен китер­гәннәр. Хирург никтер эш урынын бик еш калдырып киткән, ул көнне юллама алу мөмкинлеге инде нульгә якынлашкан. Эш сәгате ахырына якынлашкан саен, чират дулкынланган, анда кие­ренкелек арткан… һәм чыгырдан чыккан пациентлар табибка кисәтү ясаганнар. Кисәтү бик тупас килеп чыккан. Үз чиратында хирург та кимен куймаган: авызыннан ак халатка тәңгәл килми торган сүзләр ычкынган. Эш төрткәләшүгә кадәр барып җиткән. Арага шәфкать туташы килеп кысылмаса, конфликт ни белән төгәлләнер иде – анысы мәгълүм түгел. Килеп туган вазгыятьтә үзен иң дөрес тотучы бердәнбер кеше нәкъ менә шул шәфкать туташы да инде. Ул табибны тиз генә конфликт урыныннан “эвакуацияләгән”.

 
Табибларның пациентлар бе­лән бәрелеше, хастаханәдәге чиратлар, тар белгечләргә эләгеп булмау һәм күп кенә хастаха­нә­ләрдә махсус табибларның бө­тен­ләй булмавы, бушлай меди­ци­наның акрын гына түләүлегә әйләнеп баруы Россия сәламәт­лек саклау системасының сәла­мәт үк булмавын күрсәтә. Мәсьә­ләне һәркем үзенчә чишәргә тырыша. Кемдер күкрәк ярып, изү ертып үз хокукларын таләп итмәкче була, кемнәрдер таныш табиблар аша үз проблемасын чиратсыз гына хәл итү ягын каера, тегесенә дә, монысына да сәләтле булмаучылар арасында чиратта авыру тарихы язылган кәгазьләр арасына меңлек кыс­тырып утыручылар да күзә­тел­гәли. Хәзер инде районнарда да түләүле медицина кабинетлары эшли. Бюджет аша дәваланудан өметен өзгәннәр шуларга мөрә­җәгать итә һәм шунысы кызык: бер үк табиб түләүле кабинет ишеген гадәттә мөлаем елмаеп ача. Хәзер дәүләт хастаханә­лә­ре­нең үзләрендә дә түләүле хез­мәт­ләр аз күзәтелми: кассага тү­лисең һәм чират та юк, тупаслык та.


Безнең хезмәт хакларыннан исә медицина иминиятләштерүе өчен байтак акча каерыла. Шуңа күрә түләүле табиб консультациясен һәркемнең дә кесәсе күтәрә алмый, медицина полисына өмет баглап чиратка тезелә андыйлар. Полис исә дәвалау чыгымнарын никтер каплап бетерә алмый: табиб штатлары кыскара, булган штатларга да эшләргә дипломлы белгечләр атлыгып тормый. Газета хәбәрчесе белеште: Саба үзәк район хастаханәсендә бүген вакантлы 5 табиб урыны бар. Ул урыннарга эшкә урнашу өчен югары белемнән тыш махсус сертификатка да ия булырга кирәк. Хезмәт хакларын исә чамаларга була. Менә шундый җитмәүчелек хезмәтенең тиешле әҗерен күр­мәүдән интеккән табиблар ризасызлыгын һәм алар ишеге төбенә чиратка тезелгән фә­кыйрь кат­лауның канәгатьсезлеген тудыра да инде.


Тормыштан риза булмаучылар үзара мөнәсәбәтләр ачыклаганда әдәп саклап тормыйлар гадәттә: ярсып һәм кычкырып җиңәргә омтылалар. Социаль челтәрләр иҗаты булган видеодан без ике якның да үз-үзен тотуның элементар кагыйдә­лә­рен дә сакламауларын күрәбез. Авыруларда ак халатка хөрмәт юк, табибта сирәк белгечләрдә булырга тиешле олпатлык җи­теш­ми, вәкарьнең эзе дә кү­зә­телми. Ә бит Саба хастаханәсендә үз эшенең осталары эшли. Рос­сиякүләм конкурста әле күптән түгел “Иң яхшы табиб-гинеколог” номинациясендә икенче урынны яулаган табиблары да бар, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табиблары да берәү генә түгел. Башка медицина пре­мияләре дә аларны әйләнеп үтмәгән.


Хирургның чираттагы авырулар белән рөхсәт ителмәслек конфликтын хастаханәнең баш табибы Марат Рафаэль улы Йосыпов объектив бәяләгән. Яшь табибка эш урынын бушатырга тәкъдим иткәннәр. Табиблар ди­настиясеннән булуын, яшьлек тәҗрибәсезлеген дә искә алганнар: аңа эштән үз теләге белән китү мөмкинлеге бирелгән. Үзтәнкыйть ярдәмендә нәтиҗә ясап, башка урында эшләргә мөмкинлек калдырылган. Яшь чакта хаталар кемдә генә булмый, ярсыганда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре кемнең генә башыннан чыгып китми.


Хастаханә җитәкчелегенең авырулардан да ихтирамлы мө­нәсәбәт таләп итәргә хакы бар, билгеле. Нәрсәдер ошамаса, итагатьле генә итеп поликлиника һәм хастаханә җитәкчелегенә мө­рәҗәгать итәргә була. Юллама алу кебек минутлык проблеманы җитәкчеләр хәл итү ягын карарлар иде. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе күптән түгел генә хирургия бүлеген җитәкләгән танылган табиб белән сөйләшеп утырды. Авыруларның туганнарыннан зарлана ул. “Син опе­рациягә әзерләнәсең, алар ашыга, кемгәдер шалтырата башлый, өстәмә ярдәм китермәкче булалар. Болай эшләп үз туганнарына күрсәтелә торган ярдәмгә аяк кына чалалар, эшне генә тоткарлыйлар бит алар”, – ди ул. Шулай шул: киеренке вазгыятьтә үз-үзебезне тотарга өйрәнәсе бар барыбызга да. Табибның да нервлары тимердән түгел, алар да нәкъ безнең кебек үк кешеләр икәнен истән чыгармаска.


Саба район хастаханәсендәге җәнҗал тагын бер тапкыр бер нәрсәне искәртә. Хәзерге цифр­лы технологияләр чорында адым­нарны үлчәп атларга, сүз­ләрне уйлап сөйләшергә туры килә. Бүген һәркем – видеога төшерү остасы, бик күпләр тормыш ситуациясенә режиссер буларак карарга өйрәнәләр. Аз гына штаттан тыш вазгыять тудымы, интернет шунда ук хәбәр­дарлык белән җавап бирә. Барыбыз да сәхнәдә бүген. Сәхнә исә һәр нәрсәгә энәдән-җептән үткә­реп бәя бирә. Чаманы онытабыз икән, җимешләре ачы булачак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 70, 18.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр