ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 70, 22.05.2018/

Көтү чыкмый... җәй җитми

 

Бу вакыт җитсә, каладагылар авылларда көтү чыккандыр инде дип ышанып, кайберләре инде ничек тә бер көтү чиратына кайтып, сахрада рәхәтләнеп ял итү турында хыяллана да башлыйдыр. Инде авылларда сарык көтүе беткәнгә шактый, быел исә шушы вакыт җитеп тә, безнең якларда әле бер генә авылда да көтү чыкмады. Үлән аз булса да күтәрелсен инде дип көтәләр.

4-1

Ә чынлыкта көтү чыгу – авыл тормышын, ритмын үзгәртә торган, дүрт күзләп, санап көтә торган зур вакыйга. Көтәрсең дә, көздән туплаган ашлык-печән запасы кимеп бара, ашлыгын табу кыен булмаса да, бу вакытта печән табу җиңел­ләр­дән түгел. Тиресе дә көнләп арта. Төш вакытында да карарга ки­рәк. Кыскасы, көтү чыгып китмичә, абзардан чыгасың юк. Шуңа да, алар иркенгә китмичә, җәй кил­мәгән, башланмаган да кебек тоела безгә.

 
Дөньяда иң яратмаган шөгы­лем булса да, елның бу вакыты җиткәндә башка авылдашлар, малкайлар бе­лән бергә мин дә көтү чыкканны түземсезлек белән көтә башлыйм. Авылдагылар өчен иң рәхәт көн­нәрнең берсе ул. Сыер белән бергә бөтен эш кырга чыгып киткән кебек була! Малкайлар да сөенә. Җитәк­ләп, капкадан чыгуга, кемнеке сырт күтәреп чаба, кемнеке хуҗасын өстерәп алып китә, кемнеке ир­кенгә чыгу шатлыгыннан тояклары белән җир казырга керешә, кемнеке... Узган елдан танышып, дуслашып калган сыерлар бер-берсенә сәлам бирә...

 
Әмма каланыкылар романтика дисә дә, авылда яшәүчеләрнең кайберләре аның берние юк бит инде дип исәпләсә дә, нишләтим, үзем көтү көтәргә тамчы да яратмыйм. Бу кадәресе балачактан күңелгә сеңеп калды шикелле. Ир-атсыз хуҗалык буларак, әни көтү чираты җитә башласа, борчуга кала. Ә без көтү шул-шул абый белән генә туры килмәсен дип телибез. Ни дисәң дә, көтү көтүнең җае бар: ә ул абыебыз бөтенләй көтә белми. Көне буе бәйдә тоткан кебек малларны бер урынга җыеп тота, көне буе куасы да куасы... Ул чакта аерым сарык көтүе дә йөри, әмма болынга чыккач бергә көтә идек. Ә менә күрше Шәрифҗан абыйлар белән туры килсә, ул көтүдә рәхәтләнеп ял итеп кайта идек, чөнки ул: “Кумагыз, беркая да китми ул!” – ди...


Өстәвенә әни үзе дә бу эшкә үтә җаваплы караучы кеше буларак, малларны ач алып кайтмас өчен, әллә кайларга алып бара. Ир-атлар да “таш ялатып”, тигезлектә генә рәхәтләнеп көтеп кайтса (ул чакта әле көтүлек начар иде), без куаклык-посадка аша чыгып, ашлык буйларында ашатабыз, иртән шулай ук иске зират өстенә, аннан соң янәшәсендәге тау битләренә алып менеп шулай ук иген кырларындагы бер-ике метр арада биек булып үскән үләнне ашатабаыз. Анда күпләр менеп тормый, чөнки бер минут тик торасы түгел. Әле бер, әле икенче сыер ашлык эченә керергә генә тора. Ә ул бик куркыныч еллар, нинди анда күкрәп үскән игенне таптату...


Хәтерлим әле, берсендә көзен шул иске зират асты дип йөртелгән елгага алып кердек. Ике ягында ашлыгы җыеп алынган, әмма саламы покоста яткан кыр. Әни бер якта, без апам белән икенче якта. Ике бала янәшә килсә, дөньясы онытыла бит ул, без дә сыерларны онытып җибәргәнбез. Берчакны әни кычкыра, сыерлар басуга кергән. Ул чакта председательдән нык курка идек шул, ул күргәнче дип, аяк киемен дә кими, яланаяк камыл өстеннән икәүләп чабып, сыерларны куып төшердек. Табан аслары канап беткән иде... Хәзер анысы өлкәннәр дә, балалар да җитәкче­ләрдән алай курыкмый, кая гына керсә дә, үлә-бетә чабу юк, ашап бетермәсләр әле дибез...


Тагын бер чакны, өченчене бетергән елны, яшенләп, давыллап яуган боз астында калдык. Аннан соң яшенләп яуган яңгырда кайтып, шөкер итәргә дә өлгермәдек, бер авылдашыбыз сыер кайтмады дип килгән. Яшен камчылары онытылды, коеп яуган яңгырда өчәүләп чыгып йөгердек. Каян эзләргә дә белә торган түгел, анда-монда да алып бармаган идек дибез. Авыл­ның түбән очында яшәүче апа шалтыратмаса, белмим, тагын күпме аңгыраеп йөрер идек икән?! “Монда бер сыер йөри, бар малыгыз да кайтып беттеме?” – ди. Сөенече­безнең иге-чиге булмады. Баксаң, сыерлары үзләре чыгып җиткәнче үтеп киткән булган, күрми калганнар икән. Хәзер дә көтүдән кайтып, ярты сәгатьләп вакыт үтмичә, җиңел сулап куярга куркам мин.


60 хуҗалыклы авылыбызда бер­ничә йорттан кала һәркайсында берәр сыер асраган еллар да, соңрак бер өлеше сыерын бетер­гәндә икенчеләре арттырып, ике­шәрне асраган елларны да күрдек. Җәйгә берничә генә көткән чаклар да, ай тулар-тулмаста килеп җиткән чаклары да булды. Менә сөткә бәяләр арткач, өчәрне асраучылар да, сыер саны да арткан иде... Әле быелга берничәгә генә кимегән икән үзе.


– Бездә, киресенчә, артты дип беләм. Мин дә бетергән идем, быел әнә үзебезнең ике тананы сыер итәргә җыенабыз, – ди районда иң күп мөгезле эре терлек, сыер асраучы авылларның берсе Орда яшәүче танышым Флера. Мал күп, көтүлек әйбәт, шуңа күрә бездә язын көтүне ашык-пошык кына чыгармыйлар, үләне үссен, болыны кипсен дип көтәләр.


– Бездә дә сабыр итәләр әле, – ди тагын бер иң күп сыер асраучы авылларның берсе Куныр җирлеге башлыгы Зиннур әфәнде. – Көтүгә чыгар алдыннан маллардан каннар алдылар, прививка ясадылар, озак­ламас та инде...


Бездә шулай гадәтләнгән: күп урыннарда һәр хуҗалык үз сыеры санынча, көтүгә үзе чыга. Их, бер көтүче генә ялласалар, акчасын бирер идең дә котылыр идең дип йө­ри идем, баксаң, бердән, хәзер ялланырга көтүчесен табып булмый, икенчедән, алар теләсә кайчан китеп барырга мөмкин, диделәр. Күр­ше Биктәш авылында әнә берничә ел, нәкъ менә көтүче тапмаганга, сыерлары өйдә торды (менә бит ничек: көтүче тапмаса-тапмый, әмма үзе дә барыбер чыкмый...).


Бу инде терлекне дә җәфалау, үзеңә дә тагын бер мәшәкать. Арканга йөртәм дисәң дә, зур мал ул берничә метр радиустагы печәнне санаулы вакыт эчендә ашап бетерә, шул сәбәпле, барып күчерергә, су да эчертергә кирәк.


Көтү димәктән, хәзер хуҗалары кебек үк малкайлар да бик көйсезләнде, гадәтсезләнде. Кычкырганны да, куганны да белми, кая барганын, нинди печән кирәген аңламаганнары “буа буарлык”. Андыйлар иртәдән кичкә кадәр бертуктамый йөреп, башкаларны котыртып тора. Араларында көтүгә керә алмый, кушыла алмый тил­мергәннәре дә була. Болар – “дедовщина” корбаннары. Карт сыерлар яшь малларга көтүгә иялә­шер­гә ирек бирми. Бер яктан кө­түче куалый, камчылый, ә икенче яктан сыерлар үзләре сөзеп, читкә куып чыгара. Йә, ничек ияләшсен инде ул көтүгә! Өйдә, абзарда яшь бозаулары калган сыерлар өчен дә зур сынау бу көтү дигәнең. Кичкә таба алар­ның түземлеге бетә: көтү алдында, синең игътибарың кимегән мәлне көтеп “бии” башлый. Җайлы, уңайлы момент булу белән дүрт аяк­лап сикереп чаба ул. Тотам ди­мә. Андыйларны карап, күзләп йө­ри­сең. Мин әле сөйләшәм дә: “Сез­нең генә түгел, минем дә кайтасы килә, аз гына түзик инде”, – дим. Тың­лаган, аңлаган рәвеш ките­рәләр...


Шунысы хак: иртә җәйдән кара көзгә кадәр авыл көтү режимы белән яши. Барлык эшләр көтү чыкканчыга һәм кайтканчыга кадәр дип бүленә. Көтү сакларга дигән сылтау белән алдарак чыгып, күр­ше-күлән белән гәпләшә, һич югы аягын сузып тын ала ул. Көтү кайтып, сыер савып, сөтеңне урнаштырганнан соң инде кич җиткәнен чамалый башлыйсың. Әле көтү чираты да синдә булып, имин генә үтсә... – бу көнне синнән дә бәхетле кеше булмый! Иң мөһиме: көтүе чыга, көтүендә малы күп икән, авыл әле яши, бирешми дигән сүз...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 69, 18.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!