ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

Дөнья Кубогы Казанга килеп җитте

 

Казанга футбол буенча Дөнья Кубогын алып килделәр. Алтыннан ясалган алты килолы кубок Татарстан башкаласында өч көн торачак. Бүген һәм иртәгә исә аны шәһәр үзәгендә халыкка күр­сәтәчәкләр. Тотып карарга гына ярамый. Андый мөмкинлек дәүләт җитәкчеләре һәм бу бү­ләк­не от­кан спортчыларга гына бирелә.

15-1

Әле 1974 ел­да ук итальян скульпторы Сильвио Гац­цанья тарафыннан ясалган Дөнья Кубогының Россиягә сә­фәре 1 майда башланды. Башта аны Владивостокта күрсәттеләр, аннары ул Ерак Көн­чыгыш, Се­бер, Урал аша безнең якларга килеп җит­те. Кубокны иң беренче булып кичә Казан үзәгенә җыелган халык күрә алды. Тантанага Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән Казан мэры Илсур Метшин да килде. “ФИФА җитәкчелегенә футбол тари­хының бер өлеше булырга мөм­кинлек биргәне өчен рәхмәт белдерәбез”, – диде Песошин. Метшин Казанда узачак зур спорт бәйрәме хакында сөйләде. “Без чемпионатка әзер, аның башлануын түземсезлек белән көтәбез. Казанга бәхет елмайды: биредә Германия, Франция, Корея, Австралия җыелма командалары матчларын күрәчәкбез”, – диде шәһәр мэры. ФИФА вәкиле Фелисити Джордж исә әлеге кубок яшь футболчыларны рухландырыр, алар киләчәктә аны үзләре яуларга тырышыр дип өметләнә. Сәхнәгә Әгерҗе кызлары да чыкты. “Кадеты” командасы өчен туп тибүче кызлар соңгы көннәрдә бөтен илгә танылды. Чөнки алар махсус бәй­гедә җиңеп, дөнья чемпио­наты­ның беренче матчы – Россия һәм Согуд Гарәбстаны командалары арасында узасы очрашуда футболчыларга туп биреп торачак. Моңа кадәр кызларның мондый җаваплы эшкә билгеләнгәне юк иде. Дөнья чемпионаты истә калырлык вакыйгаларга бай була.

 
Дөнья Кубогы чиста алтыннан эшләнгән, авырлыгы 6 килограмм һәм 142 граммны тәшкил итә. Аңа бары тик дөнья чемпионнары һәм дәүләт башлыклары гына кагыла ала. Ә Дөнья чемпионатында җиңгән командаларга алтын йөгертелгән күчермәсе тапшырыла. Турны оештыручылар Дөнья Кубогының кече­рәйтелгән копияләрен Алексей Песошинга һәм Илсур Метшинга тапшырды.

 
Дөнья Кубогының Россия буенча сәяхәтен оештырган “Кока-кола” компаниясе вәкиле Микаэль Вине сүзләренә караганда, алар Казан белән инде күптән хезмәттәшлек итә, шуңа күрә Россиянең спорт башкаласына керми уза алмаслар иде. Компания Казанда махсус уен паркы төзергә дә ниятли. Анда футбол кыры да булачак. Кичә Кубокны “Рональд Макдональд Йор­ты”нда яшәүче хаста балаларга алып барып күрсәттеләр. Бүген ул “Күн туп” турнирында катнашучылар янында булачак. Ике көн дәва­мында аны кала үзә­гендә җана­тарлар да килеп күрә алачак. 


Казан дөнья чемпионатын кабул итәргә 95-97 процентка әзер. Монысын Дөнья Кубогы килү уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында Татар­стан­ның яшь­ләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җит­керде. Юлларны рәткә ките­рәләр, стадионда соңгы эшләр тәмамлана. “Казан” гаилә үзәге янында җа­на­тарлар фестивале үтәчәк мәй­данда эш бара. Казанда алты очрашу булачак. Моннан тыш, Япония, Австралия һәм Колумбия командалары Татарстан башкаласында турнир вакытында көн күрәчәк. Леонов әйтүенчә, дөнья чемпионатына билет­лар­ның 95 проценты сатылып бет­кән. Аларның 53 процентын чит ил кешеләре алган. “Казан дөнья чемпионатына әзерлек эш­лә­рен тәмамлап килә, – диде кичә Кытайда журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов. – Ка­занның Дөнья чемпионаты вакытында ни буласын күз алдына китерерлек тәҗ­рибәсе бар”. Инде хәбәр иткә­небезчә, җәен Татарстан башкаласында 200 мең туристны кунакка көтәләр. “Казанга килгән спорт җанатарлары һәм кунаклар биредә 18-20 миллиард сум акча сарыф итәчәк дип фаразлана. Туристларга төр­ле өлкәләрдә хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә алыначак өстәмә керем бит бу! Моннан тыш, дөнья чемпионатын Җир шарында яшәү­челәрнең кимендә яртысы караячак. Димәк, Казанны да күрәчәкләр”, – ди Татар­станның туризм буенча дәүләт комитеты җитәк­чесе Сергей Ива­нов.


Билгеле булганча, Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр 11 шәһәрдә узачак. Казан алты матчны кабул итә: “Kazan-Arena“ стадионында Франция – Австралия (16 июнь), Испания – Иран (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь) һәм Германия – Көньяк Корея (27 июнь) төркем этабы матчлары узачак. Шулай ук Татарстан башкаласында финал­ның сигездән бере (30 июнь) һәм финалның дүрттән бере матчлары (6 июль) уза.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 69, 18.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр