ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 70, 22.05.2018/

“Әни генә түгел мин аларга...”

 

Янәшәңдә таяныр кешесе – ире булмаса да, ятимнәрне үз канаты астына сыендырган хатын-кызлар зур хөрмәт уята. Буада яшәүче Мәдинә Яворская да  үз улы янына тәрбиягә алты бала алган.

 17-1
 – Әти-әнием тумышы белән Буа якларыннан. Яшьлекләрендә Украинага китеп урнашканнар. Ыгы-зыгы башлангач, башта алар туган якка кайтып китте. Аннан мине чакырдылар. Ул чакта ирем дә бар иде минем. Тик  аның Татарстанга кайтасы килмәде. Шул сәбәпле аерылыштык. Мин улым белән Буага кайттым,– дип сөйли Мәдинә ханым. – Спорт мәктәбе­нә эшкә урнаштым. Тренер булып эшли башладым. Иң элек үз улымны спортка тарттым. Ул Донецкида бию түгәрәгенә йөри иде. Монда кайткач, аңа иптәш­ләр табып, төркем тупладык.


Мәдинә ханымның тәрбиягә бала аласы килү теләге электән үк булган. Бервакыт хастаханәдә ятканда  ул бер ятим сабыйны күрә. Аны үзләренә алырга тели. Бу хакта әнисенә дә җиткерә. Әмма үзләре өчәү булгач, әни­ләре чит баланы алмый. Еллар узса да, берәр ятимне бәхетле итү теләге сүрелми. Мәдинә ханым  бу хыялын Татарстанга кайтып тормышка ашыра.


– Үз улым гаилә корып җибәр­гәч, 10 яшьлек Сергейны алып кайттык. Инде ул да мәктәпне, аннан Тәтеш педагогика училищесын тәмамлап, физкультура дә­рес­ләре укыта.  Чистай малае булса да, әни, яның­нан китәсе килми дип, үзенә тиешле фатирны Буадан алды. Икен­че бала итеп Ангелина исемле кызны алдым. Ул да үсте инде. Хәзер пе­шекчегә укый. Аннан соң Казандагы Суворов училищесында белем алучы Сергейны тәкъдим иттеләр. Башта каникулга, аннан соң бөтенләйгә алып кайттым, – дип сөйли Мәдинә Яворская. Удмурт егете Иванны да үзенә сыендыра ул.


 Хәзер бу балалар үзләре олы тормыш юлына аяк баскан. Мә­динә ханымның һәрдаим хәлен белешеп, кунакка кайтып йө­риләр икән. 56 яшьлек  ханымның янәшәсендә тагын ике сабый үсә. Алексейның бу гаиләгә килгә­не­нә дүрт ел узган. Тимур исә өчен­че елын яши. Мәдинә ханым алып үстергән балаларның һәр­кайсы спортны ярата.


– Максатым да – аларга әни генә түгел, тренер буларак та сәламәт итеп үстерү, киләчәккә юл күрсәтү. Спортны сайлап, бер генә баламның да ялгышканы булмады. Барысы да аэробика бе­лән шөгыльләнә. Дзюдоны якын итүчеләр дә бар.  Спорт белән генә чикләнмиләр, гитарада, саксофонда, флейтада  уйныйлар. Оныкларым да гел мин­дә. Әгәр сәламәтлегем булса, яр­дәмгә мохтаҗ балаларны тагын үстерергә исәп бар әле.  Ир кеше  юк дип тормыйм, аларны спортка тартып, дөрес юлга кертәм. Минем тәрбиям әнә шундый”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 18.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!