ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 118, 18.08.2018/

Тайдым. Егылдым. Гипс!

 

Тагын ике атнадан җәй башлана. Аны балалар аеруча да зарыгып көтеп ала. Ник дисәң, көнозын урамда уйнарга, рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкин бит. Белгечләр исә өлкәннәргә саграк булырга киңәш итә: җәен балалар арасында җәрәхәтләнү очраклары дүрттән бергә арта. Кызлар белән чагыштырганда, малайлар 2-3 тапкыр ешрак имгәнә, дигәннәр. Җәйге чорда баланы җәрәхәтләнү очракларыннан ничек сакларга?

g1
Рәсми мәгълүматларга караганда, табиб-травматологларга ел саен өч миллионнан артык бала мөрәҗәгать итә. Димәк, илдә яшәүче унсигез яше тулмаган һәр сигезенче малай-кыз имгәнә дигән сүз. Җәйге кояшны хастаханә палатасы тәрәзәсеннән яки аяк-кул сынган килеш, өйдән генә күзәтеп ятасы килми шул. Нишләргә? Бу сорауга белгечләр җавап бирә.


Койма башыннан яхшырак күренә


Балалар арасында төрле тән җәрәхәтләре алуга китергән төп сәбәпләрнең берсе – биеклектән егылу. Нишлисең, бала-чага җир­дән генә йөри белми, аларга түбәгә, агачка, һич югы койма башына менеп атланырга кирәк. Иң куркынычы – тәрәзәдән егылып төшү. “5–7 яшьлек балалар уйнаган вакытта онытылып китеп, имгәнергә мөм­кин. Олыраклары исә акыл белән эш итәргә сәләтле. Балага төзелеш мәйданнарында, ташландык йортлар тирәсендә, йорт түбәсендә уйнарга ярамаганлыгын даими аң­латып торырга киңәш ителә. Куркытасым килми дип кенә, биек­лектән егылып зыян күрүчеләр турында сөйләүдән баш тартмагыз”, – ди психолог Алисә Закамская.


Чаба сәпит, чаба


Җәйге чорда җәрәхәтләнү оч­рак­ларының күбесе самокат, велосипед, скейтборд, тәгәрмәчле тимераяклар кебек хәрәкәт итү чараларына бәйле. Сәпиткә утыртканчы, балага   юлда йөрү кагыйдәлә­рен аңлатырга кирәк, ди белгечләр. Ике тәгәрмәчле “тимер ат” белән якыннанрак таныштыру да комачау итмәячәк. Югыйсә, тормоз педаленә баса белмәгән килеш, баланы арттан этеп җибә­рү­нең нәрсә белән тәмамланачагы көн кебек ачык. “Бүген балалар арасында самокатта йөрү кәттә булып санала. Әти-әниләр исә берьюлы ике куянның койрыгын тотарга теләп, ул-кызына өлкәннәр өчен исәп­ләнгән “тимер ат” сатып ала. Паркка баргач, үзләре дә йөреп килә алачак, янәсе. Болай фикер йөртү дөрес түгел. Теләсә нинди транспорт чарасы кебек үк самокатның да яшь чикләве бар. Тез саклагыч, шлем сайлаганда акчаны янда калдырып маташуның да аяныч нә­тиҗәләргә китерүе бар”, – ди балалар ки­бетендә сатучы Наил Гомәров.


Суга кергәндә сак бул!


Баланы никадәр иртәрәк йөзәргә өйрәтсәң, шулкадәр яхшырак, ди белгечләр. Бөтен кешенең дә мондый мөмкинлеге юк, билгеле. Судагы балык кебек йөзә алмаса да, бала суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә тиеш. Арада иң мөһиме – өлкәннәрдән башка яр буена якын килергә ярамый. “Бала ике минут эчендә суда батарга мөмкин. Шуңа күрә аларны яр буенда үзләрен генә калдырырга киңәш ителми”, – ди бассейнда инструктор Гөлия Шәйхетди­нова.


Иннек-кершән һәм... дару


Май азагына таба бөтен табигать чәчәккә күмелә. Кыш дәва­мын­да бер тапкыр да салкын ти­дермәгән бала исә кинәт кенә йөт­керә-төчкерә башларга мөм­кин. Бу – аллергия. Аның билгеләре моның белән генә чик­ләнми, билгеле. Тән кызарырга, кул-аяклар шешенергә дә ихтимал. Белгечләр әйтүенчә, аллергия бөҗәкләр чагуы аркасында да башланырга мөмкин. Шуңа күрә җәйге чорда кул астында аллер­гиягә каршы дару булырга тиеш, дигәннәр. Бик борчымаса, бөҗәк чаккан урынны сода кушып болгаткан су белән юарга киңәш ителә. “Бала белән берәр урынга барганда үзегез белән дарулар җыелмасы алырга кирәк. Әни­ләрнең кечкенә сумкасында моңа урын юк, дип сәбәп эзләмәгез. Мәсәлән, бала белән кимендә ике-өч көнгә ялга киткәндә үзең белән температураны төшерә торган, инфекцияләргә каршы, эч китүдән һәм косудан дарулар алу мәҗбүри. Аның каравы балага ул-бу була калса, даруханә эзләп йөрисе булмаячак”, – ди балалар табибы Гөлнур Васильева.


Дүрткә кадәр ярамый


Җәй көне эссе сугу куркынычы турында да онытырга ярамый. Баланы урамга чыгарып җибәргәндә, аңа су бирергә киңәш ителә. Эссе вакытта мөмкин кадәр күбрәк сыек­лык эчәргә кирәк. “Балага синтетик тукымадан эшләнгән кием­нәр сайламагыз. Тәнгә суларга мөм­кин­лек бирүче чалбар-күл­мәк­ләргә өстенлек бирегез. Ир­тәнге сәгать унбердән кичке сәгать дүрт­кә кадәр кояш аеруча да нык кыздыра. Бу вакытта күләгәдән чык­мавың хәерлерәк”, – ди ашыгыч ярдәм табибы Марат Мусин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 71, 18.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Казан мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле һәм физика укытучылары җитми

 

Укытучылар табылмаган очракта, башка мөгаллимнәргә өстәмә сәгатьләр биреләчәк.

В Казани в преддверии нового учебного года не хватает 50 учителей начальных классов, 20 учителей математики, 10 учителей русского языка и 6 учителей физики. Об этом на деловом понедельнике рассказал начальник Управления образования исполкома Ильнар Хидиятов.

«В масштабах города это не такая большая цифра», — отметил Хидиятов.

По словам главы управления, до конца августа на эти вакансии будут приглашать новых людей, но если их не удастся закрыть, то нехватку будут компенсировать за счет увеличения нагрузки у имеющихся учителей.

 

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/08/20/623340/

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр